+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
4 октябрь 2019, 09:11

“Ак күгәрчен” очыра

Данил Салиховның әсәрләре ни өчен җанга якын?

Данил Салиховның әсәрләре ни өчен җанга якын?


Татар драматургы Данил Салихов белән танышуыбыз Наил Гаетбай аша булды дияргә мөмкин. “Китап” нәшриятында эшләгән чорда – 2012 елда Данилның “Ак күгәрчен” китабы башкорт телендә басылды. Күрше республи­каның атказанган сәнгать эшлеклесенең пьесалар җыентыгын әзерләүне башкорт драматургы үз өстенә алган иде. Китапка баш сүз дә язды: “Данил Салиховның актерлык эшләре һәрчак халыкчанлыгы һәм психологик яктан ышандыру көченә ия булуы белән аерылып торды. Төрле характердагы ике дистәдән артык образ иҗат итү Салиховка драматургия кануннарының серләренә төшенергә ярдәм итте. Профессиональ актер белеменнән башка, әдәби сәләткә ия булуы Салиховны пьесалар язарга этәрә. 1988 елда Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Данил Салиховның “Соңгы бүләк” дигән пьесасы куела һәм бик озак сәхнәдән төшми уйнала. Әмма драматургны “үз авторы” итеп Әлмәт татар дәүләт драма театры әйтергә хаклы. Биредә аның унбер әсәре зур уңыш белән сәхнәләштерелде”.

1987 елдан алып автор барлыгы утызга якын пьеса иҗат иткән икән. Алар биш китап булып дөнья күргән. Драматург әсәрләре белән Казан, туган ягы Минзәлә, Яр Чаллы театрлары, Ырынбур театры, шулай ук, Башкортстаннан – Уфа “Нур” татар театры, Туймазы, Сибай, Стәрлетамак театрлары кызыксынган.

Данил Салихов белән икенче очрашуыбыз 2015 елда Казанда булды. Бу вакытта ул – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Дөресен әйткәндә, бу очрашуның сәбәпчесе, аны оештыручы да ул вакыттагы Башкортстан Язучылар берлеге рәисе драматург Наил Гаетбай иде. Аны коллегасы – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Рәфис Корбан мәшһүр татар драматургы Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулуны билгеләүгә чакырган. Без Наилгә куш булып, Башкортстаннан Туфан абыйның дусты Марат Кәримов, Мәүлит Ямалетдин, мин һәм Наилнең хатыны Эмма ханым бардык. Тәүдә шагыйрь һәм яугир Муса Җәлил һәйкәле янында Казан җәмәгатьчелеге митингы үтте, ә төштән соң без татар язучылары белән бергәләп Туфан Миңнуллинның туган ягына юл тоттык. Район үзәге Кама Тамагында данлы татар драматургы һәйкәле ачылды. Кама Тамагыннан кайткач инде, Данил Салихов Наил Гаетбай дустын (аның белән безне дә инде) үзенең бакча-дачасына алып китте. Ул дача гаҗәеп яхшы, гаҗәеп бай иде – без сокланып туймадык. Татар драматургы Данил Салихов кинәнеп башкорт драматургы Наил Гаетбайны сыйлады. Данилның хуҗалыкчыллыгына, дөнья көтә белүенә сокландык.

Данил Салихов белән арытаба очрашулар булып торды, без аның белән якыннанрак таныштык: ул бездә еш кунак икән, аның пьесалары әле Уфада, әле Стәрлетамак, Сибай, Туймазы театрларына, Минзәләдә куела. Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп тә сайланды. Аның белән Татарстан язучылары йорты ихатасында сөйләшеп утырган хәтердә. Данил шунда бик тә рухланып, бик тә төпле итеп берлек эшен ничек оештыру хакында фикерләрен җиткергән иде. Безгә – язучыларга шушындый игътибар, хуҗалык эшләрен яхшы белгән, язу­чыларның көнкүрешен дә кайгырткан, алар белән, халык һәм җитәкчеләр белән ихлас аралаша, сөйләшә, эшли белгән шәхес кирәк дип уйлаган идем.

Данил Салиховның тагын бер дусты – Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, безнең якташ, Кушнаренко районыннан.

Әйткәндәй, 2018 елның җәй айларында шушы районның Марс авылына Рәдиф Гаташның нәсел шәҗәрәсен барларга Казаннан Данил Салихов та килгән иде. Рәдиф Гаташ авылдашлары белән очрашуга безне – шагыйрь, җырчы Мәүлит Ямалетдин белән мине дә чакырган иде. Дусларның дусты синең дә дустың, танышың булып китә икән. Бәлки, Данил Салиховның кеше белән тиз аралаша, уртак тел таба белүе дә булышлык иткәндер? Аның булмышында ниндидер ихласлык, киң күңеллелек бар; әллә ул безнең як кешеләре сымак алчакмы, әллә шундый акыллымы? Кушнаренконың Марс авылында очрашканда ул миңа Казанда Татарстан китап нәшриятында басылган тәүге китапларының берсен “Яшьлек хатам – йөрәк ярам” (1998) дигән пьесалар җыентыгын да бүләк иткән иде. Мин үзем – прозаик, бу китапны ихлас күңелдән, теләп укып чыктым. Ошады. Хәтта шул китаптан бик күп сүзләрне язып та алдым. Нәкъ безнең Мәчетле районындагы сүзләр. “Җаны сөйгән, көлдә аунаган”. “Җаны теләгән, елан ите ашаган”. “Ат дагалаганда бака ботын кыстырган”. (“Бәйрәмгалинең сыер тышавы” сатирик комедиясе”). “Ул – контр” (“Чукрак” трагик драмасы, “Бирәннәр”, “Микулай дәдәйнең бөер ташы” сатирик комедияләре) – нәкъ безнең авылда шулай сөйләшәләр.

“Хатын түгел – аждаһа” музыкаль коме­диясендә Бәхти Хәйригә: “Син нәрсә, атлы казак кебек, бер урында гына утыра ал­мыйсың?” – ди. “Атлы казак кебек торма” дип бездә әниемнәр әйтә торган иде. Болар барысы безнең як сүзләре, сүзбәйләнешләре!

Әйе, мин аның иҗаты белән дә таныштым. Авторның геройлары күңелгә якын, әле урамнан килеп кергән төсле таныш, тормышчан, “алар белән, Данилның үзе белән кебек үк, дуслашасы, аралашасы килә”. Данил Салихов әсәрләрендә бүгенгебез күз алдыбызда ап-ачык сынлана. Ул әсәрләр көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Шуңа еш кына, Наил Гаетбай дус әйтмешли, аның комедиясе – тра­гикомедиягә, ә драмасы комедиягә әверелеп китә, алар халык телендәге мәзәкләрне хәтерләтә. Драматург Данил Салихов әсәрләре уңышының сере шунда: алар татар драматургиясенә нигез салучы Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Хәй Вахит традицияләренә тугры. Аларда халык шигърияте, төрки халыклары мәдәнияте, эстетикасы, философиясе һәм бай халык юморы ярылып ята.


Ринат Камал.
Читайте нас: