-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
19 сентябрь 2021, 16:10

Күлмәкләрдә тарих саклана...

Рәмзилә Акмалованың шәхси музеенда аларның йөздән артык төре күрсәтелгән.  

Күлмәкләрдә тарих саклана...
Күлмәкләрдә тарих саклана...

Рәмзилә Акмалованың шәхси музеенда аларның йөздән артык төре күрсәтелгән.

Дәүләт музейлары гына түгел, шәхси музейлар да була. Хәер, халкыбызның борынгы милли костюмнарын җыя башлаганда Рәмзия Наиф кызы бу кадәргә үк барып җитәр, музей ачарлык материал туп­ланыр, дип уйламагандыр да. Ул вакытта Краснокама районы китапханәсендә туган якны өйрәнү һәм фольклор секторы мөдире булып эшли. Башкортстанның Русия составына кушылуына 450 ел тулу уңаеннан тантаналы чарада чыгыш ясар өчен 2000 елда үз куллары белән беренче этник костюмын тегә. Тегүе бер хәл, нәрсә кигәннәр, нинди борынгы киемнәр бар, алар нинди тукымадан, төсе-бизәге нинди — боларны өйрәнүгә бик күп вакыт китә. Чөнки тарих — бик җитди әйбер, анда ялгышлыклар булырга тиеш түгел. Ә башкорт костюмы чыннан да бик матур килеп чыга һәм ул вакытта шәһәр буенча милли костюмнар конкурсында беренче урынны ала.

Әйткәндәй, Рәмзилә ханым үзе оста тегүче, чигәргә дә оста, шулай булгач, аңа тегүче эзләп йөрергә туры килми, барысын да үз куллары белән башкарып чыга. “Безнең затта хатын-кызлар барысы да тегә, әнием исә профессиональ тегүче иде!” — ди ул.
Шулай итеп, 20 ел элек башланган бу кызыксыну үсә, арта гына бара. Рәмзилә ханым милли костюмнар белән ныклап кызыксына башлый, ата-бабаларның традицияләрен, йолаларын өйрәнә. Аның бу “хобби”ын күреп, коллегалары, таныш-белешләре өйдә сакланган иске күлмәкләрне, борынгы әйберләрне бүләк итә. Шулай итеп, Рәмзилә Наиф кызы туган якны өйрәнү, милли костюмнар темасына башаяк чума.
Бүгенге көндә ул Нефтекама шә­һәренең 16нчы мәктәбендә китап­ханәче булып яраткан эшен дәвам итә. Аның шәхси этник музеенда утыздан артык милли костюм саклана. Биредә урыс, башкорт, татар, мари, удмурт, украин, үзбәк, төрек милли киемнәре бар. Киндер тукымадан тегелгән борынгы мари костюмнары аның өчен аеруча кадерле.
— Мари халкына шулкадәр сокланам. Алар үзләренең милли киемнәрен кадерләп саклаган, әле дә һәр мари гаиләсендә булмаса да, бик күплә­ренең йортында әби-бабайларының милли киемнәре бар. Бәйрәмнәргә алар матур итеп шул киемнәрдә чыга, сокланып карап торам! Миңа музейга дип борынгы милли костюмнарны биргән танышларыма зур рәхмәт­лемен, — ди Рәмзилә ханым.
Аның йортында сакланган һәр костюмның үз тарихы. Мәсәлән, урыс милли костюмын аңа хезмәттәше Алисә Йосыпова бүләк иткән. Ә менә сирәк әйбер – узган гасырның баш киеме, кыйммәтле һәм ярым кыйм­мәтле ташлар һәм тәңкәле кашмауны аңа бер танышы алып килгән.
— Мин Сезгә моның өчен нәрсә бирим? — дип сорадым мондый кыйммәтле экспонатны күреп. Ә ул миңа: “Берни дә кирәк түгел. Сезнең музейда сакланса, аны кешеләр күрсә — миңа шул җитә!” — дип җаваплады. Менә бит тарихка нинди сакчыл карашта булган кешеләр бар! — ди Рәмзилә ханым.
Рәмзилә Наиф кызы әйтүенчә, мондый кашмауларны безнең якта кимиләр, ул көньяк башкорт хатын-кызларының баш киеме. Безнең якта күбрәк француз яулык бөркәнгәннәр.
— XIX гасыр француз яулыклары минем коллекциядә өчәү генә, болар минем өчен чын горурлык. Иң беренчесен әбием истәлеккә бирде, икенче борынгы яулыкны — кодагыем Гүзәлия Галиева, өченчесен туганым Розалия Чернова бүләк итте. Барысын да кадерләп саклыйм. Башкортстанда француз яулыклары каян барлыкка килә? Тарихи күзәтүләргә карасак — 1812 елгы Ватан сугышыннан соң. Французларга каршы сугышта катнашкан батыр башкорт атлылары җиңүдән соң өйләренә трофей итеп яраткан хатыннары, әниләре, кызлары өчен – француз яулыклары алып кайта. Хатын-кызлар аларны сандыкларыннан зур бәйрәмнәрдә ала, кия торган була, кадерләп саклыйлар, шуңа күрә, ике йөз елдан артык вакыт узуга карамас­тан, алар безнең көннәргә кадәр яхшы хәлдә сакланган, — ди тарих белгече Рәмзилә Наиф кызы.
Әйе, аның йортындагы һәр экспонат гаилә тарихын, нәсел-нәсәбенең серен саклый, кеше кулларының җылысын хәтерли, һәркайсының анык исемнәре, үз тарихы бар.
Рәмзилә Наиф кызы өчен тагы бер бик кадерле экспонат — борынгы әби тәңкәләреннән җыйган стильле оригиналь монисто, бездә аны күбрәк түшлек, күкрәкчә, диләр. Түшлек белән кызыксынучылар күп булгач, Рәмзилә ханым аларны үзе дә эшли башлый, балалар белән мастер-класслар үткәрә. Шулай ук татар калфакларын тегү буенча да аның остаханәсенә килүчеләр күп. Рәмзилә ханымга, гомумән, әле теге, әле бу конкурста, чарада, бәйрәмдә катнашырга те­ләүчеләрнең йомышы төшеп кенә тора. Кемдер мари күлмәге, кемдер башкорт милли киеме, татар костюмы сорап килә, ул берсен дә кире какмый, тиешле костюмнарны биреп, үзе бер методик үзәк кебек методик ярдәм күрсәтеп тора. Әйткәндәй, милли киемнәр, тарих буенча методик үзәк булдыру аның хыялы. Үз музеен ачып, бу костюмнарны халыкка күрсәтү, борынгы киемнәребез тарихы белән таныштыру турында хыяллана ул. Ә әлегә бу хәзинә ул вакытлыча алып торган ике бүлмәле фатирда саклана.
Милли киемнәргә кагылышлы тагын бер экспонат — Де Агостининың “Милли киемле курчаклар” коллекциясе. Рәмзилә ханымда курчакларның тулы коллекциясе җыелган — 100 данә. Һәр курчакның костюмы, килеп чыгышы турында язылган кечкенә журналы да бар. Тарих-туган якны өйрәнү музеенда, мәктәпләрдә үткән чараларда милли киемдәге курчаклар күргәзмәсе зур кызыксыну уята, аеруча балалар аларны зур кызыксыну белән карый.
Менә шундый тынгы белмәс энтузиаст ул. Үзе эшләгән 16нчы мәктәптә дә аның абруе зур, коллегалары башкорт теле, татар теле дәресләренә чакыра, төрле бәйрәмнәр үткәргәндә китапханәче Рәмзилә Наиф кызына таяна.
— Тегә башлаган берничә милли костюмым бар, аларның эшен бетерер өчен тарихи чыганакларны күп укырга, эзләнергә туры килә. Кайда нинди иске тукыма күрәм — алып кайтам, милли костюмнар теккәндә бик кирәк була алар. Бервакыт тормыш иптәшем мине Сосновка авылындагы иске йортларына алып барды, әти-әнисе йортының чормасына менеп, исем-акылым китте: анда агач каба, балчык чүлмәкләр ята иде. И сөенгәнемне күрсәгез! Болар хәзер безнең музейда үз урынын алды. Ә бервакыт каенатамның гаражында иске капчыкка күзем төште. Бу хәл Яңа ел алдыннан иде, озак уйлап тормадым, Яңа ел бүләге итеп, миңа шушы капчыкны бүләк итегез, зинһар, дип сорадым. Әлбәттә, каенатамның аптыравы йөзенә чыкты. “Нишләп мин сиңа иске капчык бирим, менә яңасын ал!” — ди. “Юк-юк, миңа нәкъ шунысы кирәк!” — дип ныкышып, киндер капчыкны тәки алып кайттым! Яхшылап юып, үтекләп, чистартып, борынгы тукымадан республикабызның төньяк-көнбатышы халкы күлмәген тектем, — дип елмая ул.
Бүгенге көндә Рәмзилә Наиф кызының зур теләге — этномузей-студия ачу. Инде кирәкле материаллар тупланган, коллекцияне тулыландыру эшләре дәвам итә. Нефтекамада аны таныйлар, беләләр, ташларга жәл бул­ган, әмма көнкүрештә кирәкмәгән әйберләрен күтәреп киләләр. Рәмзилә Наиф кызы барысына да шат, рәх­мәтле.
— Иске әйберләрне, әйтик, суккан паласларны һәркем йортында саклый алмый бит, чөнки алар инде кулланылмый, “модадан чыккан”. Кемдер өчен алар урын алып, комачаулап кына ята. Шуңа да мондый әйберләрне җыеп, туплап торган бер урын булырга тиеш. Дөрес, безнең шәһәрдә бик бай, бик матур муниципаль музей бар, әмма шәхси музей ачу һич тә аның эшенә комачауламый. Без, киресенчә, тыгыз бәйләнештә торабыз, хезмәттәшлек итәбез, минем күп кенә күргәзмәләрем, мастер-класслар анда үтә, — ди Рәмзилә Наиф кызы. — Ә шәхси этномузей-студия ачу теләгемне мин берәр вакыт барыбер тормышка ашырырмын, дип ышанам!
Тарихны, мәдәни мирасыбызны шулай бөртекләп саклаган, тергезгән кешеләргә мең рәхмәт. Рәмзилә Акмалованың да бу матур теләгенең тормышка ашуын, коллекцияләренең тагы да артуын телик!

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: