+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 апрель 2017, 02:00

Иң кыйммәтле футболчы кайда уйный?

Күптән түгел Франциянең “France Football” басмасы дөнья­да иң күп эш хакы алучы фут­бол­чыларның һәм тренерларның рейтингын төзегән. Футболчылар арасында Португалия җыелма командасы һәм “Реал” (Мадрид) футбол клубы уенчысы Криштиану Роналдуга тиң­нәр юк. Ул былтыр 87,5 миллион евро акча эшләгән. Аргентина җыелма командасы һәм “Барселона” (Испания) клубы данын яклаучы Лионель Месси кесәсенә 76,5 миллион евро кергән. Аның клубташы, бразилияле Неймар 55,5 миллион евро алган. Дөньяда иң күп хезмәт хакы алучы тренер – Жозе Моуринью. Ул Бөек Британиядә “Манчестер Юнайтед” клубын җитәкләп, 28 миллион евро хезмәт хакы алган. Кытай җыелма команадсы тренеры Марчелло Липпи – 23,5 миллион, “ПСЖ” (Париж) клубы тренеры Лоран Блан 20 миллион еврога баеганнар.

Читайте нас: