+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 апрель 2017, 02:00

Дим мәчеләренә укол кадыйлар

Мәгълүм булуынча, язгы чорда йорт хайваннарына бик күп чирләр йогарга мөмкин. Иң куркы­нычларының берсе – котыру авыруы. Авырган җан иясе башка хайваннарга, хуҗа­сына ташлана, ни кыланганын аң­ламый. Чир кешегә йокса, нерв системасы зур зыян күрә. Вакытында тиешле ярдәм күрсә­телмәсә, бәлагә таручының гомеренә куркыныч янавы ихтимал. Күңелсез хәлләргә чик кую максатында Уфаның Дим районында апрель башыннан йорт хайваннарын бушлай вакцинацияләячәкләр. Мондый чара юкка гына оештырылмый. Чөнки Дим районы Уфаның чигендә, урманнарга, кырларга якын урнашкан. Шуңа күрә, бу төбәктә яшәүче йорт хайваннарының юлы кыргый хайваннар белән кисешүе бик ихтимал.

Читайте нас: