-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
22 гыйнвар 2021, 12:29

Кулдан язылган йөрәккә кадерле

23 гыйнвар – Кулъязма көне. Һәр елны 23 гыйнвар көнне Кульязма көне билгеләнә. Ул барыбызга да кулдан язуның уникальлеген, анда тәҗрибә тупларга кирәклеге турында искә төшерү максаты белән гамәлгә куелган. Билгеле булуынча, компьютерлар, электрон почта һәм электрон блокнотларның, СМС-хәбәрләрнең, шулай ук тиз аралашу чараларының популярлыгы елдан-ел арта бара. Бәлки, якын киләчәктә кулдан язылган хат яки открытка бик тансык әйбергә әверелер. 23 гыйнвар көнне Кулъязма бәйрәме дип игълан иткән язу кирәк-яраклары җитештерүчеләр ассоциациясе әлеге көннең инициаторы булды.

23 гыйнвар – Кулъязма көне.


Һәр елны 23 гыйнвар көнне Кульязма көне билгеләнә. Ул барыбызга да кулдан язуның уникальлеген, анда тәҗрибә тупларга кирәклеге турында искә төшерү максаты белән гамәлгә куелган.

Билгеле булуынча, компьютерлар, электрон почта һәм электрон блокнотларның, СМС-хәбәрләрнең, шулай ук тиз аралашу чараларының популярлыгы елдан-ел арта бара. Бәлки, якын киләчәктә кулдан язылган хат яки открытка бик тансык әйбергә әверелер. 23 гыйнвар көнне Кулъязма бәйрәме дип игълан иткән язу кирәк-яраклары җитештерүчеләр ассоциациясе әлеге көннең инициаторы булды.


Меңъеллыклар белән исәпләнә...


Бу көнне Америка дәүләт эшлеклеләренең берсе Джон Хэнкок (John Hancock, 23 гыйнвар 1737 ел – 8 октябрь 1793 ел) туган, ул беренче булып Бәйсезлек декларациясенә имза куйган. Хэнкокның имзасы зур һәм киң колачлы була, бу авторның абруен арттыра.

Кулдан язуның үсеш тарихы меңъеллыклар белән исәпләнә, һәм шушы вакыт дәвамында теге яки бу кешенең холкын почерк буенча билгеләргә тырышканнар. Аристотель дә, Яңарыш чорында италиялеләр дә кешенең рухи дөньясы белән аның ничек язуы арасында бәйләнеш турында үз фикерләрен язып калдырган.

1875 елда аббат Жан Ипполит Мишонер беренче тапкыр “графология” терминын куллана: γράφω – язам (λόγος (укулар), аның белән шәхеснең психик халәтенә бәйле рәвештә почерк һәм аны тикшерү ысуллары турында белем өлкәсе билгеләнә. Графология теориясенә немец философы һәм психологы Людвиг Клагес (1872 –1956) зур өлеш керткән.

Хәзерге галимнәр кулдан язуның җиде төп характеристикасын билгели, алар буенча кешенең портретын күзалларга мөмкин, моның өчен хәрефләрнең зурлыгы, аларның авышы һәм формасы, язу юнәлеше, басым көче, кайбер сүзләрне язу характеры тикшерелә. Графологлар фикеренчә, язу белән характер үзенчәлекләре арасында элемтә бар, чөнки язучының кулын аңлы рәвештә кешенең баш мие “йөртә”. Сүз уңаенда, алар өлкәнәйгән саен кешенең холкы һәм язуы үзгәрүен баш мие эшчәнлеге белән аңлаталар.


Криминалистлар өчен мөһим корал


Почерковедение экспертларының максаты – теге яки бу документның чынлыгын билгеләү. Документның фәнни экспертизасы буенча белгечләр язуның төрле стильләрен камил белергә тиеш. Һичшиксез, алар язманың барлык характеристикаларын җентекләп өйрәнә, бу язучының кем булуын, аның холык үзенчәлекләрен билгеләргә ярдәм итә.

Фәнни тикшеренүләр дәвам итәчәк, һәм галимнәр почеркның кеше характерына бәйле булуын тирәнрәк аңлауга ирешәчәк, дип фаразларга кирәк. Төрле мобиль җайланмалар һәм гаджетларны эшләүчеләр электрон хатларны кулдан язарга мөмкинлек бирүче инструмент булдырыр дип фаразларга мөмкин. Әмма тормышта бик яхшы һәм кадерле сүзләрне кулдан язасы килгән чаклар да бар бит әле.


Без – мәгърифәтле халык


Безнең халык борын-борыннан матур язуны сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән. Кабер ташларын, Идел буе болгарларының металлга сырлап төрле сәнгать әсәрләрен язу эпиграфикасы, Казан татарлары да, алардан еракта яшәгән милләт­тәшләребезнең дә оста каллиграфлар булуын раслый.

Болгар чорыннан ук башлангыч мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә гарәп шрифтында төрле текстларны: Коръән, бәет һәм риваятьләрдән өзекләр язу балачактан каллиграфик хат күнек­мәләрен үстерүгә ярдәм иткән. Бу эшнең осталары хаттатлар дип аталган, алар шәкертләр, ягъни татар мәдрәсәсе укучылары арасыннан чыккан.

XIX гасыр урталарында Казанда шундый мәдрәсәләрнең берсендә танылган татар каллиграфы Мөхәммәт Гали Мәхмүдов белем ала. Ул Мәмдәл өязе Селәнгер авылыннан чыккан һәм 1842 елда Казан университетында Көнчыгыш каллиграфиясен һәм телләр укыткан.

Талантлы рәссам-орнаменталист, төрки-татар, фарсы һәм гарәп каллиграфия остасы М. Мәхмүдов сулъс, нәсх, талик һәм башка гарәпчә язу төрләрен яхшы белә һәм ирекле куллана.

Ул бизәгән татар һәм көнчыгыш авторларының китаплары акварель техникасында каләм һәм кул чугы белән эшләнгән композицияләрнең нечкәлеге һәм сәнгатьчәнлеге белән аерылып тора. Бу – күк сыман зәңгәр, алтын-сары, алсу, сирень һәм зөбәрҗәт төсләр гаммасында, алтын һәм көмеш йөгертеп эшләнгән миниатюралар. Китапларда үсемлек орнаментының мотивлары җентекләп эшләнгән, вак детальләргә кадәр ясалган. Үсемлекләрнең борылмалары җиңел һәм нәфис, алар хә­рефләр белән берләшеп, өзлексез бер сызыкка үрелгән.

XIX гасыр ахырында тагын бер оста каллиграф Мостафа Чутай да танылу алган, ул, китап графикасыннан тыш, кабер ташларына уеп язу сәнгатен дә яхшы белгән. XX гасыр башында китап бизәүчеләр арасында танылган каллиграфлар Гыймади Нугайбәков, Вәли һәм Кыям Кари һәм башкаларны атарга була.

Татар драматургы Галиәсгар Камал да каллиграф һәм искиткеч рәсем ясаучы буларак билгеле. Ул татар гәзитләрен бизәгән, рәсемнәрен журналларда бастырып чыгарган.

XX гасыр башында беренче татар график рәссамнары М. Галиев, Г. Го­мәров, Ә. Табулдеев һәм рәссам Хәдичә Акчурина танылу ала. Аларның ил­люстрацияләре “Ак юл”, “Аң”, “Ялт-йолт” һәм башка журналларны бизәгән.

Каллиграфия сәнгатенә гарәпчә языл­ган һәм татар йортлары диварларын бизәгән картина рамнарына куелган татар шәмаилләре дә керә. Гадәттә, анда Коръән сүрәләрен, шигырь юлларын, кайчак мәкальләр, зирәк фикер­ләрне, канатлы афоризмнарны күрергә мөмкин. Алар чәчәк-үсемлекләр орнаменты белән бизәлә. Пыяла эченнән хәрефләр арасындагы фон кара, зәңгәр яки яшелгә буяла, ә хәрефләр буялмый калып, фольга белән каплана.

Бу яктылык һәм күләгә контрастын уйнату тудыра, шуңа шәмаилләр ялтыравыклы нур хасил итә. Шәмаилләр йортта тынычлыкка һәм иминлеккә өнди, алар хуҗаларын бәхетсез­лекләрдән һәм төрле бәла-казалардан саклаучы ролен үти. Еш кына аларда мөселманнар өчен изге урыннар — Мәккә һәм Мәдинә, Константинополь, Истанбул, татар мәчетләре сурәтләрен күрергә мөмкин.

XIX гасырның икенче яртысыннан мондый шәмаилләр заказ буенча да, сатуга да җитештерелә. Казанда махсус остаханәләр, рәссамнар артеле эшли, биредә шәмаилләр иҗат итәләр һәм аларны еракларга — мөселман халкы яшәгән Урта Азиягә, Себергә, Урал, Идел буе шәһәрләренә юллыйлар.


Үлемсез сәнгать


Хәзерге заман каллиграфия осталары арасында иң бил­гелеләрнең берсе – Нәҗиб Нәк­каш. Ул – каллигра­фия сәнгате остасы, хаттат, Татарстанның Г. Тукай бүләге иясе. 400дән артык шәмаил эшләгән. Шәмаил­ләрендә – Коръән аять­ләре, Мөхәммәт (с.г.в.) хәдисләре, хәзерге заман вакыйгалары урын алган. Шәмаилләр буенча үт­кәрелгән күргәзмәләрдә, Русия күләмендәге проектларда 40 тапкыр катнаша, 20 шәхси күргәз­мәсен оештыра. Иран, Франция, Төркиядә күргәзмәләре үткән. Казандагы Кол Шәриф мәчете диварларында төсле пыялага язылган 5 шәмаиле эленгән.

– Мин каллиграфия мәктәбен үткән кеше түгел, – ди ул. – Каллиграфия серләрен гомер буе үзем өйрәндем, үз алымымны барлыкка китердем. Балачакта корыч каләм белән карага манып яза идек. Матур язу буенча минем дәфтәр үрнәккә куела иде. Мәктәптә укыганда ук стена гәзите чыгардым, плакатлар яздым, кыскасы, язу эшеннән беркайчан да аерылып тормадым. Ул миңа яшьтән акча эшләү өчен һөнәр булды. Чөнки гаиләдә миннән соң тагын биш бала, әти-әнигә ярдәм итәргә кирәк иде. Шуңа укуны тәмамлагач та мәктәптә эшләргә калдым. Параллель рәвештә Крупская исемендәге сәнгать институтында читтән торып укыдым.

Каллиграфия бүген халыкта зур кызыксыну уята. Каллиграфларга ихтыяҗ зур. Бигрәк тә архитектура биналарын бизәүче­ләр­нең эше күп. Андый осталардан мисалга Ришат Сәлахет­диновны китерергә була. Бу егетебез татарлар яшәгән төбәкләр­дә салынган мәчетләрнең диварларын да бизи. Үземнең дә мәчетнең эчтәлеген булдыруда катнашканым булды. Күңелгә рәхәтлек бирә торган эш бу. Халыкның, мәчетләр белән беррәттән, зиратларга игътибары артуны да билгеләргә кирәк. Зиратны мин тарихи китап белән дә чагыштырам. Андагы ташлар, һәйкәлләр – киләчәккә мәгълүмат калдыру да бит ул. Эскизлар сорап мөрәҗәгать итә башлагач, мин Болгар, Казан ханлыгы чоры кабер ташларын өйрәндем һәм шулар үрнәгендә хәзерге заман ташларын иҗат иттем. Анда, гадәттә, фото урынына мәрхүм­нең туграсы языла, аннан Коръәннән язу, ахырда теләк, мәсәлән, “аңа Аллаһның рәхмәте ирешсен” дип уела. Калли­графиянең мөмкинлеге зур. Аны ювелир эшләнмәләрдә дә, декоратив хезмәтләрдә дә бик оста файдаланып була.

Тугра – яңа жанр, хәзерге татар каллиграфиясенә аны мин кертеп җибәрдем. Хәер, ханнар вакытында да классик тугралар бик булмаган. Аның урынына Коръән аятьләре язылган квадрат рәвешендәге мөһерләр кулланылган. Классик тугра төрек­ләрдә киң таралган. Ул билге дигәнне аңлата. Кырым татарлары ханнары мөһерләрен өйрәнгәч, мин дә тугралар эшли башладым. Башта үземнең исемнән ясап карадым. Нәҗип дигәндә җ хәрефе кош башын хәтерләткәнгә, минем туграм кош рәвешендә туды. Аннан билгеле шәхесләрнең тугралары барлыкка килде. Тора-бара бу туграларны кулланып, мөһер ясаучылар да булды. Хәзер тугра кулланышка кереп китте дияргә дә була. Тугра һәм шәҗәрәңне ясату – кешенең нәсел-нәсәбе белән ялганышын барлыкка китерә. Шуның бәрабәренә адәм баласында үз-үзенә ышаныч арта.

Гарәп алфавитын без мең еллар буе кулланабыз. Башта динне куәтләндерү өчен файдаланылса, аннары ул дөньяви фәннәр теленә дә әйләнә. Әлеге шрифтта басылган әдәби байлыкны әйткән дә юк инде. Кол Галиләр бик күп тәрҗемәләрне гарәпчә язган. Бу – бик җиңел алфавит. Кириллицага караганда урынны да бик аз ала, чөнки бөтен сузыклар да куелмый, шулай булса да, язу аңлашыла. Мисалга Исмәгыйль Гаспринский чыгарган “Тәрҗеман” гәзитен алыйк. Ул бөтен төрки дөнья­сына тарала торган булган. Татарда да һәр мулла алдырган аны. Кырым татарлары белән Казан татарлары язу стиле арасында аерма бик аз булган, алар бу гәзитне рәхәтләнеп укыган. Кыскасы, бу шрифт гарәпкә дә, фарсыга да, төркиләргә дә бик аңлаешлы. Юкка гына заманында уйгыр шрифтыннан гарәп шрифтына күчмәгәннәрдер инде. XI гасыр җәүһәре – “Котадгу белек”нең (Йосыф Баласагуни) уйгырча язылган басмасы да, гарәп шрифтында язылганы да бар, мәсәлән. Рәсми укыту системасында булмаса да, хәзерге заманда гарәпчә укый-яза белгән кешеләр бик күп. Гарәпчә укый-яза белү – югары мәдәнилек билгесе.


Тупланманы Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.



Читайте нас: