Ә бит Әбүбәкер аганың тормыш юлын барлагач, аның үзен дә “Кызыл таң” шәхесләре рәтенә кую мөмкинлеге ачыклана. Гәзитебез белән аның “Коммуна” исеме белән йөргән 1938 елдан бирле таныш ул. Бу вакытта Батыргәрәевлар гаиләсе язылган гәзит мәктәп укучысы Әбүбәкернең дә тормыш юлдашына әйләнә.
Әлеге дәвердә бераз өзеклек була, әлбәттә. Анысы инде Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Әбүбәкер Батыргәрәевны фронтка 1942 елда алалар. 2нче Украина фронты гаскәрләре составында Воронеждан Австриягә кадәр сугышчан юл үтә, Харьков, Днепропетровск, Польшадагы Краков шәһәрләрен азат итүдә катнаша, Җиңү көнен исә Прагада каршылый. Яугир Батыргәрәевның сугышчан батырлыклары орден-медальләр белән билгеләнгән.
Тыныч хезмәткә ул 1947 елның язында кайта, аннары озак еллар дәвамында
БашЦИК исемендәге совхозның Сынны бүлекчәсендә эшли. “Кызыл таң”ны үзаллы рәвештә гаиләсенә алдыра башлавы да шушы чорга туры килә.
Әйтүебезчә, Әбүбәкер аганың гәзитебездән бүген дә аерылганы юк.
— Шулай озак еллар укып барып, мин “Кызыл таң”ның үзем өчен 12 юнәлештә мәгълүмат бирүен ачыкладым, — ди ул. — Алар тормышның барлык өлкәләрен дә иңли. “Кызыл таң”га тугры калуымның янә бер сәбәбе: анда бит авылдашым Муса Мөлеков эшләде. Гәзиткә язылу якташларга, милләттәшләргә таяныч булуның бер төре дә бит ул.
Бөек Ватан сугышы яугиренә дәүләт тарафыннан уңайлы торак бирелсә дә, Әбүбәкер ага туган авылы Сынныда калган. Монда ул кызы Рәүзәнә тәрбиясендә яши.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.