Иң зур радиотелескоп – Кытайда
Кытайда дөньядагы иң зур радиотелескоп булдырганнар. Мәйданы 30 футбол кыры кадәр булган бу уникаль корылма Гуйчжоу провинциясенең биек тау ноктасында урнашкан. 2011 елда төзелә башлап, узган елның сентябреннән сафка кертелгән радиотелескоп көненә 2 мең кешене кабул итә. Анда керер алдыннан туристлар кесә телефоннарын, фотоаппарат, смарт-беләзек һәм башка электрон әйберләрне мотлак рәвештә саклау камераларында калдырырга тиеш. Телескоп эшчәнлеге бозылмасын өчен ул урнашкан җирдән 5 чакрым радиуста барлык элемтә чаралары блокировкалана.