Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
16 август , 13:18

Игелек

Марат Кәбировтан сатира һәм юмор.

Игелек

Халыкара игелек көне дә бар икән. Ул унөченче ноябрьдә, ди. Матур бәйрәм инде, бер карасаң. Аталышы да, үзе дә. Гомумән, кемгәдер игелек кылу — матур күренеш. Кешегә яхшылык эшләү бит ул үзеңә дә ләззәт китерә, үзеңне көчле, ярдәмчел, гомумән, әйбәт кеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Үзеңнең начар якларыңны үзең генә беләсең бит инде. Башкаларга бик сиздермәскә тырышасың. Үзең генә белгәч, үзең генә борчыласың. Ким дигәндә дә уңайсызланасың. Уңайсызлану ул һәркайчан да уңайсызлык инде. Ә кемгәдер ниндидер яхшылык эшләсәң, әнә шул уңайсызлык хисе күмелеп кала. Синең яхшылыгыңа күмелә. Шундый рәхәт тойгы инде бу.

Бүтәннәр сиңа игелек кылса да рәхәт. И, бер карасаң, дөньяның иң рәхәт мизгелләре бер-береңә кылган игелектән тора икән бит. Әле менә авылда, әни янында яшәп ятам. Ул уята:
– Тор әле, улым… Аш пешердем, ашап ят, – ди.
Мин карышкан булам:
– Әни, рәхмәт, әле генә ашыйсым килми, соңрак, яме, – дим.
Ул үзенекен итә:
– Аша инде, синең өчен пешердем бит…
Ашамасаң да рәхәт булып кала. Туйгандай буласың. Күңелгә яктылык иңә. Ул олы кеше инде, урыннан торырга хәле булмаган көннәрдә мин хәстәрлим.
– Әни, тор әле… Аш пешердем, ашап ят,– дим.
Игелекнең иң беренче чыганагы ул әти-әниләр бугай. Алар сиңа беркайчан да явызлык эшләми.
Аз гына вакыты булганда хатын кайтып йөри. Ул кайткач, бөтен дөнья нурга күмелгән кебек була. Хатын-кыз кулыннан нур тама инде ул. Аның кулы тигән һәрнәрсә балкып кала. Менә мин кечкенәдән эш сайламый үскән адәм инде. Кирәгендә ашарга да пешерәм, идәнен дә, керен дә юам. Ләкин берсе дә хатын-кыз кулы тигәндәй килеп чыкмый. Хатын юган кер дә, идән дә чистарак була. Аның ашы тәмлерәк була. Бер карасаң, юк кына нәрсәләр, хәтта шулай тиешле әйберләр кебек. Ә икенче яктан карасаң, болар да игелек бит инде. Кеше тормышын матурлый торган һәр нәрсә – игелек.
Улларым кайта. Алар кулыма эш тидермәскә тырыша. Алар кайтканда мин өйрәтеп, күрсәтеп торучы бригадирга әвереләм. Белмәгәннәрен өйрәтеп, белгәннәренә сөенеп торасың. Рәхәт инде шундый.
Игелекнең тагын бер төп чыганагы гаиләдер ул. Үзебез гел сизеп-тоеп тормасак та, аңлап бетермәсәк тә, күпме игелек күрәбез шул гаиләдән. Алар нуры белән балкыйбыз.
Туганнар, дуслар, күршеләр… И, без, кешеләр, барыбыз да бер-беребезгә игелек чыганагы була алабыз бит! Күп очракта моның өчен әллә нәрсә дә таләп ителми. Юк кына юмартлык, аз гына гамәл, бер сүз дә җитә.
– Бу балага тел тидерәсе булмагыз. Маладис ул! Өлкәннәр кебек эшли.
Бер бригадир шулай дигән. Әни турында. Бер җыелыш кебек җирдә. Әни шул сүзләрне гомере буе саклап йөртте. Әле дә сөйли.
– Бик шубутной, памутсыз бала идем, шул абыйның шул сүзе күтәрде. Гел “маладис” булырга тырыштым,– ди.
Мин дә кешеләрнең игелегендә күтәрелдем. Юлымда гел әйбәт кешеләр очрап торды. Өметсез тоелган мизгелләрдә дә шулар ярдәм итте. Җирдә бүген 7 763 035 303 кеше яши, диләр. Ә мин болай карыйм: җирдә бүген 7 763 035 303 игелек яши. Аларның барысы да берьюлы очрамас инде, әлбәттә. Тик очраганнары шушы санга торырлык булыр.
Шулай тоела. Тикшереп карарлык, төгәл бәя бирерлек нәрсә түгел. Ул кирәкми дә бугай. Шулай тоелуы әйбәт. Игелектән өмет өзмәскә, игелектән ерак йөрмәскә кирәк.
Ярый, песигә сөт биреп булса да килим әле.

Автор:Ример Насретдинов