+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан - беренче урында!

Башкортстан "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең укытылган хезмәткәрләре саны буенча Русиядә беренче урынны алды.

Башкортстан - беренче урында!
Башкортстан - беренче урында!
Сакчыл җитештерү инструментлары белән 1913 хезмәткәр танышкан да инде.

— «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашу предприятиеләр өчен отышлы. Республиканың Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары җитәкчеләрне һәм хезмәткәрләрне укыта, аларга эш системасын корырга, заем һәм салым вычеты алырга, экспорт базарларына чыгарга ярдәм итә, — диде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Предприятиеләрнең эшче төркемнәре берничә юнәлеш буенча укулар уза: "Сакчыл җитештерү нигезләре", "Проектны гамәлгә ашыру методикасы" , "Стандартлаштырылган эш", "Эш урыннарын оештыру. 5С системасы", «Җитештерү анализы». Җитәкчеләр өчен, шулай ук, «Максатлар декомпозициясе», «Нәтиҗәле инфоүзәк» үткәрелә.

— Шулай ук «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында «Процесслар фабрикасы» эшли, Бу - Сакчыл җитештерү инструментларын куллану тәҗрибәсен ала торган уку-укыту җитештерү мәйданчыгы. Анда 400дән артык кеше белем алды, — диде Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Руслан Нуртдинов.

Исегезгә төшерәбез, предприятиеләр өчен «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты үзенең нәтиҗәлелеген, ким дигәндә, 15 процентка арттырырга мөмкинлек бирә.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: