+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кояшны да эшкә җигәләр!

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин указына ярашлы, «Экология» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында «ПОЛИЭФ» предприятиесендә кояш электр станциясе төзелә.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Предприятиедә кояш панельләрен ныгыту өчен беренче субайларны кактылар. Проект компаниянең энергия балансында «Яшел» электр энергиясе өлешен арттырырга һәм җитештерүнең зыянлы углерод нәтиҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Кояшның экологик чиста энергиясен куллану киләчәктә "ПОЛИЭФ"ның икенче проекты – икенчел чимал булган «Яшел» ПЭТ-гранулалар җитештерүне электр энергиясе белән тәэмин итәчәк.

Электр станциясенең проект куәте - 4,9 МВт, кояш панельләренең гомум мәйданы - 8 гектар.

Әлеге төзелешне тәмамлау һәм предприятиене энергия белән тәэмин итү чылбырына интеграцияләү 2022 елның гыйнварында планлаштырыла.- Бүген безнең өчен мөһим вакыйга. Без предприятиедә кояш электр станциясе төзелешен башлап җибәрәбез.

Әлеге проектны тормышка ашыру белән без "СИБУР"ның «Яшел» электр энергиясе эшләп чыгара торган беренче җитештерү мәйданчыгы булачакбыз. Тотрыклы үсеш стратегиясе нигезендә, "СИБУР" 2025 елга компаниянең гомум энергия балансында «Яшел» электр энергиясе күләмен 2019 елдагыга карата 5 тапкыр арттырырга планлаштыра, - дип билгеләп үтте «ПОЛИЭФ»ның генеральный директоры Евгений Семенько.Исегезгә төшерәбез, апрельдә "ПОЛИЭФ"та икенчел чимал булган «Яшел» ПЭТ-гранулалар чыгару проектын тормышка ашыру башланды. Җитештерү мәйданчыгын киләсе елның беренче яртысында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Производствода ел саен 34 мең тоннага якын икенчел чимал куллану күздә тотыла. Проектны чимал белән тәэмин итү өчен аны илнең төрле төбәкләреннән китерәчәкләр, шул ук вакытта Башкортстан Республикасына һәм күрше төбәкләргә өстенлек биреләчәк.Башкортстан предприятиеләрендә мондый технологияләрне кертү «Экология» гомумдәүләт проектының «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру» федераль проекты тарафыннан билгелгеләнгән максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: