23-24 июньдә Уфада “Башкортлар Евразия төрки халыкларының фәнара тикшеренүләр яссылыгында” дип аталган этник тарих һәм башкортлар антропологиясе буенча I гыйльми сессиясе бара.
Чара СССР Фәннәр академиясе тарих бүлекчәсенең башкортлар этногенезы проблемалары буенча гыйльми сессиясенең 50 еллыгы уңаеннан оештырыла.
Чараны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов ачты.
Оештыручылар: Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе, Н.Н. Миклуха-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты һәм Башкортстан Республикасының Стратегих тикшеренүләр институты.
Халыкара чарада Венгрия, Беларусь, Казахстан, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Томск, Казан, Әстерхан, Грозный, Черкесск фәнни үзәкләре галимнәре катнаша. Фәнни чара атап үтелгән тема буенча элек үткән гыйльми сессиядән бүгенге көнгә кадәр тупланган проблемаларны тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару максатында үтә.
“1969 елгы Гыйльми сессия башкорт этнографиясен, тоташ алганда Башкортстанда гуманитар фәнне үстерүгә бик куәтле этәргеч була. Ул чарадан соң фәндә яңа йолдызлар кабынды. Алар: Раил Кузеев, Нияз Мәҗитов, Наил Бикбулатов. Мария Акимова җитәкчелегендә антропология нык үсеш ала. Әлеге чара да башкорт гуманитар фәне өчен хәлиткеч чор булыр дип ышанабыз”, – дип сөйли “Башинформ”га Юлдаш Йосыпов.
Башкортларның этногенезы, политогенезы һәм антропологиясе мәсьәләләре – Евразиядәге төрки халыкларның тарихында төп мәсьәләләрнең берсе. Этнос һәм милләт буларак Көньяк Уралда – ландшафты төрле булган төбәктә формалашкан башкортларның тарихында, этнографиясендә һәм популяция үзенчәлекләрендә катлаулы этносәяси, социаль-антропологик процесслар эзләрен калдырган. Алар тоташ алганда Евразия халыклары формалашудагы үзенчәлекләрне һәм закончалыкларны аңлау өчен әһәмиятле. Әлеге мәсьәләләрне заманча методологик нигездә тикшерү тарихта һәм социаль антропологиядә мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә хәлиткеч була ала.