-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
21 февраль 2021, 13:05

“Милләт дигән изге төшенчә моңы белән килә янәшә...”

Танылган композитор Васил Галимов өчен болар бервакытта да буш сүз булмады.

Танылган композитор Васил Галимов өчен болар бервакытта да буш сүз булмады.

Композитор Васил Галимов турында язарга әзерләнгәч тә бер вакыйга искә төште. Район һәм шәһәр редакцияләре арасында ел саен журналистлар съезды үткәрелә иде. Шундый очрашуның чираттагысы Краснокамада үтәргә тиеш. Әзерләнергә инде әллә ни вакыт та калмаган, мине декрет ялыннан шул чараны үткәрергә чакыртып алдылар. Вакыт бик тар булганлыктан, аптырап, Василгә эндәштем. Ул дәваханәдә ята икән. Вәгъдә дә итмәде, кире дә какмады, бары тик чара үтәсе көнне “Гармунчы таптыңмы?” дип шалтыратып, хәл белеште. Съезд башланыр алдыннан баянын күтәреп килеп кермәсенме?! Очрашуны музыкаль яктан ямьләп, искиткеч җырлары белән чарага зәвык, дәрәҗә өстәде ул. Бу вакыйга миндә Василнең кешегә ярдәмгә әзер, ышанычлы, кешелекле вә кечелекле булуы турында тирән фикер калдырды. Шунысы да бар: озак еллар дәвамында аралашып, бер-беребезнең иҗатны күзәтеп килеп, миндә Васил Галимов турындагы шушы фикер ныгый гына барды. Шәхсән минем өчен кешенең талантлы булуы гына аз, аның күңел киңлеге дә бик мөһим.
Васил Галимов җырлары белән күпләргә таныш. “Яфраклар бит коелмаган”, “Кайтаваз”, “Яшьлегемдә кунакта”, “ Өянкелар-тупыллар”, “Сабантуйда”, “Лилиям”, Баланнар әчесе”, “Ак яулыклы әбиләр”, “Нигә тынмый бу җыр?”, “Моңлы бала” җырлары — халык тарафыннан җылы кабул ителеп, яратып тыңланганнардан.

— Васил, туган Илешегезне җырларыгызда бик зурладыгыз, авылыгыз Кадергә атап, җыр да яздыгыз. Танылган якташыгыз Роберт Миңнуллин һәм башка Илеш шагыйрьләре белән дә уртак иҗат җимешләрегез дөнья күрде...
— Әйе, Роберт Миңнуллин кебек бөек шәхес белән эшләвемә бик шатмын. Аның бик күп шигыренә көй язылды. Шуларның минем өчен аеруча кадерлесе — “Алтын Урда” җыры. Бик күп җирдә аны халык аягүрә басып тыңлый, алкышлый.
— “Роберт Миңнуллин сүзләре, Васил Галимов көе” дигән игълан астында искиткеч матур җырлар яңгырый. Бик уңдырышлы булды сезнең тандем. Роберт абый Сезнең иҗат кичәгезгә дә кайткан иде. “Василнең иҗа­тында — Илеш моңнары, Сөн моңнары”, — дип чыгыш ясавы хә­тердә калган.
— Әйе, андый бәхеткә дә ирештем, 1994 елда үткәрелгән бенефис вакытында иде ул. Роберт Мөгаллим улы шундый матур, җылы итеп чыгыш ясады. Гомумән, Роберт абыйның күп шигырь­ләре җырга әйләнергә генә тора, аларда эчтәлек тә, мәгънә дә тирән. “Өянкеләр-тупыллар”, “Туган өем”, “Сөн буенда – син уемда”, “Нигә тынмый бу җыр?”, “Кем юатыр толларны?”, “Кадерем-кадерлем”, “ Кунак кызы”, “ Алтын Урда” — уртак җырларыбыз.
Шулай ук кичәләремнең берсенә халык шагыйре Наҗар Нәҗми килде. Аның белән дә бергә эшләү бәхете тиде миңа.
— Роберт абый белән “илешлек” якынайткандыр инде, ә Наҗар Нәҗми белән дуслык ничек башланды?
— Мин әле техникумда укыган чакта ук аның “Көзге моңнар” дигән шигыренә көй яздым. Бер көнне тоттым да гармунымны күтәреп киттем Наҗар абыйга. “Наҗар ага, Сезнең бер шигырьгә көй яздым, тыңлатып күрсәтимме?” дип барып кердем. Ул башта аптырап китте, әмма җырны тыңлап карады. Шулай җылы аралашып, бергә эшләп киттек, нәтиҗәдә, “Әтиемә”, “Әллә ниләр әйтер идем сиңа”, “Ак чишмә”, “ Көзге уйлар “, “Яфраклар бит әле коелмаган” һәм башка бик күп җырлар туды.
— Васил, шигырь сүзләренең ничек тууын, күңелдәгенең ак кә-газьгә төшүен, үзем дә бераз каләм тибрәткән кеше буларак, аңлыйм, ә менә көй ничек туа? Миңа калса, бу бөтенләй могҗиза кебек...
— Миңа калса, һәр иҗатны могҗи-зага тиңләргә кирәктер. Шигырь, көй язуны да, рәссамнар тудырган матурлыкны да... Болар — безнең тырышлыктан бигрәк, Ходай Тәгалә биргән сәләт, аның бүләге. Ә инде Күкләр тарафыннан бирелгән талантны үстерү — анысы, чыннан да, бездән тора.
— Рәссам, дигәннән, Сез картиналар да язасыз түгелме? Сез Ходай Тәгаләнең яраткан бәндәлә-ренең берседер, чөнки берьюлы күпме талант бирелгән!
— Заманында сурәт төшерү белән бик мавыктым. Рәссам Әмир Арслановтан сынлы сәнгать дәресләре алдым, буяу белән сурәтләр төшерә башладым. Иҗади кеше, миңа калса, фантазиясен кайда да куллана ала.
— Шигырь язганыгызны да беләм. Үзегезнең сүзләргә дә көй язасызмы?
— Әйе, вакытында шигырьләр язып та булаштым, мәктәп елларында булды ул. Тик үземнең сүзләргә көй язмадым.
— Васил, Сезнең әти-әниегез кем, мондый сәләт алардан килә­ме?
— Әти-әнием иҗат кешеләре түгел, шулай булуга карамастан, әниебез матур җырлый иде, әтиебез исә алтын куллы кеше иде, озак еллар колхозда токарь булып эшәде. Гаиләдә биш бала, мин дүрт кыз арасында бердәнбер малай булып үстем. Читән башына менә идем дә берәр яраткан җырымны суза идем, шулай бәләкәйдән үз “аудиториям”, үз “сәхнәм” бар иде. Җыр-моңга булган мавыгуымны күреп, әти миңа гармун алып бирде. Баштарак гармунны үз итмәдем, чөнки миңа велосипед алырга вәгъдә иткәннәр иде, шуңа да уен коралы әллә ни кызыксындырмады. Ә инде күпмедер вакыт үткәч, гармунны кулыма алып, үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Хәт­та мунчага барып та утыргалый идем. Авылдагы гармунчыларга дәрес алырга йөреп, үз дигәнемә тәки ирештем.
— Гармунчының дәрәҗәсе зур инде аның, Сезгә дә игътибар зур булгандыр?
— Әйе, ул вакытта бит магнитофоннар юк, дискотекалар, комсомол кичәләре дә гармун белән үтә иде. Шулай итеп, гармун белән икебез бик нык дуслашып киттек.
— Нишләп һөнәрегезне иҗаттан ерак өлкә — хәрби хезмәт белән бәйләргә карар кылдыгыз?
— Без бит совет фильмнарын карап, “Туган ил”, “Ватан”, “патриотизм” төшен­чәләре белән сугарылып үстек. Мин үзем­не хәрби булырга әзерләдем, спорт белән шөгыльләндем, характерны чыныктырдым. Урта мәктәпне тәмамлаган-нан соң, Пенза инженер-артиллерия югары хәрби училищесына укырга кердем. Әмма хәрби булу теләгем, кызганычка каршы, тормышка ашмады, сә-ламәтлек торышы буенча укуны калдырырга туры килде. Мин, Уфага кайтып, төзелеш техникумына укырга кердем.
— Студент еллары ничек үтте? Иҗатка урын булдымы?
— Студент чоры иң якты, матур чор­ларның берсе булды, дияр идем. Мин ныклап торып спорт, аерып әйткәндә, каратэ белән шөгыльләнә башладым, ерак дистанцияләргә йөгердем. Әйтүем-чә, рәсем төшерү белән мавыктым, ши-гырьләр яза идем.
— Беренче көй дә студент елларында язылдымы?
— Көй язу бик серле бер вакыйга белән бәйле. Ялларның берсендә мин кулыма дәфтәр белән каләм алып, бер акланга чыктым. Шигырьләр өстендә эшләп алмакчы идем, әмма каен төбендә утырган килеш йоклап киткәнмен. Тө-шемдә ниндидер бер шигырьгә көй язганымны күрдем. Уянгач, әлбәттә, көйне искә төшерә алмадым, әмма шуннан соң көйләр иҗат итә башладым.
— Чыннан да, бик серле төш булган бу, иң мөһиме — күргәннә­регез юш килгән. Төзелеш техникумын тәмамлап, моң иленә ничек кереп киттегез?
— Техникумда укыганда мине армия сафларына алдылар, ике ел Германиядә хәрби хезмәт үттем. Кайткач, техникумны укып бетереп, кулга диплом алдым. Диплом эше итеп “Әкият” дигән балалар шәһәрчеге проектын якладым. Без аны студент отряды белән Уфа шәһәрендә төзеп чыктык. Моның өчен мине хәтта Вьетнамга путевка белән бүләкләделәр әле!
Төзелеш тармагы ничек кенә мавыктыргыч, кызыклы булмасын, юллар мине барыбер иҗатка алып килде. 1983 елда үземнең сыйныфташым Рәзифә белән гаилә кордык, техникумны тәмамлагач, юллама буенча Усть-Камчатск бистәсенә җибәрделәр. Әмма анда озак тора алмадык, әти каты авырып китеп, кайтырга туры килде.
Без яшь, яңа төзелеп килгән Нефтекама шәһәрендә төпләндек, мин торак-файдалану идарәсенә эшкә урнаштым, торак мәсьәләсен хәл иттем. Бу вакытка инде улыбыз Руслан туган иде. Кичләрен шәһәрдә актив эшләп килгән “Инеш” иҗат берләшмәсенә йөри идем, “Ләйсән” вокал ансамблендә җырлыйм. Читтән торып Мәскәү халык университетының музыка теориясе факультетын тәмам-ладым. Нәкъ шул елларда беренче җырларым туды.
1986 елда үзебезнең Нефтекамадагы Нефтьчеләр мәдәният сараенда җырла­рымны беренче тапкыр халыкка тәкъдим иттем. Бик дулкынланган идем. Тамашачы исә аларны бик җылы кабул итте.
— Аннан соң инде бик күп сулар аккан, Васил Галимовның исеме җырчыларга да, шагыйрьләргә дә, җыр сөюче тамашачыларга да яхшы таныш. Иҗат иткән җырла­рыгыз күпме?
— Бу еллар эчендә җитмештән артык җыр иҗат ителгән, аларның егермедән артыгы татар һәм башкорт эстрадасының алтын фондына кертелгән. Җырлар дүрт җыентык булып басылып чыкты, шулай ук җиде компакт-диск дөнья күрде.
— Васил Җәһитович, 1999 елда Сез шәһәр хакимиятенең зур ярдәме белән “Галим” җыр студиясе ачкан идегез, бүген ул эшлиме?
— Әйе, уңышлы гына эшләп киләбез. Бүгенге вакытка студия аша өч йөзгә якын кеше үткән, бик күп яшь җырчы-лар­га олы сәхнәгә чыгарга ярдәм иттек, дисәк тә арттыру булмас.
— Сезнең хезмәт ике респуб-ликаның да югары бүләге белән бәяләнгән: Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен лаеклы йөртә­сез.
— Һәр кеше милләтенә кулыннан килгәнчә хезмәт итәргә тиеш, дип исәп­лим. Күп нәрсәне сатып алып була, бүгенге заманда бигрәк тә. Әмма милләт, Туган ил, кече ватан җир кебек беркайчан да кыйммәтен югалтмый, бернинди акчага да сатып алып булмый торган төшенчәләр бар.
— Сезнең белән тормыш юлын иңне-иңгә терәп үткән җәмәгатегез, балаларыгыз белән дә таныштырып үтсәгез иде. Алар да сәхнә ке­шеләреме, сезнекедәй талант аларга да бирелгәнме?
— Хатыным да, балаларым да сәхнә кешеләре түгел, ләкин сәнгатькә гашыйклар, музыканы, моңны тирән тоя белә­ләр.
— Васил, 60 яшьлек юбиле-егыз­ны Сез танылган композитор булып каршы аласыз. Тормыштан, үткән юлдан канәгатьсезме?
— Тормыштан мин бик тә канәгать, зарланып булмый. Ходай Тәгалә биргә-ненә шөкер итеп, һәр туган көнгә шатла­нып, иҗат итеп, рәхмәтле булып яшисе генә кала. Ел саен зур концертлар үткәрә идек, быелга әле, билгеле сәбәпләр буенча, тукталып торабыз. Тормышлар кабат җайга салынгач, үткәрербез, дигән өметтәбез.
— Барлык “Кызыл таң”чылар, укучыларыбыз, тамашачылар исе­меннән Сезне олуг бәйрәмегез бе-лән тәбриклибез. Милләтебезнең асыл улына яңадан-яңа уңышлар, биеклекләр, гаилә бәхете телибез!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.
Нефтекама шәһәре.

Автор фотосы.
Читайте нас: