+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әлшәй матурлыкка омтыла

Гомумдәүләт проектларының тоташ ил үсешенә уңай йогынтысы бәхәссез. Русия күләмендәге максатлы, гаять киң колачлы программа тормышка ашырыла башлау белән, иң беренче чиратта, илебезнең социаль йөзе сизелерлек үзгәрде, бу инде икътисад үсешенә дә бәйле.

Әлшәй матурлыкка омтыла
Әлшәй матурлыкка омтыла

Гомумдәүләт проектларының тоташ ил үсешенә уңай йогынтысы бәхәссез. Русия күләмендәге максатлы, гаять киң колачлы программа тормышка ашырыла башлау белән, иң беренче чиратта, илебезнең социаль йөзе сизелерлек үзгәрде, бу инде икътисад үсешенә дә бәйле. Кайсы гына өлкәне алма, аларга капитал салулар артты, нәтиҗәдә төзелеш темплары үсте. Шунысы үзенчәлекле, яңа объектларның нигездә социаль юнәлештә булуы күзгә ташлана. Турыдан-туры Башкортстанга да кагыла бу. Быел гына, мәсәлән, гомумдәүләт проектлары кысаларында торак төзелешенә, җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә, юллар төзүгә һәм ремонтлауга, былтыргы белән чагыштырганда, байтакка күбрәк акча юнәлтелде. Бу юнәлештә әйдәүче тармаклар булып сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният тора. Моннан тыш, кече һәм урта малтабарлыкны үстерү, аграр тармак, экологиягә зур капитал салулар каралган.

Сүз дә юк, максатлы акчаларны нәтиҗәле файдалану шулай ук зур әһәмияткә ия. Бу яктан караганда, Әлшәй районының башкаларга үрнәк күрсәтүе соңгы елларда нык күзгә ташлана. Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру юнәлешендә биредә бай тәҗрибә туплануыннан чыга бу. Биредә икътисади һәм социаль өлкәдә колачлы эшләр башкарылды, яңа сәнәгать объектлары барлыкка килеп, алар икътисадны савыктырды һәм халыкка хезмәт итә. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру төбәк халкы игътибарыннан да читтә калмый. Ил күләмендәге хәстәрлек урындагы властька карата да ихтирамны арттыра.

Сәламәтлек – игътибар үзәгендә

Гомумдәүләт проектларының һәркайсы әһә­миятле, әмма хәзерге чор күзлегеннән караганда, алар арасында өстенлекле урынны барыбер сәламәтлек саклау тота. Бу мәсьәләгә төбәктә элек тә игътибар бирелмәде түгел, атап әйткәндә, район үзәге Раевка дәваханәсе даими яңартылып тора, соңгы елларда гына берничә яңа корпус сафка басуы да шул хакта сөйли. Шул ук вакытта, үзәктән читтәге авылларда медицина пунктларының көн таләпләренә җавап бирмәве дә билгеле. Бу проблеманы уңай хәл итүгә ярдәмгә “Сәламәтлек саклау” проекты килде. Үткән ел ахырында районның бер үк көнне ике авылында – Казанкада һәм Таштүбәдә заманча фельдшер-акушерлык пункт­лары файдалануга тапшырылды. Әлеге авылларда медпунктлар элек тә эшләп килде, әлбәттә. Әмма алар искергән биналарда урнашкан, шуңа да пациентлар өчен шартлар бик үк уңайлы түгел иде. Хәзер исә хәл тамырдан үзгәрде: халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты күпкә яхшырды. Казанка фельдшер-акушерлык пункты, мәсәлән, ике авыл халкын – дүрт йөздән артык кешене хезмәтләндерә. Шулардан 104 кеше – балалар. Таштүбә авыл медицина пунктына Баязит авылы да карый – болар барысы ике йөздән артык пациент дигән сүз. Заманча медицина объектлары санитар таләпләргә тулысынча җавап бирә, аларда яңа җиһазлар һәм корылмалар урнаштырылды, дәвалау кабинетлары эшли башлады.
Районда барлыгы кырыкка якын фельдшер-акушерлык пункты исәпләнә, кызганычка каршы, аларның яртысы җайлаштырылган биналарда урнашкан, бу сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүдә күп кенә уңайсыз­лыклар тудыра. Моны күздә тотып, районда медпунктларның унга якынын алдагы елларда яңарту бурычы куелды. Максатка ирешүдә эчке мөм­кинлекләрне җәлеп итү белән бергә, “Сәламәтлек саклау” проектына да зур өметләр баглана.
Халык сәламәтлеген саклау юнәлешендә районда “Демография” гомумдәүләт проекты чаралары да нәтиҗәле тормышка ашырыла. Раевка авылындагы гимназиядә ул проектның “Спорт – тормыш таләбе” программасы кысаларында яңа спорт мәйданчыгы сафка басты. Заманча объектта яңа спорт җиһаз­лары урнаштырылган, бу күнекмәләрдә алдынгы техно­логияләр куллану мөмкинлеген бирә.

Заманча технологияләргә йөз тотып

Мәгариф өлкәсендәге шул исемдәге гомумдәүләт проектының шулай ук матур нәтиҗәләре сизелерлек. Элекке елларда, мәсәлән, “Мәгариф” проекты кысаларында “Заман мәктәбе”, “Санлы белем бирү мохите” һәм башка төбәк программалары уңышлы тормышка ашырылды. Нәтиҗәдә, авылларда яңа мәктәпләр файдалануга тапшырылды, уку йортлары заманча җиһазлан­дырылды. Хәзерге вакытта бу юнәлеш­тә эшнең тынганы юк. 2020-21 уку елында районның Пионерлар һәм укучылар йортында “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында өстәмә бюджет урыннары булдырылды. Балалар яңа берләшмәләр эшенә җәлеп ителә, алар арасында “Су туризмы”, “Спорт туризмы”, “Кеше һәм аның сәламәтлеге” дип исемләнгәннәре аеруча зур кызыксыну тудыра.
“Су туризмы” берләшмәсендә балалар суда йөрүче катамараннарның техник корылышын, аларны куллану мөмкинлекләрен өйрәнә. Башкортстан елгалары буенча су маршрутлары төзү белән бергә, сәяхәт итү дә күздә тотыла. “Яшь геолог” берләшмәсе үсемлекләр дөньясы белән танышу мөмкинлеген бирә, махсус лабораториядә тирә-як мохитне саклау буенча практик дәресләр оештырыла. “Яшь натуралист” берләшмәсенә йөрүчеләр экология проблемаларын хәл итү буенча тикшерүләр алып бара. Гомумән, “Һәр баланың уңышы” проекты Пионерлар һәм укучылар йортында шөгыльләнүчеләргә белем дөньясына яңадан-яңа юллар ача.

Мәдәниятле халык

Төбәкнең мәдәни тормышы истәлекле вакыйгаларга бай. Алар арасында яңартылган мәдәният учакларын ачу тантаналары халыкны аеруча күпләп җәлеп итә. Яңа Сәпәш авылында мәдәният йортын файдалануга тапшыру чарасына тоташ авыл халкы белән бергә бихисап кунаклар җыелган иде. Бер сүз белән әйткәндә, чагу бизәкләре белән тарихка кереп калды авыл тормышындагы әлеге тантана. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында яңартылган мәдәният йорты, чын мәгьнәсендә, авылны балкытты. Биредәге күркәм үзгәрешләр яңа җиһазларда да чагылыш тапты. Сәхнә костюмнары, тавыш аппаратурасы һәм башка инвентарь шулай ук проект кысаларында алынган. Алар авылның үзешчән сәнгать осталарына яңа мөмкинлекләр ача.
Раевка авылының мәдәният сараенда файдалануга тапшырылган заманча кинозал кино сәнгатен сөючеләргә олы бүләк булды. Ул шулай ук “Мәдәният” проекты тарафыннан финансланды. Әйтергә кирәк, республикадада беренче бай җиһазлы заманча кинозалны халык тиз арада үз итте, хәзер биредәге киносеансларга яшьләр дә, өлкәннәр дә зур теләк белән йөри.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты­ның мөмкинлек­ләре зур һәм алар мәдәни тормышның төрле өлкәләрен колачлый. Мәсәлән, федераль һәм “Иҗат кешеләре” төбәк проекты буенча Әлшәй районының 17 мәдәният белгече белемнәрен камилләштерү курсларында укып чыкты. Шунысы игътибарга лаек, унга якын программа буенча үткән укулар үз эченә режиссура, хор, хореография, театр педагогикасы, китапханәләрдә заманча технологияләр куллану белгечлекләрен алды. Белемне камилләштерү илебезнең әйдәүче югары уку йортларында дистанцион ысулда алып барылды.
Мәдәни объектларны яңартуда гомумдәүләт проектларын куллану районда күркәм традициягә әверелде. Әлшәй районының социаль-мәдәни үзәге бүлеге саналган Түбәнге Әврез авылы мәдәният сараен яңарту проектның төбәк программасы кысаларында алып барыла. Шушы максатта 4 миллион сумнан артык акча республика бюджетыннан бүленгән. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов билгеләвенчә, хәзерге вакытта объектта күләмле эш башкарылып, аның түбәсе һәм тәрәзәләре алыштырылган, эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре бара. Тоташ алганда, объектның әзерлеге 95 процент тәшкил итә. Яңартылган мәдәният йортын агымдагы елның август азагында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

“Агростартап” ярдәм итте

Кече малтабарлык үсеше районда киң колач алды. Гомумән, җирдә үз эшләрен ачарга теләүчеләргә ил дәрәҗәсендәге проектлар ныклы таяныч булып тора. Нәфис Нәсхетдинов, мәсәлән, “Агростартап” проектында катнашып, басучылыкны үстерүгә грант алды. Нәфис – авыл хуҗалыгында бай тәҗрибәле белгеч. Туган-тумача, күршеләрдән 15 гектар пай җирен биләмәгә алып, басучылык белән шөгыльләнә. Соңгы чорда фермерның җир биләмәләре янә дә 88 гектарга арткан. Нәтиҗәдә, ул, грант алу максатында, үсемлекчелек буенча “Агростартап” конкурсында катнашырга карар иткән. Проектын уңышлы яклап, 2 миллион сумга якын грант алган.

 Фәнүр Гыйльманов, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе. Автор фотосы.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: