+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
5 сентябрь 2021, 17:35

Күтәрелеп яшим

Юмористик хикәя.

Күтәрелеп яшим
Күтәрелеп яшим

Читтән торып вузга укырга кердем дә, “Уңыш кырлары” гәзите мөхәр­риренә эш сорап бардым. Рәхмәт яусын, корректор итеп алды. Коллектив зур гына болай. Әмма эшкә ныклап төшенеп тә җитмәгән идем әле, көтмәгәндә әкияттәге аждаһадай әллә кайдан коточкыч коронавирус чире калкып та чыкты, илдәге халыкны өере белән аяктан да екты. Каршы торырга вакцинасы да уйлап табылмаган ичмасам, саклану йөзеннән барыбыз да угрылар шикелле битлек киеп йөрибез.
Дәваханәләрдә урын калмагач, күпчелек өйләрендә амбулатор дәва алып, изоляциядә ята. Мөхәрри­ребезне дә чир кызганмаган, беркөн дәваханәдән шалтырата:
– Бикмәш энекәш! Коллектив тоташ авырый, вакытлыча синең берүзеңә гәзитне чыгарырга туры килә инде. Үзең баш, үзең түш дигәндәй, йөзебезне кызартма, халык яратып укырлык булсын, – дип тагын да нидер әйтмәкче иде, ках та кох ютәлләргә тотынды һәм элемтә өзелде. Чыгарырга икән, ник чыгармаска! Яшерми әйтәм, көн эчендә гади корректордан туры мө­хәррир дәрәҗәсенә кадәр күтә­релгәч, шатлыгым эчемә сыймады. Димәк, сере нидә? Сәламәт­лекнең шәпле­гендә! Шәп­лекне күз карасыдай сакларга кирәк. Ничек дисезме? Табиблар кулларны әледән-әле спирт белән ышкып торырга куша. Ә өйлә­рендә дәваланган мужиклар аракыны көн саен әз-әзләп кенә эчәргә кирәк ди. Спирт эчтәге микробларны үтерә икән. Сүзләрен тыңлап, мин дә түш кесәмнән чүл­литрны чыгарып үземә эш арасында дезинфекция үткәреп алдым, инде дә хәлләр кискенләшә калса дип поллитрны исә кул астына – өстәл тартмасына салдым. Тамак төбен чылатуым булды, чынлап та файдасы тиде, күңел май кояшыдай балкып китте, зиһенем яктырды. Компьютерны ачып материал сайлый башладым. Алары мичкәдәге килкәдәй шыплап тора, арада югарыдан төшкән законнар да, рәсми карарлар да бар. Укый торгач, ялыгып беттем, маңгайдан тир бәреп чыкты. Яңадан үземә йөз грамм гына дезинфекция үткәрергә мәҗбүр булдым. Халык яратып укырлык булсын диде бит мөхәррир. Тә-әк, ничек яраттырырга? Шулчак башыма Ньютон башына алма төшкәндәй шә-әп фикер килеп төште. Авылда печән чапканда Гарифулла абзый чапкан покосың үзеңә ошаса, башкаларга да ошар дип әйтә торган иде. Димәк, гәзит иң тәүдә үземә ошарга тиеш. Миңа, өйләнмәгән егеткә, әлбәттә, чибәр кызлар ошый. Шуңа да беренче биткә беркөн пляжда кызынып яткан шәрә кызның төсле фотосын куеп, астына “Матикабы!” дип яздым. Безнең филфак кызла­рының берсеннән ишеткән идем. Кайсыдыр телдән “мужика бы!” дип тәрҗемә ителә икән. Мужик халкы өчен түш кесәгә салып йөртмәле бүләк бу. Хатын-кызларны да буш итмәскә булдым – “Бер сәгатьлек ир” рубрикасы ачып, астында үзем белән читтән торып укыган егетләрнең адресларын тезеп чыктым. Әйдә, минем аркада башлы-күзле булсыннар. Бер сәгать эчендә танышып та, кавышып та, кавышканнан соң хәтта аерылышып та була. Эчтәлеге белән бик тә укымлы “Гаҗәп тә, мәзәк тә” рубрикасын арткы биттән алып алгарак күчердем. Әйтик, мыраубикәнең тычкан тотканда койрык селкетмәве гаҗәп түгелме дә, хуҗабикә белән әтәчнең өскә сикереп алышуы мәзәк түгелме?! Бирелеп көч түгә торгач, гәзитнең соңгы бите дә тулып бетә язган лабаса. Тагын ниләр калды икән? Әһә, хөкүмәт карарлары. Алар барчабыз өчен дә мөһим. Вак кына хәрефләр белән язып аларын да тәки сыйдырдым. Кызыксынганнар лупа тотып укырлар. Гәзит әзер. Типографиягә озаткач, өстемнән тау төшкәндәй булды. Шатлыгымны ярты төнгә кадәр аяк терәп “юдым”. Ә “юган” вакытта күңел татлы философиягә бирелә, бер ноктага карыйсың да уйлар дәрь­ясында йөзәсең. Юкка гына хәмерне зыянлы диләр. Пүчтәк сүз ул. Хәмер файда китерә, кешене хәтта югары күтәрә. Әйтик, тел гыйлеменнән өченче тапкырында имтиханны “өч”кә тапшыргач та шатлыгымны “юган” идем. Күбрәк “юылган” ахры, “юып” йөргәндә ялгыш ямга очып төшкәнмен. Анда да үземне өскә күтәрделәр... багор белән. Ярый ла аяк сынмаган, таеп кына чыккан. Врач кулына тапшырганчы күтәреп йөрттеләр.
Бүген менә иртән күземне ертып торып япа-ялгызым эш урынына килеп утырдым. Башның чатнаган чагы. Коронавирустан дезинфекция үткәрим дип өстәл тартмасын ачуым булды, шайтан алгыры, телефон шалтырады:
– Алло! Мөхәррирме бу? – дип сорадылар.
– Әйе, баш мөхәррир вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алдымов Бикмәш Салдымович булам.
– Бу хакимият канцеляриясеннән. Нишләп эш урынында түгелсез?
– Мин эш урынында. Менә иртәнге биштән килеп утырдым, – дидем стенадагы сәгатькә күз төшереп.
– Иртәнге биш түгел, кичке биш. Сезне срочно башлык көтә. Ашыгыгыз!
Һы, минем сәгать иртәнге бишне күрсәтә, боларныкы кичке бишне. Вакытны төзәтеп куегыз дип әйтергә дә өлгермәдем. Ярар, сәгате сәгать инде, башлыкның чакыруын сөенечкә юрыйк. Югыйсә, ишеткәч тә тез буыннарым калтырый башлады. Ник чакырды икән? Никкә дип, мотлак гәзит шәп чыккангадыр! Димәк, тырыш хезмә­темне башлык үзе күргән. “Бөтен дөнья авырып ятканда бер ялгызың шәп гәзит чыгаргансың, молодец Бикмәш!” – дип кулымны кысарга чакырадыр. Ю-ук, кулымны гына кысып калмас әле, өстәп мактау грамотасы да тапшырыр, ә бәлки түшемә орден, я медаль дә тагып кайтарыр. Шуның өчен свитерны салып атып, өскә пинжәк киеп бару ятышрак булыр дим. Бәлки тагын да югарырак күтәрерләр... Әйтәм бит, хәмердән чүт-чүт кенә авыз итсәм дә, мотлак күтәрәләр мине...
P.S. Хакимияттә булып кайттым, җәмә­гать. Чынлап та, күтәрүен күтәр­деләр... моннан ары гәзит чыгарырга мин лаекмы, түгелме булу мәсьәләсен. Күтәрү белән генә чикләнмәделәр, үземне хәтта очырдылар. Эштән, әлбәттә...

Камил Фазлый.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: