+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 апрель 2017, 02:00

Уфада эскимо кайчан сатыла башлаган?

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “Красная Башкирия” гәзи­тендә 1937 елның мартында дөнья күргән мәкалә урнаштырылган. Язмада күптән түгел Уфада эскимо туңдырмасы сатыла башлавы турында сүз бара. Ул чорда заводта тәүлегенә 50 граммлы 300-400 данә туңдырма җитештерелгән. Бу ризык — Советлар Союзы чорында үскән балаларның төп юанычларының берсе иде. Туңдырмадан бигрәк, аның тышындагы шоколады телеңле йотарлык булды. Эскимо кояшлы көннәрдә эреп, таягыннан ычкынып, җиргә төшеп киткән чаклар да теркәлде. Гомумән, эскимоны 1920 елда америкалы Христиан Нельсон уйлап чыгарган. Мондый туңдырма илебездә — 1935, Башкортстанда 1937 елда сатыла башлаган.

Читайте нас: