Башкортстанның көнбатышында Бәләбәй, Туймазы кебек сәнәгать нык үсешкән шәһәрләр янәшәсендә урнашкан Бүздәк районы республика икътисадында күренекле һәм алдынгы урын тотучы төбәк буларак электән билгеле. Авыл хуҗалыгы җитештерүе өстенлекле юнәлеш алуга бәйле, биредә соңгы чорда гына аграр тармакта Бүздәк теплица комплексы, “Таврос” компанияләр төркеменә караган дуңгызчылык комплексы кебек заманча предприятиеләр барлыкка килде. Республика һәм ил күләмендә билгеле Бүздәк консерва комбинаты озак еллар дәвамында тотрыклы эшләп килә. Бер сүз белән әйткәндә, социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән Бүздәк районы республикада әйдәүче ун төбәк исемлегендә ныклы тора. Моңа өстәп, янә шуны да билгелик: нигезендә индустриаль җитештерү яткан эре аграр һәм сәнәгать комплексларының икътисади куәт-мөмкинлекләре белән Бүздәкнең шәһәр статусындагы күрше районнар дәрәҗәсенә күтәрелүе соңгы вакытта табигый кабул ителә. Әлеге саллы үзгәрешләрне 2017 елның июнендә Бүздәк районы хакимияте башлыгы вазыйфасына Азат Арсланов килүе белән дә турыдан-туры бәйләргә мөмкин. Республиканың район хакимияте башлыклары арасында иң яше саналган җитәкче эшчәнлеген оештырганда заманча перспектив алымнарга өстенлек биреп ялгышмады. Соңгы чордагы фидакарь хезмәт нәтиҗәләре республика дәрәҗәсендә танылу алды. Белүебезчә, соңгы елларда урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенә комплекслы тикшерү юлы белән бәһа бирү тәртибе кулланыла. Республика шәһәрләре һәм районнары рейтингын ачыклаганда төбәктә малтабарлык үсеше, инвестиция мохите, транспорт инфраструктурасы, халыкның белем һәм тормыш дәрәҗәсе, урындагы власть органнары эшчәнлегенә мөнәсәбәте кебек критерийларга аеруча зур игътибар бирелә. Комплекслы бәяләү нәтиҗәләренә ярашлы, 2019 ел йомгаклары буенча 54 авыл районы арасында Бүздәк районы дүртенче урын алып, Башкортстанның тотрыклы үсешенә керткән өлеше өчен диплом белән бүләкләнде. Район хакимияте башлыгы Азат Арсланов исә Башкортстан Башлыгы Рәхмәтенә лаек булды.
Соңгы чордагы саллы үзгәрешләр халык яшәешендә нинди чагылыш тапты, әлеге юнәлештә районда ниләр эшләнә, үткән елдагы казанышларны ныгытып үстерү буенча максатлар билгеләндеме? Шушы һәм башка сораулар белән район хакимияте башлыгы Азат Арслановка мөрәҗәгать иттек.
— Азат Маратович, республикада үткән ел аграр тармак өчен уңайлы килеп, гаять мул уңыш җыеп алынды, бу җәһәттән, Бүздәк төбәге дә сынатмады. Шуңа да сүзне авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эш йомгакларыннан башлагыз әле.
— Алдагы чорда хезмәт нәтиҗәләре яхшы булгач, 2020 елны да зур планнар корып башлаган идек, әлбәттә. Бу, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы тармагына кагыла. Пандемиягә бәйле чикләүләр аның эшчәнлегенә хәлиткеч тискәре йогынты ясый алмады. Моңардан чыгып, шундый нәтиҗә ясыйсы килә: районның аграр тармагы, табигать торышын да кертеп, иң катлаулы шартларда да тотрыклы эшләп, югары максатларга ирешергә сәләтле. Каты гына санитар таләпләр куелса да, барлык хуҗалыкларда да кыр эшләре гадәти тәртиптә барды, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү бер тармакта да тукталмады. Моңа аграр секторда үткәрелгән күләмле модернизация чаралары да булышлык итте. Атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 10 трактор, 13 ашлык комбайны, 66 берәмлек туфрак эшкәртү техникасы сатып алынды, аларның гомум бәясе 366 миллион сумлык булды – бу алдагы чордан 120 миллион сумга күбрәк. 2020 елда тулай авыл хуҗалыгы продукциясе 5 миллиард сумнан күбрәк күләмдә җитештерелде, бу аннан элекке елдагы күрсәткечтән 653 миллион сумга артыграк. Район аграрийларының үткән елдагы казанышларыннан янә бер күрсәткечне аерым билгеләр идем. Мәсәлән, ашлыкның тулай җыемы 134 мең тоннага күтәрелде, бу алдагы елдан 10 мең тоннага күбрәк. Шулай ук шикәр чөгендере плантацияләре дә мул уңыш белән куандырды. Терлекчелек тармагында сөт һәм ит җитештерүнең элекке дәрәҗәдән артуын да билгеләр идем.
— Район икътисадына зур өлеш кертүче сәнәгать предприятиеләреннән кайсыларын билгеләргә була?
— Бу тармакта соңгы чорда җанлылык күзәтелә. Сәнәгать өлкәсендә куәтле 5 предприятие исәпләнә. Алар арасында аерым төр продукция җитештерүгә махсуслашканнары да, хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Җитештерү куәтләре буенча өстенлекне, әлбәттә, “Пищепром” акционерлар җәмгыятенә караган Бүздәк консерва комбинаты алып тора. Әйткәндәй, районда чыгарылган сәнәгать продукциясенең 90 процентка якыны аның өлешенә туры килә. Соңгы чорда биредә күләмле инвестиция проектлары тормышка ашырылып, цехлар югары технологияле җиһазлар белән коралландырылды. Моның нәтиҗәсе дә күзгә күренеп тора, мәсәлән, җитештерелүче азык-төлекнең ассортименты шактый киңәйтелде. Гомумән, комбинатның “Бүздәк” бренды белән чыгарылучы продукциясе Русиядә дә яхшы билгеле, шуңа да аңа сорау зур.
— Пандемия чикләүләре малтабарларны авыр хәлгә куйды. Әлеге чорны алар ничек кичерә? Бу җәһәттән борчылырга урын бармы?
— Үткән ел башына кече һәм урта малтабарлык реестрында 533 малтабарлык субъекты теркәлгән иде. Алар арасында күпчелекне шәхси эшкуарлар (411) тәшкил итә. Пандемия шартлары нәкъ менә алар эшчәнлегенә тискәре йогынты ясады. Нәтиҗәдә, шәхси секторда малтабарлар саны 7,3 процентка кимеде. Әйтергә кирәк, бу күп түгел. Янә дә шуны билгелисе килә: пандемия шартларында хөкүмәт тарафыннан бизнеска тоемлы ярдәм күрсәтелә башлады. Болар – салымны киметү, аренда өчен түләүләрдән азат итү һәм башкалар. Мондый ташламалы шартлар быел да кулланыла. Гомумән, район икътисадының аерылгысыз өлешенә әверелгән малтабарлыкка без зур өметләр баглыйбыз, шуңа да ул хакимиятнең игътибар үзәгендә тора.
— Төбәктә төзелеш киң җәелдерелгән. Элегрәк алынган темплар сакланамы, эре проектлардан кайсыларын билгеләр идегез?
— Юлларны яңарту — өстенлекле юнәлешләрнең берсе, бу хәзер дә көн тәртибендә торучы төп мәсьәлә. Барлык финанс чыганакларын җәлеп итеп, 2020 елда 58 урам юлларының өслеге таш түшәп ремонтланды. Моңа район авылларының күпчелеге керә. Асфальт салынган барлык юлларда чокыр-чакырлар тигезләнде. Торак йортларны файдалануга тапшыру элекке дәрәҗәдә саклана. Гомумән, Бүздәк районында шәхси торак төзелеше киң колач белән бара, дип әйтер идем. Мәсәлән, әлеге чорда район буенча 440 шәхси йорт төзелә. Район үзәгендә 149 кеше торак сала, шулай ук күршедәге Гафури авыл биләмәсендә — 50, Уртакүлдә 34 төзелүче йорт исәпләнә. Эре объектлардан Бүздәктә сафка баскан сәүдә-офис үзәген, Арслан авылында ачылган фельдшер-акушерлык пунктын атар идем. Соңгы чорда яңа су челтәрләре кору буенча күләмле эшләр җәелдерелүен билгеләргә кирәк. Атап әйткәндә, үткән елда Бүздәк авылының Көньяк бистәсендә су челтәренең икенче чиратын төзү тәмамланды. Бу — тоташ район буенча зур эшнең башы гына. Таулар авыл биләмәсенә караган Күбәк, Картамак авылларын эчәр су белән тәэмин итү максатында, яңа су челтәрләре кору планлаштырыла. Бу җәһәттән әлеге объектлар буенча дәүләт экспертизасына уңай бәяләмә алынды, смета бәясенең нигезлелеге тикшерү үтте. Гафури авылына су челтәре төзү буенча проект-смета документлары эшләнә. Газ челтәрләре төзү шулай ук өстенлекле булып тора. Бу эшләр Гафури һәм Иске Бүздәк авылларында дәвам иттереләчәк.
— Төзелеш һәм төзекләндерү өлкәсендә республикада дистәләрчә максатлы программалар тормышка ашырыла. Бүздәктә моңа мисаллар бармы?
— “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” программасы кысаларында, Бүздәк авылында ял һәм спорт паркын төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. Аңа махсус өслектәге футбол кыры, балалар мәйданчыгы һәм рәшәткә корылмасы керә. Агымдагы елда дәвам итәчәк икенче этапта баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, йөгерү һәм җәяүлеләр юллары төзү каралган. Шулай ук мәйданчыклар тирәсен кече архитектура корылмалары кулланып төзекләндерү дә планлаштырыла. Район үзәгендә күпфатирлы йортлар биләмәләрен төзекләндерү “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында үткәрелде. Алты йортлы ихатада, мәсәлән, эшләр тулы комплекста башкарылып, биредә юллар асфальтланды, машина кую урыннары, балалар мәйданчыклары булдырылды. “Гомум милекне капиталь ремонтлау” республика программасына ярашлы, Бүздәк авылындагы күпфатирлы өч йортның су челтәрләре яңартылды, янә бер йортның түбәсе ремонтланды. Очрактан файдаланып, шуны әйтәсем килә: ил һәм республика максатлы программалары районның социаль өлкәсе үсешенә ныклы этәргеч бирде.
— “Эстетика елы” нәтиҗәләренә дә кагыламы бу?
— Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән әлеге мөһим чаралар комплексының төп максаты — яшәгән төбәктә чисталык һәм пөхтәлек урнаштыру, халык өчен уңайлы шартлар тудыру. Моңа ярашлы, бездә даими рәвештә “Чисталык көннәре” үткәрү гадәткә керде, аларда халык теләп катнашты. Мәсәлән, районда торак пунктларын яшелләндерү буенча күп эшләнде, агач утырту күмәк төс алды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” Бөтенрусия акциясе барышында Бүздәкнең ял һәм спорт паркында 50 төп чыршы, 180 төп зур агачлар утыртылды. Арслан авылында яңа ФАП ачканда яңа бакчага нигез салынды. Безнең районда, республикада беренчеләрдән булып “Аналар аллеясы” чарасына кушылып, локаль бәрелешләрдә һәлак булган якташ-яугирләргә атап миләш утырту оештырылды. Ел барышында район үзәгендәге ике парк биләмәсе төзекләндерелде. Киң җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, Каран, Урзайбаш, Бүздәк, Бакча авыллары зиратлары рәшәткәләре яңартылды. Эстетика елының Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тәңгәл килүе нәтиҗәсендә авыллар патриотик рухта яңа бизәкләр белән баеды. Мәсәлән, Күзәй, Арслан, Шланлыкул, Түреш, Сабай авылларында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә яңа обелисклар корылды. Зур Өчтүбә авылында яугирләргә һәйкәл урыны төзекләндерелде.
— Һәр төбәкнең йөзе социаль өлкәдә чагыла. Тормыш-көнкүрешне яхшырту, халык өчен яшәештә уңайлыклар тудыру да шуңа бәйле. Социаль өлкәнең нигезен тәшкил иткән мәгариф һәм мәдәният тармакларында нинди яңалыклар бар?
— Район биләмәләрендәге һәр оешма һәм учреждениенең тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү – безнең алга куелган бурычларның иң мөһиме. Мәгариф — аерым игътибар үзәгендә. Бу юнәлештә мәктәпләрнең матди базасын яңарту буенча зур эш алып барыла. Атап әйткәндә, үткән елда Каран авылы мәктәбенә һәм Урзайбаш авылында балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Күзәйдә исә мәктәп ихатасы коймалары яңартылды, әйткәндәй, бу эш “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында башкарылды. Гомумән, мәгариф учреждениеләренең матди базасын яңартуга шулай ук республика күләмендәге проектлар һәм программаларда катнашу нәтиҗәсендә ирешелә. Кәпәй-Кобау авылының
Х. Солтанов исемендәге мәктәбенә 2,1 миллион сумлык мобиль класс комплексы “Санлы белем бирү мохите” төбәк проектында катнашу нәтиҗәсендә алынды. Бүздәкнең 2нче һәм Гафури авылы мәктәпләренә яңа “Газель” автобуслары тапшырылды. Мәдәният учреждениеләрен яңартуга килгәндә, бу юнәлештә дә максатлы эш дәвам итә. Үткән елда Күзәй мәдәният йортының түбәсе ремонтланды. Якуп авыл мәдәният йортында исә эш күләмле булды – бинаның түбәсе яңартылды, тәрәзәләр, җылыту челтәре алыштырылды. Тоташ алганда, зур гына ремонт эшләре Иске Актау, Түреш мәдәният йортларында да башкарылды. Мәдәният өлкәсенә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары булган якташларыбызның ярдәмен дә тоеп торабыз. Сайлаучылар наказына җавап рәвешендә Күзәй авылы мәдәният йортының киң билгеле “Илһам чишмәсе” ансамбленә сәхнә костюмнары алынды. Балалар сәнгать мәктәбенең “Жемчужинки” халык биюләре ансамбле дә сәхнә костюмнары белән бергә, музыка коралларына ия булды. Агымдагы елга максатлар анык билгеләнгән. Шулар арасыннан халыкның яшәешенә турыдан-туры кагылышлы бер мәсьәләгә тукталып үтәм. Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Бүздәктә юллар торышы начар, димәс идем. Әмма бездә мөмкинлекләр дә зурдан бит. Агымдагы елда ил һәм республикада юл төзелешенә зур гына финанслар бүленү көтелә. Әлеге мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланып калу максатында анык юнәлешләр билгеләнде. Алар 2020 ел дәрәҗәсеннән дә зуррак. Димәк, безне ныкышмалы хезмәт көтә.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ әңгәмәләште.