Илдә күптән түгел “Русия буйлап сәяхәт итәбез” блог-тур проекты старт алды. Оештыручылар карары буенча быел җәй проектта илнең алты төбәге катнаша: Санкт-Петербург, Башкортстан Республикасы, Псков, Киров һәм Тула өлкәләре, шулай ук Хабаровск крае.
“Русия буйлап сәяхәт итәбез" проекты эчке туризмны үстерүгә, табигый, тарихи һәм мәдәни объектларны, Русия төбәкләренең истәлекле урыннарын блогерлар берләшмәсе аша популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проектның мәгълүмати колачлавы 30 миллионнан артык кеше булыр дип көтелә. Эчке туризмны үстерү «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” яңа гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе булачак.
“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты Русия буйлап сәяхәтләрне уңайлы, хәвефсез һәм кызыклы итәргә ярдәм итәчәк. Туристларга яхшы сервис тәкъдим ителәчәк, ә ял урыннарын һәм туристик маршрутларны оештыручылар дәүләт ярдәме алачак. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.
Социаль челтәрләрнең берсендә 10 меңнән артык аудиториясе булган яшь блогерлар сайланган. Шушы көннәрдә бу блогерлар берләшмәсе Кировта төбәкнең Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы үткәргән матбугат конференциясенә җыелды.
Киров өлкәсенең Туризмны үстерү үзәге мәгълүматлары буенча, кунаклар өч көн дәвамында Кировның һәм Киров-Чепецкның истәлекле урыннарында, шул исәптән музейларда һәм шәһәр читендәге күңел ачу мәйданчыкларында булган. Блогерлар “Весна " уенчыклар фабрикасына экскурсия ясаган һәм Русиядә сакланган сирәк очрый торган юлларның берсе — Каринск тар тимер юлы буйлап йөргән.
Башкортстанда “Русия буйлап сәяхәт итәбез” проекты төбәкнең Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән тормышка ашырыла. Шулай итеп, 5 июльдән 9 июльгә кадәр Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы Башкорт дәүләт университеты белән берлектә республика буенча блог-тур оештырган иде.
Туризм буенча дәүләт комитеты белгечләре, тур программасы проектта катнашучылар берничә көн эчендә Башкортстанның табигый һәм тарихи-мәдәни тормышы турында максималь тулы мәгълүмат алырлык итеп төзелде, дип сөйләде.
Әлбәттә, төп этнографик “изюминка” чолыкчылык умарталыгында булу һәм атларда йөрү булды. Блог-тур барышында кунаклар танылган кешеләр һәм коллективлар белән аралашты, шулай ук Бөтендөнья фольклориадасы концертын карады.
Фото: tourism.bashkortostan.ru сайтыннан.