Ирәмәл табигать паркы янындагы авылда зур тизлекле Интернет үткәрелде. Уфаның җәмәгать эшлеклесе, туризм буенча эксперт Рина Гринберг социаль челтәрләрдә моның ничек эшләнүе турында язган һәм башка авылларда яшәүчеләргә киңәшләрен биргән.
Социаль челтәрләрдә без еш кына җәмәгатьчелекнең ачуын, түрәләрне һәм аларның ведомстволарын тәнкыйтьләүләрен күрергә күнеккән. Башкортстанда туризм белән шөгыльләнүче җәмәгать эшлеклесе Рина Гринбергның соңгы посты аларныкыннан аерыла, ул Белорет районының Николаевка авылында яшәүчеләрнең ничек югары тизлекле Интернетка ия булулары турында бәян итә.
Рина әлеге мәсьәлә буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәч, аңа бу төбәккә Интернет үткәрү мөмкин түгел дигәннәр һәм булганына сөенергә киңәш иткәннәр. Әмма кышын Гринберг республиканың Санлы үсеш министрлыгына кабул итүгә язылган, югары тизлекле Интернеттан тыш, Ирәмәл паркында мобиль элемтә булдыру мәсьәләсен дә күтәргән.
“Министрлыкта бик эчкерсез кешеләр утыра икән. Бу төбәктә ким дигәндә 2027 елда Интернетка керүнең коллектив ноктасы булачак диделәр. Ләкин тырышып карарга булдылар”, — дип язган Рина.
Аннары алар авыл биләмәсе башлыгы белән хат язып, урындагы халыктан имза җыйган. Ләкин барыбер проблема тиз генә урыныннан кузгалмаган. Башта Белорет районының элемтә бүлеге начальнигы шалтыратып, бу мөмкин түгел, дип әйткән. Ә мартта Санлы үсеш министрлыгыннан шалтыратканнар һәм шатлыклы хәбәр җиткергәннәр: җәй көне Интернет булачак!
Бүген Ирәмәл буенда урнашкан авылда рәхәт һәм тыныч. “Савылмаган сыерларның ачулы мөгрәүләре генә ишетелә — халык Интернетның яңа мөмкинлекләрен үзләштерә һәм элек булмаган телевидение каналларын эзләп пультны баскалый. Барысы да үз рәвешенә әйләнеп кайтачак, сыерлар савылачак, әмма тормыш сыйфаты мәңгегә үзгәрәчәк. Тиз йөрешле Интернет ул — территорияне үстерү, аның җәлеп итүчәнлеген һәм хәтта хәвефсезлекне, шул исәптән туристларның хәвефсезлеген арттыру”, — дип язган Рина Гринберг.
Күрше авыллардан килеп кыздан: “Ә безгә шулай эшли аласыңмы?!” — дип сорыйлар икән. “Моны мин түгел, ә кешеләрнең берләшеп дөньяны үзгәртә торган суперсәләтлелеге, тагы да “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты һәм санлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа эшләде”, дип аңлатырга тырыштым”, — ди Рина.
Максат билгеләргә, аның тормышка ашачагына ышанырга һәм шул юнәлештә эш башларга гына кирәк. Тагы да — берләшергә! “Күмәк көч — яу кайтарган”, диләрме әле?
Резеда ФАЗЫЛОВА.