-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Урта дингез буенда җирдәге оҗмах илендә...

“Бу татар теле түгелме?”



Биредә медицина хезмәтләре бик кыйммәт бул­ганлыктан, юлыбызда очраган яхшы кешеләр безгә нинди дә булса вакытлыча эш табып, медицина страховкасы алырга киңәш итте, шулай булганда, дәвалану күпкә арзанрак булачак икән. Тырыша торгач, иремне кинотеатрга идән юа торган машинага, ә мине берничә сәгатькә музейга эшкә урнаштырдылар. Иремнең эше авыр түгел, супермаркетларда күргәнегез бардыр: киң щеткалы машина белән идарә итәсең, аның щеткалары идәнне себереп-юып бара. Аны төрле шәһәрдәге кинотеатрларга эшкә җибәрделәр.
Зихрон дигән шәһәргә баруында, әйдә минем белән, шәһәрне күреп кайтырсың, дип тәкъдим итте ул. Биредә кинотеатрлар бик зур, аларның күбесендә 15-20-25 зал. Гомумән, биредә кинога йөрү – гаилә ялының киң таралган төре. Билет хакын бик арзан дип тә булмый – өлкәннәр өчен ул 40 шекель, безнең акча белән 720 сум тора, әмма 140-170 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән халык өчен бу сумма зур түгел.
Сеанс араларында машина белән идәннең ковролин җәелмәгән урыннарын урап чыгасың да ял итәсең. Шундый ял вакытында, безнең үзара сөйләшкәнне ишетеп, минем янга Миша исемле малай килде.
– Гафу итегез, сез сөйләшкән тел татар теле түгелме? – дип соравы мине аптырауга калдырды. Биредә урыс телен белгән кешене дә сирәк очратасың, кая инде анда татар телен аңлаучы?!
– Минем әнием – Казан татары, ул инде 30 ел биредә яши, нәнәем Татарстанда. Мин үзем татарча сөйләшә белмим, биредә туып-үскәнмен, әмма әнием өйдә гел татар җырларын тыңлый. Казанга нәнәемә шалтыраткада сөйләшүе бик тә сезнең әлеге сөйләшүгә охшаган, шунлыктан сорашам, – дип аңлатты ул, минем аптырап калуымны күреп.
Әлбәттә, Миша миңа шундук бик якын кешегә әйләнде. Биредә, гомумән, урысча белгән кеше күрсәң дә аңа туганыңа караган кебек карый башлыйсың. Миша белән телефон номерларын алмаштык. “Берәр проблема килеп чыкса, ярдәм кирәксә, шалтыратыгыз!” – диде ул. Ә икенче көнне аның әнисе шалтыратып, саф татар телендә: “Сезне күрә алмавым бик кызганыч, тагын бу шәһәргә килсәгез, керми китмәгез, хәбәр итегез, мин сезне каршы алырмын”, – диде. Биредә 30 ел яшәп, әлбәттә, ул татар теленә сусаган, күрәсең, шуңа кат-кат рәхмәтләр укып саубуллашты. Ләкин Зихронга башкача юл төшмәде...

Күчмә кошлар патшалыгы

Мишадан биредә нинди матур урыннар барлыгын сораштым, ул Зихронның күлләр белән дан тотуын сөйләде, мин аларны кичекмәстән барып карарга булдым.
Күл буенда кошлар патшалыгын – дистәләрчә чакрымга сузылган кошларны, башлыча, үрдәкләрне, торналарны күреп, таң калдым. Менә кайда кышлый икән бездән киткән кошлар! Биредә, күрәсең, аларны карарга, ашатырга килүчеләр күптер, чөнки кошлар кешедән курыкмый, яннарыннан гына үтсәм дә, араларында йөргән кешегә игътибар да итми, үз эшләрендә булдылар.
Соңрак укып та, кешеләрдән сорашып та белдем: Африкага очучы бик күп кошларның маршруты бу ил аша үтә икән, сезонына уртача 500 миллион кош Израиль һава юллары аша үтә, ә берникадәре юлын дәвам итми, биредәге күлләрдә торып кала. Шуңа биредә кошлар өчен берничә тыюлык, орнитология паркы, кошларны балдаклау станцияләре бар икән. Миллионлаган кош арахис һәм кукурузны ашап бетереп, фермерларга зыян салмасын өчен аларны тукландыру станцияләре булдырылган.
Бездә кыргый табигатьтә яшәгән кошларны чит илдә ашатып-тәрбияләп торалар икән! Миңа болар, әлбәттә, ачыш булды. Хула үзәнендә торна, кыр казлары, үрдәкләрдән кала, бөркетләр, фламинго бик күп, диделәр. Халык аларны карарга махсус экскурсияләргә йөри.

Урыс дөньясы

Израильдә урыслар, дөресрәге, элекке Советлар Союзыннан булган республикалардан килгән халык күп яши. Аеруча Грузия, Украина, Үзбәкстаннан күпләр. Кемдер эшләргә килгән, шулай ук яһүд тамырлары булып, бирегә яшәргә күчеп килүчеләр дә бик күп.
Урыслар белән танышу, гадәттә, тукталышта була. Бер-берсе белән яисә телефоннан урысча сөйләшкән кеше ишетсәң, тизрәк янына барасың. Гадәттә, урыс теллеләр бер-берсенә бик игътибарлы, ярдәм итәргә, булышырга тырыша.
Мин, мәсәлән, биредә Әрмәнстаннан килгән Армен исемле кеше белән таныштым. Ул йортларга ремонт эшли, ә заманында аяк киеме буенча модельер булган! Советлар Союзы таркалгач, завод-фабрикалар ябылгач, Армен, гаиләсен алып, Израильга чыгып киткән. Биредә хатынын җирләгән, рак белән чирле икәнлеге ачыкланганда инде дүртенче стадия булып, коткара алмаганнар. Хәзер Армен улы белән кызын ялгызы тәрбияли. Туган якларына кайту турында уйланмый, “Ничек Нинаны монда ялгызын калдырыйм инде?” – ди. Нина – вафат булган хатыны...
Казахстаннан килгән Зәлия – тарих фәннәре кандидаты. Илләрендәге акчасызлыктан туеп чыгып киткән, биредә кинотеатрда эшләп йөри, ире дә ниндидер галим, фән кешесе. Аларның зыялылар булуы әллә каян күренеп тора! Грузиядән килгән Георгий – 20 ел стажы булган тарих укытучысы, Якутиядән килгән Бато – теш врачы...
Биредә һәр шәһәрдә диярлек урыслар күпләп яшәгән кварталлар бар, урыс кибетләре эшли. Андагы товарлар ассортименты буенча безнең кибетләрдән аерылмый, ә менә сыйфаты буенча күпкә яхшырак! Биредә балык консерваларын күп алырга туры килде, аларның тәме нәкъ балачактагы кебек, мае да “чын” – су түгел, ите дә – кисәк-кисәк, ә ниндидер аңлаешсыз масса түгел. Димәк, чит илләр өчен безнекеләр дә әйбәт итеп җитештерә!
Зуррак шәһәрдә урнашкан урыс кибетләре һәр шимбәдә бәләкәйрәк шәһәрләргә бушлай олы автобуслар җибәрә, халык шулай күпләп килеп, кирәкле товарларын алып кайтып китә. Тель-Авивта эре сәүдә йортларында мин бик күп урыс бутикларын күрдем, анда китаплар да, уенчыклар да, ашамлыклар да, сәгатьләр, сувенирлар, хәтта чыршы уенчыклары да сатыла иде. Шулай ук урыс даруханәләре дә бар, хәтта меновазинга тиклем саталар! Ә Квар-Сабаның бер урамында иврит язулары арасында урысча “Ремонт обуви. Заходи!” дигән язу эленгән, автобус белән узганда аңа карап, ирексездән елмаеп куясың...
Биредә “Кан Река” дип аталган урысча радио эшли, урыс телендә гәзитләр чыга, кыскасы, урыс телле яһүдләр, яки бирегә вакытлыча килгән Русия халкы телдән аерылмаган.

Шалом, Шаббат!

Шимбә – Израильдә ял көне, аларча – шаббат. Ул җомга сәгать дүрттә башлана һәм шимбә кичкә генә бетә – 25 сәгатьлек ял. Бу бәйрәм тамырлары белән бик еракка китә, “Книга Бытия”га ярашлы, Ходай Тәгалә алты көн буе күкне һәм җирне булдырган, ай, кояш, йолдызлар, яшеллек һәм хайваннарны, беренче кешеләрне булдырган һәм жиденче көнне ял иткән һәм бу көнне изге дип атаган. Шаббат – иврит теленнән “ял итү” дигәнне аңлата.
Бу көнне беркемгә дә эшләргә ярамый. Шуңа да илдә сәгать дүрт җитү белән бөтен хәрәкәт туктый: завод-фабрикалар, кибетләр, даруханәләр – барысы да ябыла, җәмәгать транспорты туктый, бөтен оешмалар да туктап, урамнар бушап кала – барысы да ял итә. Элек, дин тагы да көчлерәк чакта, бу көнне санга сукмыйча, эшләгән кешеләрнең башын кискәннәр, дигән риваять сакланып калган.
Бу көнне яһүдләр синагогага бара, Ходайга ялвара, тәмле ашап, йоклап, ял итә. Бер эш эшләргә дә, хәтта ут кабызырга да (!) ярамаганлыктан, үтә дини кешеләрнең күбесе, гаиләсе өчен номер алып, шаббатка кунакханәгә китә, чөнки биредә эшләргә кирәкми, ашарга да китерәләр, урын да җәелгән.
Ә инде шимбә кич тормыш үз агышына кайта: кибетләр, даруханәләр ачыла, транспорт йөри башлый.
Шаббат – яһүд халкының искиткеч матур традициясе, һәр атнада аны саклап, шул дини васыятьләргә тугры булып яшәү илдәге бердәмлек, диннең көчле булуын раслый. Ә инде халыкның 25-30 процентын тәшкил итүче гарәпләрнең толерант булып, еврейларның шушы изге традицияләре белән килешеп яшәве бу ике халыкның бер-берсен никадәр хөрмәт итүе турында сөйли. Дөрес, алар арасында әледән-әле тавыш-гауга булып ала. Әмма сиксән елга якын бөтенләй капма-каршы диндә бул­ган бу ике халыкның бергә көн күрүе, тыгыз аралашып яшәве хөрмәткә лаек!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: