Бөек Ватан сугышының 1941 елның 22 июнендә башланып, 1945 елның 9 маенда тәмамлану факты беркемдә дә шик тудырмаган кебек, Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы элүчеләрнең Михаил Егоров белән Мелитон Кантария булганлыгы да ике дистә елдан артык халыкның канына сеңдерелеп килде. Иртәме-соңмы, хакыйкать барыбер ачыклана бит ул — байрак мәсьәләсендә дә шулай килеп чыга. Рейхстагка берничә кеше берничә кызыл флаг кадаган икән. Шулар арасыннан якташыбыз һәм милләттәшебез Гази Заһитов иң беренчеләрдән — Егоров белән Кантариядән күпкә алда бу батырлыкны эшләгән.
Совет халкының Бөек Җиңүенә бәйле бу “төзәтү” кертелә башлаганны, кешеләр аны ничек шатланып каршылаганны мин яхшы хәтерлим әле. Җәмгыятьтә ниндидер дәрәҗәдә демократиягә ирек биргән Никита Хрущев — ил җитәкчесе һәм аның бу вазыйфасы көтмәгәндә тәмамланырга биш ай калып бара иде. 1964 елның 30 апрелендә “Комсомольская правда” — “Знаменосцы”, 1 майда “Труд” гәзите “Победный штурм” дигән мәкаләләр бастырып чыгарды. Бу теманы башка матбугат чаралары да күтәреп алды. Татарстан язучылары һәм журналистлары (Шамил Рәкыйпов, Самат Шакир һәм башкалар) аеруча активлык күрсәтте. Самат абый “Кызыл таң”ның даими авторы һәм якын дусты буларак, редакциягә еш килә иде. Бер-беребезгә ярдәмләштек, хезмәттәшлек иттек. Грузиягә барып, Кантарияне эзләп тапкан. Ачыктан-ачык сөйләшү вакытында тегесе әйтеп салган: “Егоров белән без байрак элгән вакытта анда Гази Заһитов һәм аның дүрт иптәше элгән байрак җилферди иде инде....”
Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында хәзерге Мишкә районының Яңагыш авылында туган. Әти-әнисе аны Гыйзетдин дип йөрткән. Гаилә ярыйсы хәлле тормыш кичергән, Газинең Тимербай һәм Сәгыйдулла исемле абыйлары, Шәмсикамал исемле апасы һәм Сафура исемле сеңлесе булган. Үз авылларында башлангыч белем алгач, җиде чакрымдагы Өрьяды авылы колхозчы яшьләр мәктәбенә керә. Нинди генә һава шартларында да иптәшләре белән ул җәяүләп көненә ундүрт чакрым юл үтә. Укуында әйбәт өлгәшеп, шәхси хуҗалыкларында да җиң сызганып эшләп, таза, уңган егет булып үсә. 1938 елда Мөфтихан һәм Гыйльмулла исемле дуслары белән Бөре медицина техникумына укырга керә. Ел ярымнан соң, уку өчен түләргә акчалары булмаганлыктан, техникумнан китәргә мәҗбүр булалар.
Гази Заһитов 1940 елда Кызыл Армия сафларына баса. Хәрби хезмәтен Таллин шәһәрендә сержантлар әзерләүче мәктәп курсанты буларак башлый. Бөек Ватан сугышын артиллерист-разведчик вазыйфасында каршылый. Беренче көннәрдән үк алгы сызыкка эләгә. Артиллерия дивизиясендә ул өлкән разведчик булып хезмәт иткән хәрби часть канкойгыч алышларда зур югалтулар белән Мәскәү ягына таба чигенергә мәҗбүр була. Исән калганнар һәм яңа өстәмә исәбенә яңа часть формалаша. Өлкән сержант Заһитовның бу часть составындагы яу юлы Таллин, Мәскәү, Смоленск, Варшава аша үтеп, Берлинга кадәр барып җитә.
Якташыбызның батырлык сәхифәләре тоташ зур исемлекне тәшкил итә. 1942 елның ноябрендә Гази Заһитовның кыюлыгы нәтиҗәсендә дошманның зенит батареясы, реактив миномет, танкка каршы ата торган туп һәм 23 дзот юкка чыгарыла. Берничә көннән аның күкрәгенә тәүге бүләк — “Хәрби казанышлары өчен” медале тагыла. 1943 елның 17 маенда ул Акулино авылы янында дошманның 500 кешедән торган пехотасын абайлап ала. Бүләкләү кәгазендә мондый сүзләр язылган: “Иптәш Заһитов утны дөрес корректировкалау нәтиҗәсендә дошман пехотасы куып таратылды һәм өлешчә тар-мар ителде”. Бу юлы “Кызыл йолдыз” орденына тәкъдим ителә, ләкин “Батырлык өчен” медале бирелә. Шул ук елның март-август айларында Гази Заһитов дошманның 300гә якын блиндажын, пулемет яшерелгән урыннарын, күзәтү пунктларын, дзотларын, артиллерия һәм миномет батареяларын таба. 1944 елның июлендә — алты, 1945 елның 20 гыйнварында ун фашист солдатын әсирлеккә төшерә. Никадәр куркыныч юллар үткән, күп тапкырлар пуля “яңгыры” астында да калган, кул сугышларында катнашкан бу яугир, фәрештәләр саклагандыр, 1945 елның 30 апреленә кадәр бер тапкыр да яраланмый.
Журналист Фәния Әхмәтҗанованың “Ватаным Татарстан” гәзитенең быел 16 апрель санында басылган “Рейхстагка байрак элгән татар солдаты” дигән мәкаләсеннән өзек:
“Фашистлар Германиясенә аяк баскач, совет гаскәрләре сугыша-сугыша Рейхстагка таба якынлаша. Бу бинаны 5 меңнән артык немец саклый. Саклау системасы мина кырлары белән әйләндереп алынган өч траншеядан, танкка каршы су тутырылган чокырлардан һәм 15 тимер-бетон доттан гыйбарәт.
27 апрельдә Рейхстагка Җиңү байрагын элү өчен төркемнәр туплана. Шуларның берсе — капитан В. Маков җитәкчелегендәге 25 кешелек төркем. Г. Заһитов та анда керә.
29 апрель көнне В. Маков төркемендәге дүрт сугышчы немецлар урнашкан урынга якын килеп, Рейхстагка таба артиллерия утын көйли. Автомат һәм гранаталар белән коралланып, бу бәрелештә 40 фашистны тар-мар итә.
30 апрельдә Заһитов үзенең иптәшләре белән разведка вакытында картада билгеләнмәгән, Рейхстагтан 100 метр читтә булган каналны һәм аның аша кичү урынын белеп ала. Бу хакта алар кичекмәстән 79нчы корпус командирына хәбәр итәләр. Урындагы вакыт белән 21 сәгать 30 минутта артиллерия штурмга әзерләнә. В. Маков боерыгы белән А. Бобров, Г. Заһитов, А. Лисименко, М. Минин каналга ыргыла. Иптәшләрен Заһитов разведка вакытында тапкан кичү урынына алып килә.
Шушы төркемдә булган Михаил Минин “Җиңүгә авыр юллар” дигән китабында хәлиткеч вакыйгаларны соңрак болай тасвирлый: “Төп көчләрнең якынайганын көтеп тормыйча, без шундук түр ишеккә таба йөгердек. Заһитов бу маршрутны көндез бинокльдән карап, өйрәнеп чыккан иде инде...
Рейхстагка якынлашкач, керү юлында автоматтан ата башладык һәм, бер генә секундка да туктап тормыйча, кирпеч кыйпылчыклары белән тулган киң гранит баскыч буйлап өскә таба менеп киттек. Ике катлы зур ишек бикле булып чыкты. Гази Заһитов аста яткан бүрәнәне алып менеп ишеккә бәреп керергә тәкъдим итте. Бу эш җиңел генә бирелмәде. Ниһаять, ишек ачылды... Коммунист Гази Заһитов барысыннан да алда, бүрәнә белән бергә вестибюльгә очып килеп керде. Аның артыннан Рейхстаг бусагасын атлап керүчеләр Бобров, Лисименко һәм капитан Маков белән мин булдык... Анда караңгы иде — берни күренмәде. Шунда без фонарьлар яктырттык. Бер-бер артлы чылбыр буйлап өскә үрмәләдек. Алда, һәрвакыттагыча, Гази Заһитов, аның артыннан байрак тотып мин мендем... Соңыннан тәрәзәләр аша түбәгә чыктык, караңгыда кечкенә генә башняның шәүләсе күренде. Шул башняга Заһитов белән Байракны беркетә башладык. Шушы кыска гына вакыт эчендә булган бәрелештә дустым Гази Заһитов бик каты яраланды. Пуля, партбилетын тишеп кереп, йөрәктән бары берничә миллиметр чамасы арада гына чыгып киткән иде...
1 май иртәсендә генерал Переверткинга хәрби бурычны үтәү турындагы докладыннан соң, безнең янга капитан Маков килде. Беренче Җиңү байрагын куйгандагы каһарманлык өчен Маковка, Бобровка, Заһитовка, Лисименкога, Мининга Советлар Союзы Герое исемен бирергә, ә штурмда катнашучыларның барысын да Ленин орденына тәкъдим итәргә боерды корпус командиры, дип хәбәр итте”.
Әмма бу боерык ни сәбәпледер үтәлми кала. Рейгстагка Җиңү байрагын элгән батырларны Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр. Ә бит Гази Заһитовның бүләкләү кәгазендә дә: “30 апрельдә Рейхстагны штурмлаган вакытта Заһитов беренчеләрдән булып бәреп керде... Рейхстагны штурмлаган вакыттагы батырлыклары өчен иптәш Заһитов Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә лаек” дип язылган”.
Гази Заһитов яраланган килеш 1 май иртәсенә кадәр Рейхстагка эленгән Җиңү байрагын саклый. Иртәнге сәгать 5тә аны госпитальгә озаталар.
Ә 2 май көнне, кинооператорлар килеп, Егоров белән Кантариянең башняга Байрак элгәнен төшерәләр. аңа кадәр бу урында Гази Заһитов элгән байрак тәүлек ярым җилфердәп тора иде. Гомумән алганда, Рейхстагка тугыз Җиңү байрагы беркетелә.
Җиңү байрагын иң беренче элүчеләр итеп Егоров белән Кантарияне “тәгаенләү”не сәясәткә бәйлиләр: урыс һәм грузин, коммунист һәм партиясез. Югары хәрби җитәкчелекнең Сталинга ярамсыклануы дип тә, Сталин үзе шулай кушкан дип тә язалар.
Хәер, ул заманда татарларның батырлыкларын бигүк белдереп бармаска, аларны югары хәрби вазыйфаларга үрләтмәскә дигән күрсәтмә булганлыгы хәзер беркемгә дә сер түгел, бу хакта инде ачыктан-ачык һәм күп языла. Мисал өчен, хәрби фәннәр докторы, профессор, полковник Зәки Зәйнуллинның “Татар генераллары” дигән гаять зур күләмле китабын гына укып карагыз.
1999 елда Казанда публицист Ягъсүф Шәфыйковның “Гасыр ахырында унҗиде интервью” дигән китабы басылды. Анда Рейхстагның беренче совет коменданты Степан Неустроевтан 1997 елның 9 маенда алган интервью да урнаштырылган.
— Шулай да Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын беренче булып кем күтәрде соң? — дигән сорауга:
— Капитан Маковның составында өлкән сержантлар Заһитов, Минин, Бобров һәм Лисименко булган төркеме, — дип икеләнүсез җавап бирә элекке комендант.
1946 елда хәрби хезмәттән кайтып, Гази Заһитов комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1947 елда аны Яңагыш авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. 1949 елда Мишкә районы җитәкчелеге аны яңа оешкан МТСка авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик итеп җибәрә. Яңа вазыйфа эштә югары оперативлык, техникага запас детальләр бирүчеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра белү, техниканы файдалануда һәм ремонтлауда оештыру сәләте таләп итә. Гази Заһитов барлык шушы эшлекле сыйфатларга ия була. Бөтен район механизаторлары арасында зур абруй казана.
1953 елның 13 августында (32 яше туларга бер атна калганда) Гази Заһитов йөк машинасы кузовына утырып, запас частьләр алырга Уфага китә. Благовещен борылышында шофер кинәт тормозга басканлыктан, ул кузовтан егылып төшә. Геройның гомере шулай фаҗигале, аянычлы өзелә.
Гази Заһитовның тормышы һәм батырлыклары турында татарча да, урысча да зур күләмле язмалар басылгалап тора. Шул исәптән 2016 елда Казанда күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең “Татар солдаты” романы аерым китап булып нәшер ителде.
Гази Заһитовның туган авылы Яңагышта аның исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее эшли. Аерым бинада урнашкан музейга кергәч тә килүчеләрнең игътибарын борынгы авыл макеты һәм “Яңагыш авылы тарихы” җәлеп итә. Шулай ук, “Яңагыш династиясе”, “Хезмәт традицияләре һәм казанышлары”, “Туган якның күренекле кешеләре”, “Алар Җиңү белән кайтты”, “Яңагыш мәктәбе тарихы”, “Герой якташларыбыз” стендлары куелган. Зәвык белән эшләнгән бу стендларның һәркайсында бик күп мәгълүмат тупланган.