+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
10 сентябрь 2021, 09:55

Ният сафлыгы – язмыш аклыгы

Гомеренең истәлекле көне уңаеннан Динә Морзакаева эшчәнлегенә бер караш.  

Ният сафлыгы – язмыш аклыгы
Ният сафлыгы – язмыш аклыгы

Чыгышы – чакматашлы төбәктән

Башкортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Вәзих Исхахов һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге пре­мияләр лауреаты, нәширә, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе Динә Морза­каеваның нәсел тамырлары – илгә игелекле күп шәхесләр биргән, һәр җәһәттән көчле район булган Чакмагыштан.
Аның туган авылы Иске Үзмәшне халык “Качелга” дип тә йөртә. Төньяк җилләреннән Каръяуды калкулыкларына ышыкланып, урман шырлыклары арасындагы чишмәдән башланып, Базыга барып койган кечкенә Качелга елгасы буенда утыра ул. XVII гасырда бирегә Үзмәш исемле ясаклы татар килеп төпләнгән дә, авылга нигез салынган. Әтисенең апасы, 102 яшенә чыгып бакыйлыкка күчкән Хәлилә зуртүтәсе сөйләвенчә, Динә Гайнелбаян кызының да шәҗәрә башы шул Үзмәш бабага тоташа. Аның варислары шунда яши, иген игә, мал асрый, кәсепчелек итә – тормышлары заманына хас рәвештә кайнап тора. Мәдрәсәле, ике мәчетле авылда дөньяга аваз салган балалар да ишле була. Аларның әниләренә ярдәмгә, кулы шифалы дип, кендек әбисе булып танылган Галимәне – Динәнең картинәсен чакыралар. Гайнелбаян абзый да алдынгы карашлы була, гарәп, латин, соңрак кириллица имласын яхшы өйрәнеп, махсус белем ала, агротехник һөнәрен үзләштерә. Элекке “Көрәш”, аннан соң “Базы” колхозында төрле эшләр башкара. Колхозга аларның гаиләсе ике ат, арба-чана биреп кушыла. Балта эшенә маһир Гайнелбаян абзый Нуриев арба-чананы үзе ясый, бура бурап, тәрәзә яңак-кашагалары суга. Ул күтәрешкән йортлар әле дә Үзмәш авылы урамнарына ямь биреп утыра. Сталинград өчен барган алышларда ике тапкыр каты яраланып, инвалид саналса да, сугыш еллары турында бик сөйләми. “Без күргәннәрне яшь буынга күрергә язмасын!” – дип кенә куя. Моңлы гына тавышлы, ихлас аралашучан бу абзый тормыш читен­лекләрен халыкчан шаян сүз белән үткәреп җибәрер була.
Никита Хрущев заманында авыл кешеләренең бәрәңге бакчаларын кисү-киметү башлангач, Нуриевларга да колхоз идарә­сеннән берәү килә:
– Абзый, җирең күп – илле сутый!
– Картәти җире инде, мин зурайтмадым, – була җавап. Чынлыкта да аларның йорты XVIII гасырда Нурмөхәммәт бабалары ихатасына салына.
Көз көне идарәдән янә бер вәкил килә, чөнки Гайнелбаян абзыйның сугымга калдырган танасы да бозаулавы турында ишетәләр.
– Ике сыер уставка сыймый!
– Абзарга сыя бит алар, – дип аклана Гайнелбаян абзый.
Гаиләдә төрле гәзит-журналлар даими алдырыла, балаларның белем­гә омтылышы һәрьяклап дәртлән­дерелә. Әниләре – искиткеч хәтерле, зиһенле Факиһә апа балаларына еш кына шигъри сүз белән эндәшә, риваятьләр сөйләргә, мөнә­җәтләр әйтергә ярата, үзлегеннән гарәп имласын өйрәнеп, сүрәләр укый. Ул да бик уңган булып, биш баласын да шулай тәрбиялиләр. Алар барысы да үз һөнәрләре буенча эшләп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
Яшьтәшләре – 30 бала белән бергә Динә башлангыч белемне туган авылында алып, урта мәктәпне күрше Митрә-Әюптә тәмамлый. Хезмәт юлын башлап, бер ел Иске Почкак башлангыч мәктәбендә укыта. Аннары Башкорт дәүләт университетына килеп, тарих факультетының кичке бүлегенә укырга керә, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Күз нурлары белән нәкышлап

Динәне сүз тылсымы мәктәп елларыннан ук үзенә тарта. Аның татарча, урысча иншалары үрнәк итеп укыла, Фәрәһия Галиева, аннары Хәйдәр Басыйров мөхәррирлегендә чыккан “Коммунизмга” (хәзерге “Игенче”) район гәзитендә кыска хәбәрләре, шигырь­ләре күренгәли. 1973 елның апрелендә форсаты чыккач, һич икеләнмичә, Башкортстан китап нәшриятының дәрес­лекләр редакциясенә кече мөхәррир булып эшкә урнаша. Бу хакта Динә шулай хәтерли:
“Халкыбыз ерак гасырлардан ук китаплы, мәгърифәтле милләт булган. Белем эстәү, гыйлем тарату, китапка мөкиббәнлек – безнең каныбызда. Нәшриятка эшкә кергәч, ул чактагы рухлану, канатлану! Китап язучы­ларның, танылган әдипләрнең үзләре белән бергә эшләү, әдәбият казанына читтән багу түгел, аның уртасында кайнау! Җитмәсә, хезмәттәш­ләрем – күренекле язучылар Ногман Мусин, Равил Шаммас, Агиш Гыйрфанов, Риф Мифтахов, Раил Байбулатов, Габдулла Байбурин, Роберт Паль... Ул чакта ук иҗаты белән халык игътибарын яулаган Нурия Измайлова белән янәшә өстәлләрдә утырып берничә ел эшләдек, ахирәтләр булдык...”
Шулай тәҗрибә туплана, яшь хезмәткәр соңгарак мөхәррир, әйдәүче мөхәррир итеп үрләтелә. Аңа уку әсбапларын басмага әзерләүне генә түгел, дәреслекләр тәрҗемәләүне дә ышанып тапшыралар. Республиканың берничә буын укучылары мәктәпләрдә кайбер сыйныфларда тарих, география, җәмәгать белеме, математика, биология фәннәрен урысчадан башкортчага Динә Морзакаева тәрҗемә иткән дәреслекләрдән өйрәнәләр. Монда, әлбәттә, телгә камил ия булу гына түгел, терминнарны фәнни югарылыкта белү дә кирәк була.
Аның нәшрияттагы хезмәте хакында Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының баш мөхәррире Зөлфия Карабаева: “Динә Гайнелбаян кызы вазыйфасына җаваплы каравы белән яшьләргә үрнәк һәм остаз булып, лаеклы абруй казанды. Дөньяга чыгарган басмаларның, төзегән төрле җыен­тыкларның, календарьларның һәр­берсендә аның йөрәк җылысы, китапка чиксез мәхәббәте салынган”, – дип сөйли.
Тирән сулы елга тын аккандай, шулай дәвам иткәндә, киң Ватаныбыз язмышын кискен үзгәрткән давыллы 90нчы елларда Динә Морзакаеваның хезмәт юлында да өр-яңа борылыш булып, аңа нәшриятта яңа сектор оештырып, шуңа җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә.
Тарихка бераз күз салсак, Уфада татар китаплары XIX гасырдан ук басыла. Революциядән соң да дәүләт нәшриятында чыккан әле алар. Тик бу эш тукталып кала да, җитмеш еллап тынлыктан соң, халык соравы буенча, Башкортстан татарларының мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында, 1993 елда “Китап” нәшриятында махсус сектор ачыла. Ул “Башкортстан халыклары әдәбияты секторы” дип аталып, аның төп юнәлеше татарча китаплар әзерләү була.
Сөенечле зур өметләр багланып каршыланды яңа сектор ачылу хәбәре татар язучылары арасында. Динә Морзакаева утырган бүлмәгә каләм әһелләре еш килә, эш башлау белән котлый, фикерләре белән уртаклаша. Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми берчак, гадәттәгечә, шаулап-гөрләп килеп керә. “Кызлар, сез фронт сызыгында, сезгә ике яктан да атулары ихтимал”, – дип кисәтә ярым шаяртып. Төбендә шаярту ятса да, бу сүзләр хакыйкатькә якын була: секторга мөнәсәбәт гел генә ал да гөл тоелмый. Шулай да, “тәвәккәлләгән – таш ярган”, дигәндәй, Язучылар берлеге, авторлар, республика җәмәгать­челеге белән бәйләнешләр урнаштырып, сектор җимешле генә эшли башлый. Озакламый татарча “беренче карлыгач” – талантлы, күренекле шагыйрь Марис Нәзировның “Янә утларга керәм” җыентыгы дөньяга “очып чыга”. Сектор хезмәтенең бу беренче нәтиҗәсе дә символик эчтәлекле: борын-борыннан шигъриятне халык күңеле яратып кабул итә, ул әдә­биятның үтемле жанры санала. Утларга кереп, ялкынланып янып, дөньяга яктылык, нур чәчү исә – әдәбиятның төп миссиясе. Әнә шулай башлана биредә китаплар аша милләтебезгә нур тарату.
Секторның уңышында, туган телебездәге мәдәни хәзинә ишәюдә һәр кулъязма өчен җан атып, һәр авторны үз күреп, уртак тел табып, эшчәнлекне көйләп, җайлап җибәргән Динә Морзакаеваның хезмәте бәһаләп беткесез. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов та аңа багышланган шигырендә аның хуплавында “күпме китап темпланга эләгә”, дип сөенә.
Секторның чирек гасырдан артык эшчәнлегендәге казанышлар, чыннан да, сөенеч уятырлык, күзгә күренерлек, телгә алырлык. Нәшриятта дәүләт исәбенә дөнья күргән басмалар исемлегендә шигъри һәм чәчмә әсәрләр тупланмалары, төрле тематикалы җыентыклар, уку әсбаплары, дәреслекләр бар.
Минем үземнең күп кенә язмаларыма да, мөхәррир буларак, Динә фатихасын бирде. “Акчарлак” альма­нахының төрле чыгарылышларына очеркларымны кертте, “Сәнгать балкышы” сериясендә “Баш очымда кош сайрады”, “Тын сукмакта тал тибрәлә” дигән китапларымны, шулай ук берничә хезмәттәшем белән берлектә төзегән “Кызыл таң” энциклопедиясен зәвыклы, югары полиграфик дәрәҗәдә чыгарды.
Республикабыз халыклары әдә­бияты секторында дөнья күргән китап­лар, беренче чиратта, туган җиребез туфрагында тамырланган үз әдип­ләребез иҗатын үз халкыбызга җиткерүе белән кадерле. Әлеге бас­малар Башкортстан татарларының үз әдәбияты исән булуын, аның яшәүгә сәләтен кире каккысыз раслап, аны яңа табышлар белән тулыландырды, яңа исемнәр белән баетты.
Басмаларны дөньяга чыгаруга әзерләүче белгеч, сирәк һөнәр иясе – китап мөхәррире бурычларына күз салу артык булмас. Динә Морза­каеваның “Нәширләр” китабында аның серләре болай ачыла:
“Мөхәррир – кулъязманы тәүләп тәфсилләп укучы гына түгел, ә авторның аркадашы, хөкемдары, тәнкыйтьчесе, киңәшчесе. Оста ювелир кыйммәтле асылташны да, гадирәген дә зәвыклы йөзек кашы итеп балкыткандай, мөхәррир дә кулъязманы ил йөзенә, кеше күзенә чыгарырлык сәнгать әсәре – китап итеп эшләп җиткерә. Монда камил тел гыйлеме, һөнәри осталык кына түгел, кешелек сыйфатлары да зур әһәмияткә ия: авторның дәрәҗәсен төшерми, күңелен кырмый гына кимчелекләрне күрсәтә белергә кирәк.
Менә ул күз нурларын түгеп, зиһен көчен җигеп, кат-кат укып, кирәгенчә төзәтеп-үзгәртеп, тышлыкны, рәсем­нәрне әзерләтеп, “җыярга” дигән фәрман биреп, кулъязманы басма­ханәгә озата. Тылсымчы әмере белән эшләнгән могҗиза кебек, шул сүз гамәлгә ашырылып, битләргә салынган корректура килгәч, аны кабат укып, тикшереп, “басарга” дип кул куя.
Ниһаять, нәшрият мөхәрриренең җаваплы, тәү карашка хәтта ялкыткыч хезмәтендә иң тантаналы, иң ләззәтле мәл җитә – әле генә басылган китапның тәүге данәсе өстәленә килеп ята. Берчә чиксез горурлык һәм канәгатьлек белән, берчә яңа китапның хәзер нәшрияттан чыгып, үз язмышы юлы белән китәчәгенә моңсуланып, мөхәррир басманы кулына ала. Инде һәр җөмләсе, һәр нокта-өтере таныш, җанга кадерлегә әверелгән, типография буявы исе аңкып торган, җилеме әле кибеп тә өлгермәгән китапны кабат җентекләп күздән кичереп, тәвәк­кәлләп, иң алгы биткә “дөньяга чыгарырга” дигән сүзләрне яза – аны укучыларга җиткерергә фатихасын бирә. Шушы боерык имзалануга серле бер хикмәт белән бар гавамгә хәбәр тарала:
“Сөенче, китап чыкты!”

Гаҗәп түгел: Динә Морзакаевага, мөхәррир буларак, рәхмәтен һәм хөрмәтен белдереп, күп авторлар автографлы китабын бүләк итте, җылы сүзен юллады, шигырьләрен багышлады. Марис Нәзиров аңа карата:
Киштәләрдән күпме китап
Торган кебек сине алкышлап,
Син аларга җан өргәнсең
Күз нурларың белән
нәкышләп, –
дип бик хаклы язганча, Динә Гайнелбаян кызының күз нурларын саклаган китаплар милли хәзинәбезгә нур көлтәсе булып кушылды, үзе исә, әдибә Дилә Булгакова әйткәнчә, татар китабының кендек әбисе, милләт китабының әнкәсе дип олыланды.
Язганнарында – яңа сүз, якты образлар
Нәшриятта дүрт дистә еллап хезмәт салуы белән Динә Морзакаеваның республикабыз китап басу тарихында лаеклы урын алуы бәхәссез. Үзенең язганнары да – мәдәни дөньябызда яңа сүз, якты образлар. Дәрес­лекләрдән тыш, әдәби әсәрләр, тәрбияви эчтәлекле җыентыклар да тәрҗемә итте. Ул төзегән “Изгелек сукмагында”, “Сәйләннәр”, “Күңел көзгеләре”, “Биш кыллы саз” тупланмалары, “Акчарлак” альманахлары һәм башкалар эчтәлеге һәм зәвыклы булулары белән укучыларны җәлеп итте. Ул – иң беренчесеннән алып киләсе елгы 37нче чыгарылышынача Башкортстан стена календареның ышанычлы һәм тугры автор-төзүчесе. Мәктәп, гаилә, дини календарьларны төзү-туплауга да аның өлеше керде.
Вакытлы матбугатта хезмәттәш­ләренең тормышын һәм эшен яктыртуы, нәшер эшендәге көнүзәк темаларны күтәрүе дә мәдәният, матбугат дөньясына яңа сулыш булып кушылды. Бу уңайдан аның “Нәширләр” китабына карата Нәҗип Асанбаев сүзләрен китерәсе килә: “Китапны зур горурлык тойгысы белән укып чыктым. Ника­дәрле иҗади байлык! Гүзәл мәдәният дөньясына бөтен гомерләрен багышлаган мәшһүр мөхәррирләр, нәшрият рәссамнары, техник мөхәррирләр, корректорлар олы хезмәтен матур итеп, җанлы тел, кайнар хис белән тасвирлаган эсселар, сурәтләмәләр, мәка­ләләрдән торган, нәшриятыбыз тарихын мәңгеләштергән соклангыч бу китап республика мәдәниятенең алтын фондына кереп калачагына шигем юк. Динә Морзакаева кебек оста нәширәгә бу эшне башкаруны Аллаһы Тәгалә үзе кушкандыр...”
Нәшриятның 90 еллыгына дөнья күргән, төп тарихи байкауны шулай ук Динә язып, автор-төзүче булган “Китап”: рухият шәҗәрәсе” басмасы “Русиянең иң яхшы китаплары-2010” бәйгесендә лауреат булып, Диплом белән бүләкләнде. 100 еллыкка чыгарылган “Китап гасыры”нда да тарихка кагылышлы язмалар аныкы. Татарча китап чыгаруга хисап рәвешендә язган “Милли китап” — уникаль белешмә. Педагогия фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина аның турында түбәндә­геләрне яза: “Милли китап”ны тарихи китап дияр идем. Беренчедән, Динә Морзакаеваның бу хезмәтендә соңгы 17 елда “Китап” нәшриятында дөнья күргән басмаларның тулы тупланмасы бирелгән. Икенчедән, китап милли бас­малар тарихына бүгенге проекция рәвешендә төзелгән. Өченчедән, без дүртенче информацион революцияне – мәгълүмат тапшыру вазыйфасын яңа технологик чаралар ярдәмендә башкару чорын кичерәбез икән, телибезме-теләмибезме, китаплы цивилизация вакыты үтеп баруын танырга туры килә. Димәк, традицион басма китапның да, таш, папирус, пергамент, кулъязма китаплар кебек, тарихи күренешкә әйләнүе мөмкин. Шуңа да милли китапның бер этабын тасвирлап һәм системалаштырып биргән чыганакны без хаклы рәвештә тарихи күренеш дип әйтә алабыз”.
Китаплар нәшер итүдәге фидакарьлеге өчен Динә Морзакаева, алда әйтелгәнчә, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды, “БАССРның 100 еллыгына юбилей медале, күп тапкырлар Русия һәм Башкортстан Матбугат һәм Мәдәният министрлыклары, профсоюз­ларның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ул – туган районының Вәзих Исхаков исемендәге, Башкорт дәүләт педагогия универ­ситетының Мифтахетдин Акмулла исемендәге журналистлар премияләре лауреаты. Көнүзәк мәкаләләре өчен “Башкортостан” һәм “Йәншишмә” гәзитләренең ел лауреты булды.

Хаклы ялда да – халыкка хезмәттә

Нәшрият белән бүгенге көндә дә тыгыз бәйләнештә калса да, Динә Гайнелбаян кызы 2011 елда “Китап”тан пенсиягә чыкты. Әмма китаплы, мәгърифәтле, мәдәниятле мохитнең һаман уртасында ул. Җәмәгать эшләрен тагын да активлаштырды. Тырышлыгын күршеләр дә күрде – милләтебезнең мәртәбәле кызы Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале, Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Уфаның “Ихлас” мәчетенең дин юлында үзенең яңача, “җәдитчә” эш ысуллары республикада гына түгел, аннан читтә дә билгеле. Монда озак еллар имам-хатыйб булган, әле мәхәллә мәҗлесен җитәкләүче милләтпәрвәр зат Мөхәммәт хәзрәт Галләм тора аларның башлангычында. Биредә хөтбә-вәгазьләр күпчелеге татарча укыла. “Ихлас” җитәкчелеге беренчеләрдән үз нәшриятын, телестудиясен булдырды. “Туган тел” каналында “Балкыш” программасы да шул җирлектә чыга.
Мөхәммәт Галләмнең 2008 елда “Китап” нәшриятында башкортча чыккан “Әхлак гүзәллекләре” китабының мөхәррире дә, Казанда татарча дөнья күргән 30,5 табаклы “Тугры юл” дигән вәгазь-нәсыйхәтләр һәм хөтбәләр җыентыгын басмага әзерләүче дә Динә Морзакаева булды. Шундый иҗади хезмәттәшлек нигезендә “Ихлас”ның үз матбугат басмасын булдыру нияте яралып, 2012 елдан мәчет карамагында “Ихлас Шәриф” мәҗмугасы (альманахы) басыла башлады. Гадәттә дини матбугатны нәзарәтләр оештырса, мәхәллә басмасы “Ихлас Шәриф” Русиядә уникаль күренеш. Аның битләрендә башкорт, урыс, төрек, инглиз һәм, әлбәттә, пәйгамбәребез сөйләшкән гарәп телендә догалар, мәкаләләр, вәгазьләр бирелә. Шулай да иң күп язмалар татарча басылып, аны саклауга, куллану даирәсен киңәйтүгә юнәлтелә. Бөтенрусия “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә 2019 елда “Ихлас Шәриф” җиңеп, аның нәширләре Мөхәммәт Галләм һәм Динә Морзакаева диплом белән бүләкләнде.
“Ихлас” мәчетендә төрле елларда чыгарыла килгән дини тәкъвимнәр дә зур кызыксыну уятты. 2019 елда диндәшләребезгә Төркиянең “Ихлас” вакуфы ярдәмендә эшләнгән, намаз вакытлары анык билгеләнгән, елның һәр көне аерым биттә күрсәтелгән тәкъвим тәкъдим ителде. Мәчеттәге зур булмаган иҗади көч белән әле аның чираттагы – 2022 елгы чыгарылышы әзерләнә.
Динә Гайнелбаян кызы җәмәгать эшләрендә дә актив. 2013 елда Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхипҗамал” оешмасы рәисе итеп сайланды. Фикердәшләре белән ул оешманың абруен күтәрә алды. Иң тәүдә аның рәсми нигезе тергезелеп, ул Юстиция министрлыгында яңадан теркәлде, үз туграсы, гимны булдырылды, районнарда бүлекчәләре ачылды. Үткәрелгән чаралар ишәйде, колачлырак булып, аларга күбрәк милләттәшләр җәлеп ителде. Төп максаты халкыбызның телен, күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, үзаңын үстерү, мәдәният, мәгариф, матбугатны куәтләү булган оешма әгъзаларының күбесе – иҗади затлар, бирегә, башлыча, нәфис сүзгә, җыр-моңга гашыйк шәхесләр туплана.
Иң уңышлы проектларның берсе – Динә Морзакаева оештырган “Ша­гыйрәләр сүзе – Җиһан сере” бәйгеләре. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында 2013 елдан башлап ел да диярлек үткәрелгән бу кичәләргә башкаланың үзеннән генә түгел, районнардан да туган телдә аралашуга, шигъри сүзгә сусаган, шагыйрә­ләребезнең үзләрен күрәсе килгән тамашачылар җыела. 2017 елда шагыйрәләргә үзләрен Казанда күрсәтү бәхете дә тиде.
Әле Флүсә Назаргулова җитәкләгән “Сәхипҗамал” оешмасы үзенең 20 еллык юбилеен, алда әйтелгәннән тыш, башка күп чаралар белән билгели, эш планына яңаларын өсти.

Тиң канатлар тигез какканда

Динәнең гомер юлдашы – яшьлек дустым Факил Морзакаев белән без 1975 елның башыннан таныш. Без Уфага бер үк вакытта килдек: ул – “Совет Башкортостаны” (хәзерге “Башкортостан”), мин “Кызыл таң” редакцияләренә. Бер үк тулай торакның бер үк бүлмәсендә яшәдек. Һәркай­сыбыз гаилә коргач, үз фатирларыбызга киткәч тә эштә дә, шәхсән дә һәрдаим аралашып торабыз.
Морзакаевлар гаиләсен белүчеләр, бер мин генә түгел, бик күпләр Динә белән Факилның охшаш сыйфатларына игътибар итә. Холыкта йомшаклык, сыгылмалылык тормышка юл ачар, диләр. Болар өстәвенә – уңганлык, тырышлык, җаваплылык, сүздә тору. Янә өстәсәк – бер өлкәдә эшләү, бер мохиттә кайнау, уртак мәнфәгать һәм кызыксынулар. Санал­ган сыйфатлар Факил белән Динәгә тормыш сынауларына чыдарга ярдәм иткәндер дә, бәлки. Заманның зәһәр йогынтысы гаилә терәкләрен дә какшата башлаган әлеге чорда бер-берен аңлап һәм санлап яшәгәннәр тәҗ­рибәсе үзе үк яшьләргә үрнәктер.
– Халкыбызда гаилә төшенчәсе изге саналган һәм санала, – ди бу хакта Динә. – Ислам дине дә гаиләне сакларга өнди, гаиләле тормышны хуп­лый. Безнең гаилә стажыбыз, сөбханаллаһ, 45 ел. “Бодай уңса – җирдән, хатын уңса – ирдән”, “Арбаны йөртә дегет, хатынны йөртә егет”, дип, халык мәкальләрендә ир кешенең дөнья көтүдә беренче булуы раслана. Шулай да, арбада – дүрт тәгәрмәч һәм хәзерге “арба”-машиналарда ике күчәре дә тарта торганы җитезрәк тә йөри һәм кирәк урынга тизрәк тә барып җитә. Тормыш йөген тиң тартырга тырышкан парлар гына бәхеткә ире­шәдер. Факил белән Динә дә моңа мисал булып тора.
Гаилә башлыгы Факил Морзакаев та – күренекле журналист, язучы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика дәүләт һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр лауреаты, ике дистәләп китап авторы. Күптән түгел Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа” медале белән бүләк­ләнде. Уллары Камил, кызлары Нурия 20нче гимназияне, аннары Башкорт дәүләт университетының математика һәм икътисад факультетларын тәмамлап, үз белгечлекләре буенча хезмәттәләр. Куаныч булып, “картәти”, “нәнәй” дип өзелеп торган оныклары Эмиль белән Тимур үсә. Җәйләрен Атаев авылында үткәрүче Морзакаевлар балачактан, яшьлектән калган мавыгу буенча, яшелчә-җимеш, гөлләр үстерә. Асылында артык талымсыз, гади, әмма ихлас һәм садә ниятләргә нигезләнгән гомер шулай дәвам итә.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: