Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
28 август , 13:58

Теләк теләү

 Марат Кәбировтан сатира һәм юмор.

Теләк теләү
Безнең авылда элек бер әби гел бер дога укып йөргән. Бөтен белгәне шул булган инде. Бер мәлне мулладан шул доганың мәгънәсен сораган. Мулла аңлатып биргән инде:
– И раббым, хәерле казалар бир, дигән мәгънәне аңлата бит бу.
Теге әбинең артык исе китмәгән:
– Әйтәм аны кәҗәм үлә дә страховка түлиләр.
Мулла елмаеп куйган да:
– Шулай да, кызым, Ходайдан каза сорама, – дигән.

Үзем дә шул әби хәлен­дәрәк калдым әле. И, әллә нигә шулай диясе иттем шул инде. Ни белән бетәчәген белсә, кеше барлык сүзен дә үлчәп әйтер, эшен дә уйлап эшләр иде дә. Хәер, уйлап эшләнгән эшнең дә барысы да син теләгәнчә килеп чыкмый.
Көтмәгәндә әнинең аягы шеште. Сызлана инде бу. Чирле кеше чәүчәләгрәк тә була бит инде, теләген шундук тормышка ашырмасаң, үпкә­ләүчән була, үртәлә башлый. Чирле кешене бик үпкәләтәсе килми. Үз әниеңне бигрәк тә. Кызганыч та инде. Мин алай итеп, болай итеп караган булам, массаж ясаган булам, дарулар сөрткән булам. Файдасы тими инде. Үрсәләнеп, өзгәләнеп тик ята. Аптырагач, кочаклап аркасыннан сөйдем инде: “И, Ходаем… Әнинең авыртынуларын үземә бирсәң иде”, – дидем.
Аптыраганнан әйтәсең бит инде андый те­ләкләрне. Гомумән, Хо­дайга ялва­ру­ларның барысы да чарасызлыктан. Берсе дә уңышлы килеп чыкмый. Әллә уңышлы чыкканнары онытыламы? Бәлки, шулайдыр да, адәм хә­терендә читтән килгән әйбәтлек озак яшәмидер.
Тик бу юлы барысы да тиз булды. Хуҗалыктагы вак-төяк эшләрне карап керүгә кинәт кенә аяк авырта башлады. Нәрсә булды икән, дип карасам, шешеп чыккан. Бераздан үтереп сызларга тотынды. Бер дару да басмый моны, укол да, крем-мазьлар да ярдәм итми.
Берәр сәгать чамасы үкереп яткач, чүт кенә тынгандай булды. Мин аксаклый-аксаклый әни яткан бүлмәгә кердем. Баштарак ник шулай дип әйтүемә бераз үкенсәм дә, күңелдә могҗизага ышаныч, Ходайга рәхмәт хисе чиксез иде. Югыйсә, бер җиргә бәрмәдем, кыеш басмадым. Мондый сызлауның шулай кинәт кенә барлыкка килүенә бер сәбәп тә юк иде. Шулай булгач, Ходай минем те­ләкләрне ишеткән булып чыга бит инде.
Миңа гел әнинең аягы төзәлгәндер, авыртулары басылгандыр кебек тоелды инде. Бер мизгелгә үземнең шушы теләгем аз гына әйбәтлек кебек күренде. Карап үстергән әнкәң өчен мондый гына сызланулар әллә ни бәя түгел ич. Үз гамәлем өчен сөенү тойгысы, авыртуны да бераз басып, күңелне дә яктырткандай булды. Хәтта бүлмәсенә кергәндә иреннәргә елмаю да кунды бугай әле. Һәрхәлдә, ул кырыс кына итеп:
– Нәрсә, елмаясың? – дип сорап куйды.
– Аягыңның авыртуы беттеме? – дидем мин ашкынулы бер ышаныч белән.
Тик әнинең аягы төзәлмәгән, сызланулары бетмәгән иде. Шуңа ул, ыңгырашуга охшатыбрак:
– Әйе менә, бетә ди сиңа!
Тик минем ышаныч зур иде:
– Тиздән бетәчәк!
Өлкәннәрнең сабыйлыгы – сантыйлык инде ул. Шуңа беркатлырак кешеләрне “Сакаллы сабый” дип тә йөртәләр. Мин дә ун-унбиш минут саен моның янына кереп:
– Сызлавың басылмадымы? Шешең кайтмадымы? – дип, аксаклап йөрдем.
Аптырагач, ул әйтеп куйды:
– Нәрсә, минут саен сорап торасың инде, каян бетәргә тиеш соң ул шул арада?
Чирнең килүе генә тиз, китүе озак икәнен ансыз да белә идем. Тик күңелдә ышаныч көчле иде. Юк, аяклар һаман төзәлмәде. Өмет өзелде инде бераз. Тик Ходайга үпкәләп булмый. Үзем гаепле. Аның сызлануын миңа бир, дип түгел, ә бетер, савыктыр әнине, дип теләргә иде. Ходайга теләкләребез ирешә торган мизгелләр буладыр, бәлки. Без генә шул чакны кулдан ычкындырабыздыр, юк-бар теләкләр теләп, юк-бар нәрсәләр сорап, коры калабыздыр. Югыйсә, дөньяда могҗиза бар бит инде ул.

 

Автор:Ример Насретдинов