+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
14 август 2021, 15:00

Әллә сыерларны буяп карыйбызмы?

Җәйнең эссе килүе терлекләр өчен дә авыр булды. Усал кигәвен һәм чебеннәр малларның продуктлылыгын киметүгә китерә, сугымга симертелгәннәренә масса җыярга комачаулый. Япония галимнәренең тәҗрибәләре терлекләрне әлеге газапланулардан саклауда мөһим адым булмакчы.

Әллә сыерларны буяп карыйбызмы?
Әллә сыерларны буяп карыйбызмы?
Япония галимнәре эксперимент рәвешендә, сыерларны зебраларга охшатып, буй-буй ак-кара төсләргә буяган. Гадәти булмаган алымның хайваннарны чебеннәр тешләвеннән саклавын ачыклаганнар.
Әлбәттә, галимнәрдә зебраларның тиресе ни сәбәпле буй-буй төсле булу мәсьәләсендә уртак фикер юк. Алар арасында алар терморегуляция, ерткычлардан саклану, маскировкалану өчен кирәк дигән теорияләр дә бар. Хәзер инде боларга зебраларның ак-кара буйлы төстә булуы аларга төрле вак чебен-бөҗәкләрдән саклану өчен кирәк дигән караш та өстәлде.
Япония галимнәре бу ачышларын эксперимент рәвешендә хайваннарның үзләрендә сынап караган. Мәгълүм булуынча, бигрәк тә җәй айларында терлекләр төрле чебен, кигәвен һәм башка бөҗәкләр тешләвеннән бик җәфалана. Япониядә генә түгел, безнең илдәге сыер маллары өчен дә бик җитди проблема бу. Әлбәттә, мондый хәл, беренче чиратта, ит-сөт җитештерүчеләрне борчый. Бигрәк тә иркендә асралучы көтүдә йөрүче терлекләргә авыр. Аларның стресска дучар булуы сәламәтлекләренә зыян китерә.

Кызыклы мәгълүмат.
Абруйлы тикшеренүчеләр фикеренчә, АКШта терлекләрне төрле бөҗәк тешләве белән бәйле сәбәпләр аркасында илнең ит һәм сөт сәнәгате елына уртача 2 миллиард доллардан күбрәк зыян күрә.


Телгә алынган ачыш, ихтимал, якын киләчәктә җитештерүчәнлекне күтәрүдә дөнья күләмендәге әһәмияткә дә ия булыр.
Тикшеренүчеләр эксперимент үткәрү өчен кара төстәге алты баш сыерны сайлап алган. Аларның берничәсе — зебра төсенә, икенчеләре кап-карага буяла, калганнары табигый төсләрендә калдырыла.
Эксперимент байтак вакыт дәвам итә. Соңыннан галимнәр зебра төсенә буялганнарының, калган ике төркемдәге маллар белән чагыштырганда, һөҗүмгә ике тапкыр азрак дучар ителүен ачыклаган.
Шул рәвешле, чит ил галимнәренең гадәти булмаган экспериментлары терлекләрне яклау буенча нәтиҗәле алым табылуын күрсәткән. Терлекләрне болай “киендерү” янә дә пестицидлар куллануны киметергә ярдәм итәчәк. Чөнки Европаның байтак илләрендә терлекләрне бөҗәкләр тешләвеннән саклау өчен аларны пестицидлар белән эшкәртәләр икән. Монысы инде экология, тирә-як мохит чисталыгы өчен дә әһәмиятле.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: