0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Чүп-чарга икенче гомер бирәләр

Моның өчен аны аерып җыярга гына кирәк.

Моның өчен аны аерып җыярга гына кирәк.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә кече бизнес вәкилләренең күпчелеге ике ел элек бөтен ил территориясендә башланган "чүп-чар реформасы"на кызыксыну белдерә. Бу вакыт эчендә илнең һәр төбәгендә калдыклар белән эш итү буенча үз программалары төзелгән, шул исәптән аерым җыю буенча проект бар.
Исегезгә төшерәбез, чүп-чарны аерып җыю - ил Президенты билгеләгән "Экология " гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның бер юнәлеше ул. Хәзерге вакытта республикада калдыкларны аерым җыюга халыкның өчтән бере генә җәлеп ителгән . Республиканың муниципаль районнарында үткән елда икенчел чимал җыю өлкәсендә кече бизнес актив үсә башлады. Әлеге өлкәдә шәхси эшкуарлар Бишбүләк, Борай, Балтач, Дуван, Кыйгы, Мәчетле, Салават районнарында эшчәнлек алып бара. Мәсәлән, Дуван районыннан шәхси эшкуар Марат Сафин, калдыкларны аерым җыю буенча икенчел чимал кабул итү пунктларын (полиэтилен, макулатура, алюминий банкалар) ачу юлы белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проблемаларны хәл итәргә булыша. Ул республиканың төньяк-көнчыгышына хезмәт күрсәтә һәм эшкәртүчеләр белән турыдан-туры эшли.
Мисал өчен, икенчел чимал Краснотурин заводына Свердловск өлкәсенә печән төргеч шпагат җитештерү өчен җибәрелә, ә бартер урынына эшкуар шпагат җебе ала.
- Һәркайсыбызның әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлеше аны чолгап алган бөтен нәрсәгә файда китерергә тиеш. Районда калдыкларны аерым җыю халыкның экологик аңлылыгын арттырып кына калмый, калдыкларны җыю процессларын оптимальләштерүгә дә аерым өлеш кертәчәк, - дип билгели Марат Сафин.
Фото: srk.nationalpriority.ru
#национальныепроекты
Читайте нас: