Без алданырга яратабыз.
Бер мәлне экстрасенслар бик популяр иде бит. Һәртөрле дәвалау кичәләре үткәрәләр иде. Халык шыгрым була. Безнең авылдан да бер төркем әби шул экстрасенс үткәргән сеанска дип йөз чакрым ераклыктагы Чаллыга юллана. Шулар арасыннан бер кыюрагы алданрак кергән теге бөек табиб янына. Теге бик матур сөйләшкән инде. Сүз арасында болайрак дип ычкындырган:
– Әгәр мине кешеләр алдында мактасагыз, файдасы тия дип сөйләп йөрсәгез, минем тылсымлы энергия сезгә күчә. Бөтен чирләрегезне дәвалый.
Бәлки, шаяртып та әйткәндер. Әбиләр белән бик җитди сөйләшми бит инде кеше. Әмма карчыкка бу җитә калган. Сеанс вакытында җаен туры китереп сәхнәгә чыккан да бу сиптерә икән:
“Менә бу энекәшнең файдасы бик зур. Беренче тапкыр мине балаларым күтәреп кенә алып килгән иде. Шуннан бераз утырып тора башладым, ахырда аякка бастым. Хәзер, Аллаһка шөкер, үз аякларымда йөрим. Ап-ак чәчләрем карала башлады...”
Шул рәвешле сиптерә генә бу. Халык күреп тора бит инде. Кайберләре карчыкның авылдашлары янына килеп сораштыра: “Вәт, могҗиза бит бу, ә! Чынлап та шулаймыни?!” Алдакчы булса да авылдаш үзеңнеке – аның данын сатып булмый. Тегеләр дә теләр-теләмәс кенә алдашырга мәҗбүр булалар: “Чирләп алган иде шул, бахыр...”
Төрле җирләрдән җыелган халык бит инде. Әлеге сүз боларга ияреп кайтып китә. Хәзер һәр авылда диярлек теге экстрасенсның могҗизалар тудыручы зат булуы турында сөйлиләр. Халык моның сеансларына агыла. Халык арасында безнең карчык кебекләр тагын табыла... Нәтиҗәдә, һәртөрле хорафатларга шикләнебрәк караучылар да ышана башлый.
Бу беркатлы карчыкны гаепләмим. Без барыбыз да алданырга яратабыз. Алдануга ихтыяҗ зур безнең. Һәм шул ихтыяҗны канәгатьләндерү хакына үзебез дә алдарга әзербез. Якыннарны, дусларны, үз-үзебезне.
Алдану отышлы да. Мәсәлән, әгәр соңлап кайткан ир турыдан-туры: “Сөяркәм янында булдым”, – дисә, күпме мәшәкать туар иде. Талашырга, нервы бетерергә кирәк. Әле аның аерылышуга, мөлкәт һәм балаларны бүлешүгә кадәр барып җитүе бар. Ә ул “эштә тоткарландым” дип алдый. Һәм хатын бәхетле елмаеп аны кочаклап ала да чит хушбуй исе аңкып торган пинжәген элгечкә элеп, аш җылытырга йөгерә.
– Ух, бигрәк тәмле итеп пешергәнсең, – дип алдый ир. Ә хатыны балкып китә. Тәмле түгеллеген үзе дә белә бит инде. Тик бу сүзләрне ишетү – рәхәт. Алдану ләззәт бирә.
Яки кибеттә сиңа өч тиенлек товарны биш тиенгә сатып җибәрделәр, ди. Кире барып тавыш куптарырга ирендерә. Уңайсыз да. Үз теләгең белән алдың ич, үз теләгең белән алдандың. Ахмаклык эшләдең, кыскасы. Ә ахмаклыкны танудан да кыен нәрсә юк. Бу очракта да сине алдану коткара: “Бик ярамаслык әйбер дә түгел инде, өстәвенә, биш кенә тиен”, – дип хәзер үзеңне дә ышандырырга тырышасың. Үзеңне үзең ышандыргач, тамчы да шигең калмый – син тулысынча алданасың һәм бәхетле буласың.
Иптәшең сорый: “Ничек, әйбәтме. Мин дә алыйм микән әллә?” һәм син аны алдарга керешәсең: “Ал, әлбәттә. Сөенеп туймаслык нәрсә”.
Без көненә әллә ничә тапкыр алданабыз. Алданмасак, үзебезне алдый алырдай кешеләрне эзләп китәбез. Андыйларны да табалмасак, көйсезләнәбез. Аптырагач, үзебезне үзебез алдый башлыйбыз. Һәм тиешле күләмдә алдангач кына үзебезне бәхетле итеп тоябыз.
Башкаларны бәхетле итү хакына үзебез дә алдыйбыз. Ихлас күңелдән, саф йөрәктән алдыйбыз: “Син нинди чибәр! Син уңган, эшлекле! Син талантлы!”
Күптән түгел авылга кайткач, теге карчыкны очраттым да экстрасенс турында сүз кузгаттым. Әбиең кул гына селтәп куйды: “Йөрде инде шунда адәм алдап”. Яратып әйтмәде. Адәм алдаучыны кем яратсын инде.
Без алдакчыларны яратмыйбыз. Алданырга гына яратабыз.