-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Анам теле чишмәләре саекмады

(“Кызыл таң”га –100, Башкортстан дәүләт университетының татар бүлегенә 60 ел)“Кызыл таң” гәзитенә йөз яшь тулуны аның үзен күргәндә, ишеткәндә генә түгел, бүтән әһәмиятле вакыйгалар белән бәйле рәвештә дә искә төшереп торабыз. 2017 елның 30 сентябрендә “Азатлык” радиосында Уфадан Мөнир Вафинның тапшыруы булды: Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә республикада татар телендә иҗат итүче балалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләгәннәр. Шунда кафедра мөдире Алмас Шәйхулов та сөйләгән. Сүз уңаеннан ул бүлеккә киләсе елда 60 яшь тулуын белдереп, юбилейны зурлап уздырырга җыенабыз, дигән. “Башкортстан дәүләт университеты 1950 елда оешкан. Татар бүлеге исә 1958 елдан эшләп килә. Бу чорда безнең бүлек татар халкына хезмәт итүче бик күп көчләр үстергән. Алар арасында күренекле шагыйрьләр, язучылар, галимнар, сәнгать әһелләре һәм башка тармакларда эшләүчеләр бар. Әлбәттә, күпчелекне татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәшкил итә. Алар — үзе бер гаскәр. Без татар бүлегенең 60 еллыгын зурлап, төрле чаралар белән билгеләячәкбез. Бу бәйге — шуларның беренчесе. Иҗат бәйгесендә катнашкан балаларга, аларны әзерләп алып килгән укытучыларга зур рәхмәт! Сез татар рухиятенә хезмәт итәсез. Безнең киләчәк бар һәм өметле!” – диде ул. Бәй, сүз бит мин читтән торып укып чыккан бүлек турында бара. Биш ел гомерем белән бәйле истәлекле бер чор, тик аның турында җәелеп китеп язылмаган, ә шул вакыйгага бәйле күпме хатирә саклана. Соң булса да уң булсын, тотыныйк әле. Бәлки кемгәдер кирәге дә чыгар.

Кеше яшәешенең мәҗбүри ике нигезе ул: аның хезмәт юлы һәм гаилә халәте. Икесе дә алдан төпле уйланып, әти-әниең, туганнарың, тәҗрибәле өлкәннәр белән киңәш-табыш итеп үтәлә, гомер буе күз уңыннан төшерелми, балаларыңа да мирас итеп тапшырыла торган гамәлдер. Кеше яшәеше шуларсыз була алмый. Шуларсыз яшәргә телисең икән, яшәп карыйсың икән, яшәвең мәгънәсез, үкенечле булыр.
Миңа да алар үзеннән-үзе бирел­мәде, төрле уйланулар, сынап караулар аша ирешелде. Бүген менә яшәүнең төп мәҗбүри нигезе – хезмәт юлын сайлауда кылынган гамәлләргә күз салу форсаты чыкты. Үзем сизенгән, тоя башлаган хезмәт кыйблам язу эше иде, укый белә башлаганнан ук мин инде яза башлаган идем: бишенче сыйныфта укыганда Казанда чыга торган “Яшь сталинчы” балалар гәзитендә шигырьләрем, мәкалә­ләрем басыла башлады. Тик җиденче сыйныфны тәмамлап, киләсе юлымны чынлап торып тәгаенләр мәл җиткәндә мин Арча педучилищесына керү телә-гемне әйткәч, әти хуплап бетермәде, ел­га техникумына барырга киңәш итте.
Шунда укый башладым. Моңарчы күрмәгән өр-яңа һөнәрне теләп үзләш­тердем – күпне, яңаны күрү мөмкинлеге кызыктыргандыр, күрәсең, уку чорында гына да практика вакытында бөтен Идел, Чулман, Ока, Агыйделләрне айкап чыгарга туры килде. Столяр, канапатчы, штурман белгечлекләре үзләштерелде. Шул ук вакытта табигать биргән язучылык сәләтен үстерү мөмкинлеге дә чик­ләнмәгән иде – уку елларында ук редакцияләр, әдәби даирә белән аралашу көчәйде генә – хикәя, очеркларым “Үсү юлы” альманахында басылды, “Социалистик Татарстан” гәзитендә конкурста җиңүгә иреште.
Техникумны тәмамлагач, без илнең берәр елга пароходчылыгында штурман булып эшләргә тиеш идек. Шөкер, эш урынын сайлау мөмкинлеге дә бирелде: я Амурда, я Агыйделдә, диделәр. Бер практиканы Агыйделдә үтеп, анда иҗатка мөмкинлекләр барлыгын белгәнгә, эшкә шунда китәргә булдым. Караидел елгасында “Досфлот” дигән пароходта (бер­ничә елдан аның исемен “Муса Җәлил”гә алыштырдылар) эшли башлагач, Уфада татар телендә чыга торган “Кызыл таң” өлкә гәзите белән бәйлә­нешкә кереп, язмаларны шунда бастыра башладым. Шулай да баштагы елларда миндә әле елгачы һөнәренә тугрылык көчле иде. Бу югары белемгә омтылуда да чагылды – безнең тирәдә су транспорты инженерлары укыта торган бердәнбер институт ул вакыттагы Горький шәһәрендә иде. Шактый зур конкурс үтеп, шуның читтән торып уку бүлегенә кердем, ике курсын бик әйбәт билгеләргә тәмамла­дым. Тик ул вакытка инде Агыйдел пароходчылыгында дәрәҗәле генә вазыйфада булсам да, “Кызыл таң” гәзитенә бөтенләйгә эшкә күчкән идем. Бу һөнәр буенча да югары белем кирәк­леген тоеп, ике төрле уку йорты арасында “тартыш” озакка бармады, гуманитар кыйбла “җиңде” – Башкортстан дәүләт универси­тетының татар филологиясе бүлегенә читтән торып укырга карар кылынды.
Көндәлектә мондый юллар теркәлгән: “1960 ел. Июнь. Бөтен тормыш имтиханнардан тора. Менә тагын әзерләнү, йокысыз төннәр, менә тагын дулкынлана-дулкынлана билет алам... Соңыннан, биреп чыккач, “нәрсәгә шулчаклы борчылдым соң”, дип уйлап, йөзеңә елмаю чыгар – барлык фәннәрне дә яхшыга гына бирдем бит. Күпчелек егет, кызлар да шатлык кичерде, алар өчен дә шатландым. Мин – студент, кулымда студент билеты. Атлавы да җиңел. Авыр йөк өстән төште шикелле, йөрәк тә җиңел тибә.
Сессия бара. Лекция укыйлар, практик дәресләр үткәрәләр. Арада чын-чыннан файдалы, кирәкле тоелганнары да бар. Профессор Җәлил ага Киекбаев­ның татар теленең дә нечкәлекләрен тәмләп төшендергән, филология фәннә-ре кандидаты Әмир ага Чанышевның гарәп, фарсы телләреннән күзне ачкан әңгәмә-лекцияләрен яратып тыңлыйбыз, киңәш­ләрен хәтергә сеңдерергә тырышабыз. Сизеп торам: уку авыр булыр, ахрысы, программа бик тыгыз төзелгән, ай саен контроль эш тапшырасы...
1961 ел. Гыйнвар. Ун көн ял алдым. Имтиханнар бирәм. Бер уйласаң, гади эш кебек, икенче яктан куркыта. Шулай курыкканга күрә көне буе укып утырасың да утырасың. Аның каравы нәтиҗәсе: бар да бирелде – беренче сессия уңышлы тәмамланды.
1961 ел. Февраль. Режим белән яшим. Аны һич бозарга ярамый. Шулай итмәгәндә минутларның, хәтта сәгать­ләрнең югалуы бар. Хәзер миңа алар алтын бәһасенә тора. Ай саен җәйге сессия өчен бер имтихан бирергә планлаштырдым. Берсен бирдем дә инде. Ничектер җиңеләеп китәсең шул сынаудан котылгач.
1961 ел. Июль. Имтиханнар артта. Зачет кенәгәсендә яңа билгеләр. Алга яңа адымнар дигән сүз. Димәк, мин хәзер икенче курс студенты.
...Йа-а-а дөнья, план белән генә яшәп булса икән дә, юк шул, тәкъдирнең үз планнары. Миңа да, каты гына авырып китү сәбәпле, укудан бүленеп торырга туры килде. Бер ел тирәсе Кырымда яшәп алдым. Язу эшеннән дә, укудан да өзелмәскә тырыштым. Менә көндәлек тә язылган.
1965 ел. Гыйнвар. Университетта укуны яңа төркем белән дәвам иттерәм. Яңа кешеләр. Шулай да мин аларга бөтенләй ят түгел, гәзиттә эшләгәннән беләләр, тиз үз иттеләр, дөресрәге, кызыксындылар. Чөнки язмаларымны укыйлар, өстәвенә имтиханнарны дүрткә-бишкә генә бирдем.
1967 ел. Гыйнвар. Соңгы имтиханнар. Һаман күнегеп бетеп булмый шуларга: биреп чыккач, барысына да кул селтәп, җиңел сулап куюлары!!! Шул бер ләз­зәтле мизгел өчен күпме дулкынлану, борчылу, мәшәкать, эзләнүләр кичерәсең дә, инде менә шуларның берсе дә жәл түгел, дисең.
1967 ел. 30 июнь. Чыгарылыш кичәсе. Тәмамлангач, кабат хисләргә бирелеп, аның кыскача эчтәлеген теркәп куйганмын. Төнге өч булган инде. Ул язмага нәкъ илле ел үткән. Шушы чорда мин аны бер тапкыр да укымаганмын. Ниш­ләптер, без бүтән чыгарылышлар кебек очрашулар үткәрмәгәнбез, әллә мин белешмичә калганмынмы? Хәзер менә блокнот битләренә ашыгып-ашыгып, кыскартып-өзгәләп теркәлгән фикерләр­не ярты гасыр үткәч, зиһендә яңартып, күз алдына китереп, хисләнеп утырам.
Эшләп укучыларның яше укытучыларыныкыннан әллә ни аерылмый да. Уку барышында ук сизелә иде бит. Инде менә укуны тәмамлап, югары белемгә диплом алгач, ул аерма күзгә күренеп җуелып китте. Мәҗлес башланганчы ук әле Әхмәтов (мыегы булгач, ул моңарчы да өлкән күренә иде) Әмир абый Фатыйхов белән киерелеп утырып шахмат уйнады; Әхәт абый Нигъмәтуллин да “тугарылыбрак” йөрде, янында чибәр, аралашучан хатыны булса да, “элекке” студентлары — кыз-ханымнар белән иркен сөйләште, мәҗлес барышында да җырлап-җырлап җибәрде.
Имтихан — үзе иң бай дәрес, диләр. Йомгаклау мәҗлесе дә мул мәгълүматлы гына түгел, хисле-тәэссоратлы дәрес тә икән әле. Менә ничә ел үткән, кайбер кү­ренеш, манзаралары әле дә ялт яңа­рып, күңелгә кадерле, кызыклы тәэсирле булып китә”.
Минем югары белем мәктәбем турында менә шул. Күрдек ки, гомумән дә белем белән бәйле казанышларым “Кызыл таң”нан аерылгысыз икән.
* * *
“Кызыл таң” һәм Башкортстан дәүләт университеты – Уфаның, Башкорт­стан­ның бу татар үзәкләре үзара да аерылгысыз. Университетның татар филологиясе бүлеге белән анда укырга кергәнче үк яхшы таныш идем: студентлары да, укытучылары да “Кызыл таң”ны укучы я язышучы авторлар иде. Арада ярты гомерен анда, яртысын монда үт­кәр­гән аеруча якын Хәсән Сарьян кебек яшь галим-язучылар да бар иде. Сту­дент­ларның да кайберләре фәнни дәрес­ләреннән соң редакциягә гамәли дәрес­ләргә килеп җитәргә ашкынып торучылар аз түгел иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган мәгариф йорты республиканың иң олы һәм дәрә­җәле татарча гәзите белән аралашмый буламы соң?!
Галимнәр редакциядән өзелми иде. Кафедра галимнәре белән укырга кер-гәнче үк “Кызыл таң” да очрашып таныш­кан идем. Габделхәй абый Әхәтов, Әхәт абый Нигъмәтуллин, Әмир абый Фатый­ховның хезмәтләрен укып, үзләре белән аралашып, татарча дөрес язарга шактый күнегү алынды. Шундый куллан­малар­ның берсе Габделхәй абыйның “Хөрмәт­ле Илдар дуска, изге теләкләр белән. 28 ноябрь. 1977”. дигән имзасы белән “Татарская диалектология” уку кулланмасы шуннан соң Казанда да басылып чыккан лексикология, диалектология дәреслекләре белән бергә иң түрдә саклана.
Әхәт Нигъмәтуллин безгә, яшь иҗат­чыларга, яшь галим-мөгаллим буларак та, нәфис сүз остасы – артист буларак та кызыклы иде. “Кызыл таң” оештырган яшь иҗатчылар түгәрәгенә аны тыңларга бик яратып йөри идек. Нәфис сүз осталыгына өйрәткән, үзе биргән дәреслек­ләре китапханәмдә бар иде, шәкертлә­ремә таратып бетердем бугай инде...
Кафедра белән гәзитне бәйләп торган тылсым, башлап йөрүче, үрнәк күр-сәтүче зат бар иде шул: “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Таһир Исмәгыйль улы Ахун­җанов. Яшь башы белән сугыш мәх­шәрләрен үз җилкәсендә тоеп, тормыш­­­ның ачысын-төчесен яшьли кичерә башлап, шулай да өмете һәрчак үзе белән булган, сәнгати, моңлы-җырлы кеше иде. Ана телендә сөйләшүне, аралашуны, иҗат итүне сусап кайткан егет башы-аягы белән эшкә керешкән, ке­шеләр белән аралашу, аларга иҗат бе­лән, сәнгать, телебез белән, моң-җы­рыбыз белән тәэсир итү юлларын эзләп, шул эзләүдән тәм-ләззәт тапкан иҗатчы иде. Өзлексез аралаша, уй-фикерләрен язып, язганнарын матбугатта бастырып, сәхнәдән сөйләп, халыкка җиткерү җаен табып торган, өстәвенә, әле үзе гармунда уйнап, үзе үк моңын җиткерү чараларын табып торган активистның бу сәләтен тоеп алган җитәкчеләр аны республика­күләм гәзиткә баш редактор итеп тәгаен­лиләр. Шушында инде аның моңарчы бөреләнеп торган әлеге сәләт-ләре чәчәк атып китә. Өзлексез юлда, туктаусыз яза, язганнарын үзе үк сурәт белән тулыландыра. Редакцияне чын сәнгать­челәр аренасына әверел-дерә, атна саен үтә торган “Җомга”лары гәзитне бөтен республика сәнгатькәр-ләре мәркәзе итеп таныта.
Өстәвенә, фәнгә дә бирелеп китә, Башкортстан матбугаты тарихына багышланган диссертациягә тотына. Ике томлык монографиясе безнең күз алдында язылды!
Монография нигезендә Т. Ахун­җа­нов тарих фәннәре кандидаты дәрә-җәсенә диссертация яклады. Аның фәнни кыйбладагы эшчәнлеге бүтән­нәргә дә уңай йогынтылы иде. Югыйсә, бит кайбер редакция “хуҗа”лары хезмәткәрләренең үз гәзитенә язудан башка шөгыль белән мавыгучыларны бик өнәп бетерми, юл куярга ашкынып тормый. Таһир абый Ахунҗанов, чыннан да, “остаз җан”лы зат иде шул. Акыллы шәкертләре ишле булсын дип тырыша, аларга юл, фатыйха бирә иде. Шуңа күрә ул университетның татар белгеч­ләре әзерли торган кафедрасы белән дустанә бәйләнештә булды. Мөгаллим­нәрен, студентларын гәзит иҗатына җәлеп итәргә тырышты, уртак чаралар үткәрде. Үзенең уң кулы саналган, тырыш, булдыклы, белемле урынбасары Үзбәк Гыймадиевны, вакыты җиткәч, университетка башка чыгаруны да күпсенмәде.
Баш мөхәррирнең урынбасары, күренекле журналист Үзбәк Гыймадиев гәзиттә эшләгән чорда атаклы якташы, Башкортстанда татар матбуга­тының нигезен салучыларның берсе Галимҗан Ибраһимовның журналистлык эшчән­леген өйрәнү белән дә шөгыль­ләнде. Тема, яшь журналист буларак, миңа да бик кызыклы иде, шуңа күрә Үзбәк абый белән мин редакциядә эшләгәндә дә, аннары да гел аралашып яшәдем, аның җурналист буларак та, фән әһеле буларак та мул тәҗрибәсен, иҗат алымнарын өйрәнергә, каләмдәш­ләремә, студентларыма да бирергә тырыштым. Аның “Илдар дус! “Кызыл таң”­да бергә эшләгән елларны искә алу өчен зур ихтирам бе­лән сиңа кечкенә истәлегем булсын. 18 февраль, 1968. Уфа”. дип язып биргән “Га­лимҗан Ибра­һимов – журналист” ди­гән китабы шулай кулдан-кулга йөргәнгә бүген инде шактый таушалган.
Ә Галимҗан Ибраһимовның исеме күңелдә һич искерми, әсәрләре гел укылып тора. Аның күптомлыгы чыга башлап, мин аларны нәкъ менә Уфада чагымда сатып алып йотылып укыдым. Элек бит ул тыелган иде. Аның барлыгын да, тыелганлыгын да күпчелек яшьләр белмәсә дә, мин белә идем, чөнки утызҗиденчедә әтине шуның аркасында нахакка утыртып куйганнар. Яраткан язучысының китабын авыл укытучысы чормага яшергән булган, әләк буенча милиция килеп табып, әтине алып та киткәннәр. Әтигә Пеләтән төрмәсендә атаклы язучының үзе белән бергә утырырга туры килгән. Шушы хәлләрне белгәннән соң мин ул шәхескә, аның әсәрләренә, иҗат серлә­рен ачып биргән авторларга, аларның әсәрләренә битараф кала аламмы инде?!
Үзбәк абыйның “1906-1917 елларда чыккан татар сатирик журналларының милли әдәбиятны үстерүдә урыны һәм әһәмияте” темасына докторлык диссертациясен Мәскәүдә уңышлы яклавы барыбызга да куаныч булды. Аның оппонентлары башкала галимәсе Л. И. Залесская белән бергә якташ милләттәш­ләре, филология фәннәре докторлары Тәлгать Галиуллин һәм Гыйлемдар Рамазанов иде. Вакыйганы Казанда да хуп­лап билгеләделәр. Миңа да “Хөрмәт­ле Илдар туган Низамовка. Менә теге зур эшнең очына якынлашабыз кебек. Бу Сезгә – зур хөрмәт һәм рәхмәт тойгылары белән. Үзбәк. 19 март, 1984”. дип язып авторефератын биргән иде.
Ә теге вакытта “Кызыл таң” янә бер “югалту” кичергән иде: шул ук кафедрага гәзитнең җигелеп тартучы җурналисты Суфиян Поварисов мөгаллимлек хез­мәтенә күчте. Шаяртыбрак әйтсәк, югалту әллә ни зур да булмагандыр: Повари­совның өстәлен миңа бирделәр, байтак еллар инде гәзитнең актив эшче-хәбәр­чесе исемен йөрткән егетне, Агыйдел пароходында штурман вазыйфасыннан, штурвалыннан аерып алып, каләм тоттырдылар.
Шөкер, каләмдәшнең тарту көче галимлеккә күчкәч тә кимемәгән икән – элемтә өзелмәде: татар филологиясе бүлегенә, эштән аерылмыйча, укырга кердем. Гәзит теле темасына (“Кызыл таң” материаллары нигезендә) дипломны Суфиян абый җитәкчелегендә башкарып чыктым. Шуннан соң да, икебез ике калада яшәсәк тә, гомер буе бер кыйблада иҗат итеп, аралашып, фикер-дәшләр булып яшәдек.
Әле сүз китапханәмдәге китаплар турында башланып киткән иде.Туры килсә килә бит: Суфиян абый да өйрәнү темасы итеп Галимҗан Ибраһимовны, аның әдәби иҗатта татар телен куллану, аеруча фразеологизмнар белән эш итү осталыгын алган иде. Миндә сакланган автографлы унлап китабы арасыннан менә: “Элекке шәкертем, хәзерге хезмәт­тә­шем, фикер­дәшем, аркадашым профессор Илдар Низамовка – бик җилле, акыллы, инсафлы, шәфкатьле кешегә – яңа 2010 ел белән ихлас күңелдән котлап, бәхет, шатлык, матур тормыш, иҗади уңышлар теләп, Суфиян Поварисов. 10. 01. 2010. Уфа” дип имзаланган “Галимджан Ибрагимов и татарский литературный язык” дигән саллы хезмәте. Шунысы аеруча кадерле: бу хезмәттә галимнең остаз әсәрләреннән туплаган татарча-урысча фразеологизмнар сүз­леге бирелгән. Ул бүген дә, башка атаклы кулланмалар кебек, иҗат эшендә кулланудан төшми.
“Кызыл таң”га галимлек хасияте тумышыннан бирелгән, ахрысы, фәннилек галәмәте төкәнмәс, ахрысы – тагын бер­ничә елдан танылып килгән журналист, тәрҗемәчебез Радик Сибәгатовны кафедрага кодаладылар. 1970 елда ул кафедра мөдире Г. Әхәтов җитәкче­легендә “Урыс теленнән татарчага тәр­җе­мәнең кайбер синтаксик мәсьәләләре” дигән темага кандидатлык диссертациясен яклаган иде. “Тәрҗемә методи­касының нигезләре” дигән уку кулланмасы шушы һөнәр ияләрендә генә түгел, фәнни даирәдә дә шактый яхшы танылу алды. Радикның бөтен холкы ап-ачык чагылган “Илдарга уңышлар теләп. Радик. 18 гыйнв. 1980” дип имзаланган китапчык Казанга кайткач та әле озак еллар каләм­дәшләрем, студентлар кулыннан төшмә­де. Татар фигыленең нечкәлеклә­рен ачып салган докторлык диссертациясен ул Саратовта шөһрәтле галимнәр каршында уңышлы яклады.
Җитәкче булып аның эшли башлавы кафедраның фәнни-иҗади эшчәнлеген нык җанландырды. Радик үзе дә, фәнни һәм педагогик эшчәнлеге белән бергә, җәмәгать эшенә дә ныклап җигелде: Башкортстан, Татарстан милли оешмалары активистына әверелде, бу темага да көчле публицистик әсәрләр иҗат итүгә иреште. Кафедра да, татар теле укытучылары әзерләү эшчәнлеген ныгытканнан-ныгыта, колачын киңәйт­кәннән-киңәйтә барып, фәнни эшчән­леккә дә игътибарны арттырды. Фәнни оешма, төрле төбәк галимнәре белән элемтә-бәйләнешләр көчәйде. Кафедра галим­нәргә диссертация якларга булышуны үз бурычы итеп куйды. Әйтергә дә оят: татар теле буенча диссертация яклау Советы Казанда юк иде, Башкортстан университетына килеп егылалар иде. Миңа да якты чырай күрсәт­теләр. Кандидатлык диссертациясен биредәге Советта якладым. Кафедрам да булышлык күрсәтте: беренче оппонентым Г. Әхәтов иде, “яклашырга” да кафедра галимнә­ренең күпчелеге килде, хуплап чыгыш ясаучылар булды.
Яклар алдыннан кафедрада отчет оештырылды. Менә мондый нотык тот­канмын. “Кадерле укытучыларым, хөр­мәтле иптәшләр! Үзебезнең кафедраны тәмамлауга 13 ел үткәннән соң әйләнеп кайтып, сезнең алда сүз тоту – дулкынландыргыч һәм җаваплы эш икән. Бу бит – элек биргән имтиханнарның дәва­мы!” Диплом эшем матбугат теленә багышланган иде. Җитәкчем Суфиян Шәмсетдин улы да, башка иптәшләр дә, теманы дәвам итәргә кирәк, диделәр. Кафедра заданиесен үтәргә шартлар да булды. Бу елларда мин вакытлы матбугаттан аерылмадым, “Кызыл таң”, “Социалистик Татарстан” гәзитләрендә эшләдем, публицистик әсәрләр яздым. Бу, беренчедән, матбугат телен җитди өйрәнергә кирәклеген үз практикамда тоеп яшәргә мәҗбүр итте, икенчедән, еллар буе лингвистик материал тупларга ярдәм итте.
Мәгълүм ки, халкыбыз тормышында гәзит-журналларның тоткан урыны ифрат та зур, һәм ул елдан-ел арта гына бара. Ә аның тәэсир итү көче, асылда, телендә, аның төп инструменты – сүз. Димәк, телне бик яхшы белү сорала. Кызганычка каршы, бездә әле вакытлы матбугатның телен өйрәнү аның тормышта тоткан зур роле дәрәҗәсеннән нык калыша. Бу өлкәгә махсус багышланган хезмәтләрнең дә күпчелеге норматив-стилистик характерда булды. Гәзит телен аның функцияләренә, аның үзенең лингвистик һәм экстралингвистик факторларына таянып, ягъни функциональ-стилистик планда тикшерү көн үзәгенә килеп басты. Бу юнәлештә хәзер урыс теле белемендә җитди хезмәтләр барлыкка килде. Диссертациянең темасы менә шуларга таянып билгеләнде. Аны төпле өйрәнү өчен авторга партия­нең Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбенең җурналистика бүле-гендә һәм КДУда аспирантурада уку нык терәк булды. Фәнни җитәкчем, профессор Вахит Хаков һәм ул җитәкләгән татар теле кафедрасы галимнәре зур булышлык күрсәтте.
Кыскасы, үзара дус яшәүче ике кафедрага да булышлыклары өчен зур рәхмәт әйтеп яшим.
Докторлык диссертациясен, шөкер, Казан дәүләт университетында эшли башлаган Советта якларга туры килде. Бу юлы да кафедрам ныклы таяныч булды – ул “ведущая организация” иде, тикшерү күпчелек галим катнашлыгында теләктәшлек белән гадел, тоткарлыксыз үтте.
Кафедраның мондый изгелеген рәх­мәт әйтеп искә алучылар бер мин генә түгел икәнен белә идем, әле менә бу язманы әзерләгәндә үземдә сакланган авторефератларга күз салдым: кафедрам “ведущая организация” булган фән докторлары: Рүзәл Йосыпов, Рифкать Әхмәтҗанов, Фәһимә Хисамова, Васыйл Гарифуллин, Рамил Исламов, Фәридә Гыйльфанова, Гөлнара Күлдиева (Казахстан).
Кафедра хуплавы белән якланган кандидатлык диссертацияләре исемлеге дә шактый озынга китәр иде, беразын гына саныйк: А. Гобәйдуллина, Г. Сәгый­дул­лина, Г. Хаҗиева, Л. Хисамова,
Ф. Юнысова.
Кафедра башка белем учаклары белән дә даими багланышта яши. Моңа галимнәр әзерләүдәге багланышлардан да мисаллар җитәрлек. Әйтик, Р. Сибә­гатовның кандидатлык диссертациясен яклаганда оппонент булып Казан университетыннан күренекле синтаксист Сәгъдәт Ибраһимов килгән иде.
Кунак ашы — кара-каршы, дигәндәй, кафедра тәкъдим иткән яшь галимнәргә фатыйханы бүтән фән оешмалары теләп кабул итә, хәер-фатыйха бирә.
Шул ук вакытта кафедра галимнәре аларга барып та бүтәннәргә “якты чырай күрсәтә”. Миндә сакланган авторефератлардан күренгәнчә, атаклы галимәбез Флера Сафиуллина докторлык диссертациясен яклаганда оппоненты Радик Сибәгатов булган, Алмас Шәйхулов исә Казанның яшь галимәсе Вилюзә Фәхрет­динованың кандидатлык диссертация­сенә оппонент булган, ә Уфаның яшь галиме, “Кызыл таң” журналисты Илдар Фазлетдинов кандидатлык дәрәҗәсен Казан университеты Советында фән докторы Васыйл Гарифуллин җитәк­челе­гендә яклады.
Кафедра галимнәре белән бәйләнеш гомер буе өзелмәде. Аеруча Суфиян абый Поварисов белән. Хат алышыпмы, телефоннан сөйләшепме. Фәнни чаралар, китаплар турында. Менә остазым илле яшь белән котлаган: “Илдар туган! Егермедә җитлектең, утызда ут булдың, кырыкта күп нәрсә кырдың, илледә җилле ир-егеткә әверелдең! Сиңа тагын да бетмәс-төкәнмәс, зур, җимешле иҗади уңышлар, корычтай сәламәтлек, бәхет, матур, якты киләчәк, озын гомер телибез! Һаман шулай көр күңелле, ачык йөзле, көчле ихтыярлы булып кал! Суфиян Поварисов һәм аның гаиләсе”. Бик игелекле зат иде, урыны, Аллаһы боерган булса, оҗмахтадыр...
Бу көннәрдә мин янә “Кызыл таң”ыма бәйле тагын бер җылы хис белән яшим икән. Быел бит аралары бер-берсеннән ерак та түгел икенче туган йортым — “Ватаным Татарстан” гәзитенең дә туган көне, зур юбилее – 100 яше! Бу да олуг бәйрәм!
“Кызыл таң” — Татарстанны Башкортстан белән, “Ватаным Татарстан” ди­гән үзенең кардәше белән, ике республика иҗатчыларын бәйләүче тарихи да, бүгенге кадерле җеп тә бит әле! Бу хакта да архивымда хәтирә-истәлекләр очрап-очрап куя. Менә заманында “Агыйдел” журналында эшләгән татар язучысы Вазыйх Исхаковның хаты. Хатка минем “Ул кабызган маяклар” китабыннан “Кызыл таң”да ике санда өзек басылган гәзит тә тыгылган. “Илдар! Менә яңа кита­­быңнан өзекләр басылган ике гәзит салам. Тагын бер номеры бар иде – чәлдергәннәр. Анысын иртәгә салырмын... “Кама егете”н февраль урталарында эшләп бетереп җибәрермен дип торам, Аллаһы боерса. Син инде мәр­хәмәтеңнән ташлама, яме. Кайнар сәлам­нәр озатып, Вазыйх агаң. 15. 01. 1980. Уфа”.
“Кызыл таң” бүген дә үз “хезмәт­кәрләрен” онытмый, аралашып яши. 80 яшьлек юбилеем уңаеннан да яңа китабым чыккач, редакция котлау җибәрде: “Хөрмәтле каләмдәшебез Илдар Мәлик улы Низамов! “Кызыл таң” нәшрияты коллективы Сезне 80 яшьлек күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлый. Сезнең яшьлек таңы “Кызыл таң” да атуы, матбугат, фән һәм әдәбият дөнья­­сына олы юлыгыз безнең редак­циядән башлануы белән без һәрчак горурланабыз. Әле дә Сезнең саллы мәкаләлә­регез, очеркларыгыз, истәлек­ләрегез бездә басылып торуы гәзите­безгә дан-дәрәҗә өсти. Журналистика өлкәсендә сораулар килеп туганда да, беренче чиратта, Сезгә мөрәҗәгать итәбез һәм һәрчак төпле җаваплар алабыз. Шундый өлкән остазыбыз, киңәш­чебез булу — безнең бәхет ул! Сезнең белән әле тагын озак еллар шулай хезмәттәшлек итсәк иде. Сезгә элеккечә үк иҗат ялкыны, рух күтәренкелеге, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер телибез. “Кызыл таң” нәшрияты директоры, баш мөхәррире Фаил Камил улы Фәтхет­динов. 2016 ел, 7 октябрь”.
“Кызыл таң”ым, кафедрам турында кыйссамны дәвам иттерерлек хатирә-истәлекләр архивымнан тагын да табылыр әле. Аллаһы боерса, укучыларыбызга да җиткерербез. Шулай аралашып, котлашып, макташып яшәргә язсын!

Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы, язучы.
Казан шәһәре.
Читайте нас: