+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 июль 2021, 09:18

Телефон

Марат Кәбировтан сатира һәм юмор. 

Телефон
Телефон
Көтмәгәндә телефон шалтырый. Мин кем икәнен дә карап тормыйча кнопкага басам. Таныш тавыш ишетелә:
 
— Сәлам.
— О-о!.. Хәлләр ничек?!
— Әйбәт. Яхшы. Эш кенә күп. Үзең?
— Шулай ук.
— Карале, бер очрашып алыйк әле без синең белән.
— Әйдә. Күптән вакыт инде.
— Бер юньләп сөйләшеп тә утырган юк.
— Кайчан күрешәбез?
— Әлегә төгәл генә белмим. Сиңа кайчан җайлы соң?
— Да хет кайчан. Әйдә, бүген.
— Хәзер үк мени?
— Төштән соң.
— Төштән соң булмый. Әйдә, кичкә.
— Яхшы. Ничәдә?
— Тугызлар тирәсендә.
— Булмый. Бәлки, иртәрәк.
— Алайса, иртәгә инде.
— Яхшы. Әйдә, иртәгә.
— Иртән буламы?
— Иртән эшем бар, әйдә, төштән соң.
— Төштән соң булмый. Әйдә, кичкә...
— Кич ничәдә?
— Җиделәр тирәсендә.
— Кызганыч, бәлки, соңрак.
— Карале, бәлки, ял көне очрашырбыз?
— Шимбәме?
— Юк, якшәмбе.
— Эх, якшәмбе... Ну, ярый, ничәдә?
— Төштән соң. Берләр тирәсендә.
— Берләр тирәсендә? Белмим. Әйдә, якынайгачрак шалтыратышырбыз.
— Ярый, алайса, якшәм­бегә кадәр.
Дус инде бу. Ерак та яшәми. Очрашып, сөйләшеп утырган гына юк. Гел телефон аша. Менә, ниһаять, якшәмбе дә...
Ләкин киләсе якшәмбедә очрашып булмады.
Аннан соң да.
Берничә атна үтте.
Ниһаять, очраштык. Матур гына бер кафега кереп утырдык. Заказ бирдек. Иркен­ләбрәк хәлләр сорашырга да өлгермибез, телефон шалтырый. Таныш түгел номер. Трубканы алу белән бер хатын-кыз тавышы акыра башлый:
— Син, сөйрәлчек! Әле минем кадеремне белмичә, матур кызлар эзләп йөри­сеңме?
— Гафу итегез, сез ялгыш эләктегез... — Әмма ханым мине ишетми. Берничә кат кисәтәм дә аны тыңлыйм, — Шулай итеп өстемнән йөреп мәсхәрәләрлек булгач, ник өйләндең?
Мин тагы нидер әйтеп карыйм, тик хатын тыңламый һәм ахырда:
— Җаным, гафу ит, мин аны бик яратам. — дип трубканы куярга мәҗбүр булам. Гадел түгел инде минем яктан, кемнеңдер өендә кара тавыш чыгачак инде. Тик нишлисең...
Дуска карыйм. Ул да кем беләндер сөйләшә.
— Эш буенча, — дип пышылдый ул миңа карап, — Хәзер...
Мин официант китергән тәлинкәләрне җайлабрак урнаштырам. Ул арада дустым сөйләшеп бетерә.
— Ну, сөйләп җибәр инде хәлләреңне.
Авыз ачарга да өлгермим, телефон шалтырый. Монысы эш буенча. Озак кына сөй­ләшәбез. Дус та тәлин­кәләрен алдына куя, капкалый башлый. Аның да телефоны шалтырый. Ул да сөйләшә.
Мин, ниһаять, сөйләшеп бетерәм. Дуска карыйм. Бик кызып аралашалар, берәр мәшәкать бардыр. Һәм ялгышмыйм. Ул телефонын кесәсенә тыга да ашыгып җыена башлый:
— Гафу ит инде, туган. Ашыгыч эш... Башка вакытта, яме.
Без саубуллашабыз. Ки­ләсе очрашканга кадәр.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: