+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
15 ноябрь 2023, 11:25

Аҗдаһа елыннан нәрсә көтәргә?

2024 ел хуҗасы безгә күпне вәгъдә итә.  

Аҗдаһа елыннан нәрсә көтәргә?
Аҗдаһа елыннан нәрсә көтәргә?

Аҗдаһа безгә уңыш, алга китеш, “чәчәк ату” алып килергә тиеш, дип ышандыра астрология белгечләре.
Үз-үзенә ышанучы һәм максатларын ачык белүче кешеләр уңышка ирешәчәк. Шуңа күрә икеләнүләрне, шик-шөбһәләрне җиңәргә кирәк. Ләкин “нахал” булырга да кирәкми. Аҗдаһа аларны өнәми. Киләчәкә төгәл планыгыз булсын.

Киләсе ел — яшел агач Аҗдаһа елы. Ә яшел төс барлык дөнья мәдәниятендә тынычлык, яңару, үсеш белән ассоциацияләнә. Яңа елда безне кызыклы һәм яхшы вакыйгалар көтә. Кемнедер - карьера үсеше, икенче берәүне - күптән көткән сабые дөньяга килү, өченчеләрне икътисади үсеш, мөнәсәбәтләр яхшыру һәм башкалар.

Ләкин Аҗдаһаның куркыныч булырга да мөмкин икәнен онытмагыз. Аны ачуландырып, төрле афералар белән бәйләнмәгез. Астрологлар билгеләвенчә, агач Аҗдаһа тынычлык яратучы зат икән. Ул яңалыкларга җайлашырга һәм тетрәнүләрне урап узарга ярдәм итәргә тиеш.

Аҗдаһа елын каршылаганда ничек киенергә һәм нинди ризыклар әзерләргә кирәклеген язган идек. Ә якыннарга нинди бүләкләр ясарга, дисезме? Монда фантазия кирәк булыр. Аҗдаһа гаҗәпләндергәнне ярата. Якын кешегезгә ниндидер спорт залына, бассейнга абонемент яисә һава шарында очарга юллама алып бирә алсагыз, бик яхшы. Бизәнгеч, матур кием, өйне бизәүче бүләкләр дә хуплана.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: