Бервакыт шулай, республика авыл эшчәннәре киңәшмәсенә барып, мәкалә язарга кушты. Киңәшмә филармониянең концерт залында булачак икән. Сабакташым Рәхимә белән кушылган йомышны үтәргә дип шунда ашыктык. Бәй, анда керү өчен чакыру билеты кирәк икән, ә бездә ул юк. Эш белән мәшгуль булып, Мазһар абый аны бирергә онытканмы, әллә безне сынап карарга булганмы? Нишләргә? Безгә бит киңәшмәгә эләгергә кирәк. Тәвәккәлләп, Аллаһка тапшырып (мин бәләкәйдән үк Аллаһка ышандым), билетларны тикшереп үткәрүче апа янына барып бастык.
— Без “Кызыл таң” гәзитеннән киңәшмә турында мәкалә язарга килдек, чакыру билетын алырга онытканбыз, — дидек.
— Шулаймы? Алай булса, керегез!
Икенче көнне мәкаләне язып алып баргач, Мазһар абый безгә сөзеп карап торды да көлемсерәп әйтте:
— Мин сезгә билет бирмәгән идем, ничек керә алдыгыз?
Ничек булганлыгын Рәхимә әйтеп бирде.
— Тапкыр кызлар икәнсез. Әфарин!
— Зур килеп чыкты бит әле, күбрәк язганбыз, ахры, — дидем мин, уңайсызланып кына.
— Зарар юк, гонорары студентларга ярап куя ул.
Мәкаләне шунда ук, төзәтүләр керткәләп, укып та чыкты.
— Әйбәт материал алып кайткансыз. Кем язды?
— Фәридә язды, мин әйткәләп тордым, кул куйдым, — диде ахирәтем.
— Шушы көннәрдә басарбыз, — дип алып калды Мазһар абый язмабызны. Ул җаваплы секретарь булып эшли иде. Соңрак ул мине гәзиткә күзәтү язарга да өйрәтте.
Киров районы судына мине халык утырышчысы итеп тәгаенләгәннәр иде. Судның бер утырышында типография хезмәтенә бәйле эш каралды. Ул чакта мин анда кулланылучы шрифтларның ничек аталышын белми идем. Моны ничек ачыкларга икән дип, судья да аптырап калды. Ярдәм сорап, мин Мазһар абыйга шалтыраттым. Ул цицеро, боргес, петит, нонпарельләрнең кайсысы нинди материалларны җыйганда кулланылуын һич иренмичә, җентекләп аңлатып бирде. Шуны ачыклавыбыз нәтиҗәсендә дөрес суд карары чыгаруга ирешелде. Судья моның өчен миннән Мазһар абыйга рәхмәтен тапшыруны сорады.
Мазһар Гыймадиев 1921 елда Кырмыскалы районының Кабак авылында туган. Әтисе Гыйльметдин, заманының алдынгы карашлы кешесе булып, балаларының гыйлем үзләштерүен теләгән. Шулай итеп, Мазһар Уфа полиграфия училищесына укырга кергән. Анда наборчы һөнәре алып, туган районына эшкә кайткан. Озакламый аңа район гәзитенең җаваплы секретаре вазыйфасын йөкләткәннәр. 1940 елда ул армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта ил сагында торган. 1945 елда Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, исән-имин кайткач, “Колхоз юлы” гәзите мөхәррире итеп тәгаенләнгән. Илленче еллар башында партия мәктәбендә укып чыккач, “Кызыл таң” гәзитенә авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе итеп эшкә алынган, тиздән аның мөдире дә булган. Кайда өзеклек — аны шунда билгеләгәннәр. Кайда да үзен тырыш, намуслы хезмәткәр, булдыклы җитәкче, оста оештыручы итеп таныткан.
“Кызыл таң”ның сәнәгать һәм транспорт бүлегендә мин Мазһар Гыйльметдин улы җитәкчелегендә эшләдем. Аңардан гәзит эшенә генә түгел, кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә булырга да өйрәнергә була иде. Телефон трубкасын алгач, кайберәүләр: “Ни йомыш?”, “Нәрсә кирәк?”, “Тиз генә сөйләгез”, “Вакытым юк”, дип дорфа гына сөйләшә. Мазһар абый авызыннан андый сүзләр һичкайчан ишетелмәде. Басынкы гына, ягымлы итеп тәүдә исәнләшә, хәл-әхвәлен, сәламәтлеген сораша, шуннан гына эшлекле темага күчә: кешене игътибар белән тыңлый, хәленә керә, яхшылап аңлата, киңәш бирә. Тыңлап торуы күңелле!
Аның мондый күркәм сыйфатлары гәзитнең җаваплы секретаре вазыйфасында аеруча ачык чагылды. 1968 елда аңа “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә. Шул ук елда республика гәзит-журналлары нәшрияты директоры итеп билгеләнә. Ул җитәкчелек иткәндә редакция-нәшрият комплексы төзелә, цехларга яңа технологияле җиһазлар кайтарыла.
Мазһар абыйның хәләл җефете Хәят апа да бик акыллы, сабыр, тырыш кеше иде. Алар тату яшәде, дүрт ул үстерделәр.
Остазым нәшрият директоры булып эшләгән чагында да миңа аның белән аралашырга туры килде. “Бу эштән бик арыдым инде, — дип зарланган чагы да булды. — Без монда коллективта бер төрле план корабыз, өлкә комитетыннан икенче төрлене таләп итәләр. Ни эшләргә дә белеп булмый, хет уртага ярыл инде...”
Озак еллар буе гел җаваплы эшләр башкару, катлаулы мәсьәләләр хәл итү, кызганычка каршы, эзсез үтмәде. 1981 елда пенсиягә чыкканда ул каты авыру иде, озак та тормыйча вафат булды. “Кызыл таң”ның да, гәзит-журналлар нәшриятының да өлкән буын вәкилләре Мазһар Гыйльметдин улын кешелекле, кечелекле зат итеп хәтерлиләр.
Фәридә Сәйфуллина,
“Кызыл таң”ның элекке әдәби хезмәткәре.