-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Сәламәтлек поезды" проектына Стәрлебаш районы кушыла

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты куйган бурычларны тормышка ашыру максатында республика төбәкләрендә "Сәламәтлек поезды" хәрәкәтен дәвам итә.

"Сәламәтлек поезды" проектына Стәрлебаш районы кушыла
"Сәламәтлек поезды" проектына Стәрлебаш районы кушыла
"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты куйган бурычларны тормышка ашыру максатында республика төбәкләрендә "Сәламәтлек поезды" хәрәкәтен дәвам итә.

Икенче ел инде бөтен дөнья битлекләр киеп, кулларны дезинфекцияләп, социаль дистанцияне тотып яши. Бүген сәламәтлек турында кайгырту ул шәхси эш кенә түгел, ә мөһим социаль бурыч булып тора. COVID-19 вирусын бетерү өчен һәрберебезгә сәламәтлекне, иммунитетны ныгыту, профилактика чараларын хәстәрләргә кирәк. Боларның берсе дә авыр түгел, белгечләр киңәшләренә колак салырга гына кирәк.

Авыл халкы бу мәсьәләгә игътибарлы. "Сәламәтлек поезды" белән килгән табиплар моңа үзләре инанды. Стәрлебаш районының Яшерган авылы халкы башкаладан килгән белгечләрне битлек киеп каршы алды.

Моңа кадәр "Сәламәтлек поезды" Куганакбаш, Тормай һәм Түбән Аллагуват авылларында халыкны кабул иткән. Заманча медицина корылмаларында ЭКГ, УЗГ, маммография, флюорография, спирометрия үткәрелде, артериаль һәм күз басымы үлчәнде, анализлар алынды. Теләгәннәр коронавируска каршы вакцина кадатты. Онколог, офтальмолог, терапевт, педиатр, акушер-гинеколог кабул итте.

Ике көн эчендә табиблар 120 кешене хезмәтләндерде, 50гә якын кеше вакцина кадатты.

- Авылдашларыбыз март башында вакцина кадата башлады. Теләүчеләрнең исемлеген төзеп, район үзәгеннән җитәрлек вакцина алып кайтып тордык. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хакимияте белгечләре вакциналау үтте. Өлкән яшьтәгеләр дә үзләрен авырудан саклау өчен прививка эшләтте. Хәзерге вакытта авылда йөздән артык кеше прививка ясатты. Яшерган авылы халкы пандемиядә мотлак чараларны да тиешле дәрәҗәдә үтәде, шуңа авыручылар аз булды, - дип сөйли фельдшер-акушерлык пункты мөдире Нәфисә Ильясова.

Яшерган авылы фельдшеры Наҗия Ганиева авыруларның өенә йөреп укол кадаган, кирәкле дәвалау процедуралары үткәргән. Участокның терапевты Гөлнара Сәмигуллина белән шәфкать туташы Гөлфия Арсланова эшләрендә зур ярдәм күрсәткәннәр.

"Сәламәтлек поезды"ның мөмкинлекләре белән файдаланып, авыл почтальоннары Фәнилә Солтанова, Миләүшә Хәсәнова прививка эшләткәннәр. “Якыннарыбыз авырганнан соң бу авыруга бирешәсе килми. Ел саен грипптан прививка эшләтәбез, шуңа курыкмыйбыз", - ди алар.

Рәхимә Хаҗиәхмәтова белгечләргә күренгәннән соң рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Бер урында бөтен белгечләрнең дә булуы бик уңайлы. Тулысынча тикшерелдем. Каядыр барырга, чиратта торырга тура килмәде. Кызганычка каршы, УЗИ аппараты гына юк. Икенче тапкыр анысын да алып килсәләр, яхшы булыр иде, - ди ул.

Фото: Стәрлебаш районы хакимятеннән

Стәрлебаш районы аша үткән "Сәламәтлек поезды" 1657 кешене кабул иткән. Табиблар 1241 кешене караган, 298 кеше маммография узган, 230 кешене авырулары буенча исәпкә куйганнар, 177 кеше вакцина эшләткән.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: