+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
11 сентябрь 2021, 12:50

Ак калфаклы, ак күңелле татар хатын-кызлары!

Татар халкы элек-электән бик матур киенергә ярат­кан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Бу киемнәрдә халкыбызның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылыш тапкан.

Ак калфаклы, ак күңелле татар хатын-кызлары!
Ак калфаклы, ак күңелле татар хатын-кызлары!
Соңгы елларда милли кием, җайлап булса да, популярлаша: бәйрәмнәрдә, туйларда аңа өстенлек бирелә. Бу бик куанычлы күренеш, чөнки нәкъ милли кием аша үз халкыңның гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнергә мөмкин. Ул халкыбызның милли горурлыгын, милли аңын, хисләрен, рухын, көчен үстерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә аның үткәнен бүгенге көн белән бәйли, буыннар чылбырын ныгыта. “Ак калфак” республика татар хатын-кызлары оешмасының Альбина Якупова җитәкчелегендәге Авдон бүлекчәсе әгъзалары гади генә чараларга да әнә шул милли киемнәрдә йөри. Ә бу исә, үз чиратында, аларны тагын да баетып, әһәмиятен арттыра, нәтиҗәлерәк итә.
Шушы көннәрдә “Тормыш яме – хатын-кызда” дигән очрашуга да “Ак калфак”лылар бәйрәмчә киенеп, күчтәнәчкә милли ризыклар пешереп алып килде. Луиза Ногман кызы Галимова да кунакларны үз йортында халкыбызга хас булган барлык йолалар буенча кабул итте.

Ә очрашу, чынлап та, бик ихлас, күңелле, фәһемле килеп чыкты. Гомумән, бу оешма әгъзалары бәйгеләргә, бәйрәмнәргә  әзерлек булсынмы,  теге яки бу проблеманы хәл итү өченме – әнә шулай татар-хатын-кызларына хас булганча, бергәләп табын артында җыелышып әңгәмә корырга, барлык эшләрне сөйләшеп-киңәшләшеп хәл итәргә күнеккән.

Мәртәбәле кунаклар – “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина, “Роксана” радиосы дикторы Зәлия Хисами катнашуы чарага тагын да әһәмият өстәде. Ә кунаклар бирегә изге ният белән дә килде. Күптән түгел Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” ачык һавадагы музей биләмәсендә шаулап-гөрләп “Җырлыйк әле” фестивале узган иде. Әнә шунда Авдон поселогының Альбина Якупова җитәкчелегендәге “Чулпан” фольклор ансамбле өченче урынга лаек булды. Менә бу көнне Люция Ябир кызы җиңүчеләргә һәм әлеге чараны оештыруга өлеш кертүеләргә лаеклы бүләкләрен дә тапшырды.
“Чулпан”нар биредә чебеш чыгару йоласын бик матур тамаша итеп күрсәтте. Аларга бу эштә Уфа шәһәренең 115нче балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре дә зур ярдәм күрсәтте. Тәрбияче Сәлимә Җиһангирова үзе дә татар гаиләсендә, татар мохитендә тәрбияләнеп үскән, шуңа да балаларга татар телен өйрәтүне үз бурычы дип исәпли. Ул Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде. Шулай ук иҗади коллектив әгъзалары – әби белән бабай ролен оста башкарган Әлифә Нәбиуллина һәм Рәдилә Низаметдинова, оста баянчы Роберт Шәйхетдинов, Рәсимә Әхмәтова һәм башкалар “Җырлыйк әле” фестиваленең дипломнары белән бүләкләнде. 
Авдон поселогында ике ел элек кенә оешкан “Ак калфак”ның бу тәүге генә уңышы түгел. Алар төрле чараларда даими катнаша, шулай ук осталык дәресләре дә оештыралар. Ә осталар биредә бихисап. Җыр-биюгә маһирлыкларыннан тыш, һәрберсе кул эшләре, аш-суга осталыклары белән дә, һичшиксез, мактана ала. Чәк-чәк, бәлеш кебек милли ризыклар пешерү, тегү-чигү булсынмы – һәрьяклап булдыра алар. Ул гына да түгел, осталыкларын башкалар белән дә ихлас уртаклашалар. Коллектив әгъзалары билгеләвенчә, үзләренең җитәкчесеннән дә алар бик уңган. Альбина Ремдат кызы милләт, тел дип янып яшәүчеләрнең берсе. Төп эше күп вакытын алса да, ул байтак чараларны оештыра, үзе дә катнаша, моңлы тавышы белән бәйрәмнәрне бизи. “Милли аваз” төркеме әгъзасы да әле ул. Эшләгән-яшәгән урынында да, үзенең коллективында да зур ихтирам казанган кеше. Шуңа бүгенге чарада аның исеменә рәхмәт сүзләре бик күп яуды.

Җыр-биюләр, бүләкләкләү тантанасы белән үрелеп барган чара табын артында дәвам итте. Хуҗабикәнең тәмле ашларыннан, татар бәлешеннән авыз иткәч, кунаклар киләчәккә планнар билгеләде. Гореф-гадәтләрнең, йолаларның үзенчәлекләрен өйрәнү, аны тагын да камилләштерү һәм киләсе буыннарга тапшыруны максат итеп куйган бу коллективның уй-ниятләре, киләчәккә планнары бихисап. Алар, һичшиксез, тормышка ашачак, чөнки монда авылның абруйлы,  сүзләрен эш белән раслый барган, милләтем, телем дип янып яшәүче ачык йөзле, изге күңелле хатын-кызлары җыелган.  


Эльвира Ямалетдинова.
Уфа районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: