+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа шартларда эшләве дә күңелле

Балтач районының Сәйтәк авылында заманча табиблык амбулаториясе ишекләрен ачты.

Сәйтәк авылында заманча табиблык амбулаториясе ишекләрен ачты.

Авыл халкының сәламәтлеген саклау, медицина ярдәме күрсәтүне камил­ләштерү максатында республикада бик күп программалар тормышка ашырыла. Бу җәһәттән, беренче чиратта, медицина хезмәте күрсәтүнең беренчел звеносы – ФАПлар, табиблык амбулаторияләре төзү, поликлиника хезмәтләре үсешендә булган уңай үзгәрешләрне билгеләп үтәргә кирәк. Узган елда республикада “Сәла­мәтлек саклау” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында 98 фельдшер-акушерлык пункты һәм өч табиблык амбулаториясе сафка кертелгән. Соңгыларының берсе Яңа ел алдыннан Балтач районының Сәйтәк авылында ишекләрен ачты.

Балтач районында медицина ярдәме күрсәтү тарихы XIX гасыр ахырына барып тоташа. Районда зурлыгы буенча Иске Балтачтан кала икенче урында торган Сәйтәк авылында 1878 елда зур вакыйга була – земство дәваханәсе ачыла. 1937 елда аның 20 урынлык тәүге стационары булдырыла, шушы чорда дәваханәнең штаты да арта, хирург, фельдшер кебек байтак табиблар бирегә эшкә килә.
1939 ел Сәйтәк авылы тарихына янә бер яңалык белән кереп кала. Дәваханә нигезендә Уфада теркәлгән 61нче даруханә ачыла. Ул Балтачны гына түгел, Борай, Аскын, Тәтешле районнарын да хезмәтләндерә. Дарулар Бөредә ясала, шул чорда аларны атлар белән алып кайтулары билгеле.
Сугыштан соңгы елларда ул инде балалар тудыру, йогышлы авырулар, хирургия, операция ясау бүлекләре, рентген кабинеты, моргы да булган районның алдынгы участок дәваханә­ләренең берсенә әверелә.
1962-80 елларда дәваханәнең амбулатория бинасы тагын да зурайтыла, кер юу, ашханә, гараж, казанлык төзелә.
90нчы еллар башында Сәйтәк участок дәваханәсе табиблык амбулаториясе буларак үзгәртелә. Аны 2003 елдан бүгенгәчә югары квалификацияле, зур тәҗрибәле табиб-стоматолог Наил Хәмитов җитәкли. Наил Гали улы бирегә Төмән өлкәсендә интернатура тәмамлап, табиб һөнәренең хезмәт баскычларын үтеп килгән. Баш табиб һәм аның коллективы дәваханә­дә төрле елларда җитәкче вазифасын башкарган Назыйф Гатин, Кави Вәлиев, Кави Сираевның күркәм тра-дицияләрен дәвам итеп, бай тарихлы медицина оешмасы абруена тап тө-шерми хезмәт итә. Аның җәмәгате Фәридә Наил кызы да озак еллар биредә балалар табибы булып эшли, хәзер үзәк район дәваханәсендә хезмәт сала.
Шунысы игътибарга лаек, район, республика сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур өлеш керткән бик күп табиблар, шәфкать туташлары хезмәт юлын нәкъ биредә башлый, чыныгу ала, тәҗрибә туплый. Гомумән, дәваханә оештырылганнан башлап биредә авыруларга тиешле медицина ярдәме күрсәтү теләге белән янучы, тырыш, фидакарь, үз һөнәренә тугры табиблар хезмәт сала.
Әйтергә кирәк, аларның эш шартларын яхшырту күптән өлгергән мәсьәләләрнең берсе иде инде. 1861 елда төзелгән бинаның мич белән ягып җылытылуы, суны урамдагы коедан ташу, кыскасы гади генә шарт­ларның да булмавы төп эшкә комачаулый. Узган елның октябрендә табибларны һәм авыл халкын сөендереп, искесе янында модульле амбулатория төзелеше башланган.
200дән артык квадрат метрлы объектны Туймазы шәһәрендәге “Тройка группы” җәмгыяте хезмәткәрләре ай ярым вакыт эчендә сафка керткән. Җиһазларын исәпләмәгәндә, объектны төзү 6 миллион сумга төшкән. Яңа амбулаториядә пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен барысы да каралган: фельдшер, стоматолог, акушер-гинеколог, педиатр кабул итү бүлмәсе, чират көтү урыны, көндезге стационар, изолятор, процедуралар үткәрү, прививка ясау бүлмәләре, санузел. Ул барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә, кирәкле инструментлар һәм корылмалар белән җиһазландырылган, биредә пациентларны фельдшер, стоматолог кына түгел, табибларның мобиль бригадалары да кабул итәчәк.
– Районда сәламәтлек саклау сис­темасы елдан-ел камилләшә. Соңгы берничә елда федераль программалар ярдәмендә Балтач районында берничә заманча фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелде. “Сәламәт­лек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашырып, Сәйтәк авылында табиблык амбулаториясе дә яңарыш кичерде. Шуны ассызыкларга кирәк, моннан бер гасыр элек районда медицина ярдәме күрсәтүгә нәкъ биредә – Сәйтәк авылында нигез салынган. Соңыннан үзәк дәваханә Иске Балтач авылына күчерелә. Яңа ел алдыннан амбулаторияне яңарту район медицинасына икенче сулыш бирүгә тиң булды. Хәзер төбәктәге халык заманча шартларда медицина ярдәме алачак, – ди Балтач үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Хәмәтов.
Сәйтәк табиблык амбулаториясе 8 авыл халкын, 3 меңнән артык кешене хезмәтләндерә. Биредә сменасына 50гә якын кешегә медицина ярдәме күрсәтү планлаштырылган.
– Нинди генә катлаулы шартларда эшләргә туры килсә дә, сынатмадык. Барлык таләпләргә туры килгән яңа амбулаториядә оста, тәҗрибәле хезмәттәшләрем белән сөенеп эшләргә язсын. Уңайлыклар тудырыл­ган, җылы, якты, амбулатория төзет-кәннәре өчен без республика, район җитәкчеләренә олы рәхмәтле, – ди стоматологның шәфкать туташы Физа Карелина.
Амбулаториянең баш табибы Наил Хәмитов белдерүенчә, яңа шартларда кәеф тә икенче. Биредә 30 ел теш табибы булып эшләгән тәҗрибәле белгеч заманча стоматология җиһаз­ларының куелуына аеруча сөенә.
– Алар пациентларга күптөрле медицина ярдәме күрсәтү, дәвалау вакытында үзләрен уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә. Дезинфекция чаралары үткәрү функциясе уңайлы, сани­тар таләпләргә туры килә, – дип билгели табиб.
Әлбәттә, иң яхшы шартларда да, иң камил техника һәм технология кулланганда да табибларның һөнәри осталыгы, кешелеклелеге төп күр-сәткеч булып кала. Сәйтәк авылы халкының исә сәламәтлеге ышанычлы кулларда.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Балтач районы.
Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: