-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
18 октябрь 2021, 09:39

Рәхмәт!

Марат Кәбировтан сатира һәм юмор. 

Рәхмәт!

И-и безнең әти-әниләрдән дә бәхетлерәк кеше булмаган икән. Бәхетнең иң зурысы — бала бит инде. Болар шул балаларының иң тәмле чакларын күреп калдылар. Башларыннан сөеп-иркәләп, егерме тиенлек прәннек ашатып үстерделәр дә, үсеп буй җиткәч без чыгып киттек. Файдасы тия башлагач, кеше туган йортында торырга тиеш түгел, я үзенә, я җиде ятларга файда китерергә тиеш. Әти-әниләр бераз уфтанып калды инде калуын. Файдасы тиярдәй кеше аларга да кирәк иде. Чөгендер утаганда, печән чапканда, бәрәңге утыртканда яки алганда. Ә без шул чорга туры китереп кайтып йөрергә тырыштык. Шуңа күрә аларга да файдабыз тиде. Ә зыяныбыз тимәде.

Алар безнең кая чыгып киткәнне дә белмәде. Гомер буе җыйган... Җыеп безгә биргән егерме биш сум акчалары безнең гомергә дә җитәр дип уйладылар. Азмы-күпме табышка юлыгып, үзләренә берәр биш-ун сум калдырып китсәк моны сдача дип кабул иттеләр. Кыскасы, без аларны шул­кадәр нык бәхетле иттек.
Безнең балалар алай түгел. Боларны да башларыннан сөеп-иркәләп, ике йөз илле сумлык прәннек ашатып үстердек бит инде, югыйсә. Үсеп буй да җиткерделәр. Тик чыгып китә белмиләр. Чыгып китсәләр, хет печән өстендә, бәрәңге-чөгендер утаган чакларда кайтып ярдәм итәрләр иде. Чыгып китмәгәч, кайтып та кермиләр. Ярдәмнәре дә юк. Зыяннары да тими тиюен, тик кайчагында карт белән карчык булып кына гомер итәсе килә. Ә болар... Болар беркая да чыгып китә белми, чат ябешеп яталар.
Көтеп торучы да юк бугай. Элек бит кулыңнан бер эш тә килмәсә, вагон бушатырга мөмкин иде. Вагон бушатырга иренсәң, милициягә керәсең. Яки башка урынга. Заводка, фабрикага... Хәзер алай түгел. Хәзер бала-чаганы эшкә кертеп булмый. Эшкә урнаштыру өчен үзең артыннан ияреп йөрергә кирәк. Берәр җиргә урнаштырып, олактырып булмасмы дип ияртеп алып бара­сың — ияреп кайталар. Бер җирдә беркемгә кирәк­миләр. Ну, үзеңә дә кирәкмәгән нәрсә кемгә кирәк булсын инде.
Армиягә генә алалар икән.
Бер мәлне военкоматка барып керсәм, бөтен ата-ана балаларын бирү өчен чират тора. Кайберләре тәмле ризыклар пешереп, чәйләр кайнатып, кәнфит-прәннекләр алып килгән. Малайларын сыйлыйлар. Бернәрсә дә жалкы түгел, бары тик китсеннәр генә.
Хәтта сөйгән кызларына кадәр ияреп килгән. Елый-елый ялыналар:
— Исән-сау йөреп кайт, — диләр. Китмә, диюче юк.
— Ярый, бер генә ел бит, — дип юаткан булалар.
Шулай да әтиләре киная­ләп куйгалый:
— Без әле икешәр ел йөр­дек, — диләр. — Телефон да юк иде, хат та юньләп йөрми иде.
Телефон тотмаса, хатлар йөрмәсә, бик бәхетле буласылар инде, кыскасы.
Шуннан соң ни әйтәсең инде. Рәхмәт Ватаныбызга. Туган илебезгә, армиягә рәхмәт. Беркайда да, беркемгә дә кирәкмәгән балаларыбызны без тагын кая куяр идек?

Автор:Ример Насретдинов