+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бишбүләк уңай үзгәрешләр кичерә!

Районда сәламәтлек саклау, халыкның ялын оештыру һәм спортка җәлеп итү буенча максатлы эш алып барыла.Мәгълүм булуынча, 2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйды. Мөһим документ социаль-икътисади юнәлешкә ия һәм Русия халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне, фәнни-технологик үсештә алга китүне максат итеп куя. 2018 елда Русиядә кабул ителгән федераль күләмдәге гомумдәүләт проектлары өч юнәлеш: “Кеше капиталы”, “Тормыш өчен уңайлы мохит”, “Икътисади үсеш” буенча эшләнгән. Гомумдәүләт проектлары тоташ илебез һәм республика үсешенә уңай йогынты ясады. Бу уңай үзгәрешләрне Бишбүләк районы мисалында да күрергә мөмкин.

Бишбүләк уңай үзгәрешләр кичерә!
Бишбүләк уңай үзгәрешләр кичерә!
Бишбүләк районына заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган махсус автомо­бильләр колоннасы – “Сәламәтлек поезды” килде. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы акция ерактагы торак пунктларда халык өчен медицина хез­мәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлтелгән.

“Сәламәтлек поезды” килү нәтиҗәсендә авыл халкы квалификацияле табиб ярдәме, белгечләрдән консультация ала, флюорография, кардиография, маммография ясарга мөмкин. Шулай ук коронавирустан вакциналау узарга була.

“Районда инде өченче көн “Сәламәтлек поезды” эшли. Бүген ул Михайловка авылында, дәваханә янында урнашты. Бардым, очраштым һәм кабул итүгә килгән пациентлар белән аралаштым. Нигездә, бу пенсионерлар, инвалидлар һәм Бишбүләккә мөстәкыйль рәвештә килү авыр булган кешеләр. Бу, мөгаен, авырулар табибларга бармый торган бердәнбер очрактыр, ә табиблар үзләре пациентлар янына килә. Кабул итүгә килгән кешеләрнең барысы да табибларның яхшы каравын һәм белгечләрнең яхшы мөнәсәбәтен билгелиләр. “Сәламәтлек поезды”нда безнең үзәк район дәваханәсендә булмаган заманча җиһазлар бар. Терапевтларыбыз һәм район дәваханәсе белгечләре кабул итә. Параллель рәвештә теләүчеләргә ковидтан прививка ясала. Кичә Ает авылында “Сәламәтлек поезды”нда бер көн эчендә 60 кеше прививка ясаткан. Михайловкада бүген азрак. Әмма бу барыбер яхшы, бездә соңгы вакытта коронавирус белән авыру­чыларның артуы күзәтелүен онытмыйк. Әйтик, безнең районда узган атнада гына да ковид белән авыручы 65 кеше ачыкланган. Әгәр 2020 елда бөтен чор эчендә 383 авыру теркәлгән булса, агымдагы елның тулы булмаган 8 аенда инде 514 кеше. Менә уйлап карагыз, прививка ясарга кирәкме? Вакциналар бар. Район буенча барлыгы 5860 кеше вакцина ясатты”, – дип язды “Вконтакте” социаль челтәрендә Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов.

Шушы көннәрдә Бишбүләк районына мобиль стоматология комплексы килде.

“Барып, мобиль стоматология комплексының эшен бәяләдем. Халык гаризалары буенча безнең районга стоматологлар бригадасы килде. Калинин авыл биләмәсеннән бик күп мөрәҗәгатьләр булганлыктан, аларны Усак Кичүгә эшкә җибәрергә булдык.

“ПАЗ” автобусы базасында мобиль комплекс мәктәп территориясендә вакытлыча урнашкан һәм аңа иң заманча җиһазлар куелган. Республика стоматология поликлиникасының 3 белгече эшли. Төшкә чаклы тешләрне дәвалыйлар, төштән соң – алалар. Барлык процедуралар бушлай! Документлар да урында рәсмиләштерелә. Бары тик полис һәм паспорт кына кирәк.

Бу башлангыч бик кирәкле булып чыкты. Алга таба да мобиль стоматология комплексы белән хезмәттәшлек итәчәкбез”, – дип язды Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов социаль челтәрләрдәге битендә.

Гомумән, Бишбүләк районы сәламәтлек саклау өлкәсе яңарыш кичерә. Күптән түгел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программа чараларын гамәлгә ашыру максатында Бишбүләк үзәк район дәваханәсендә стандарт рентгенологик тикшеренүләр уздыру өчен “ДИАКОМ” рентген диагностика комплексы урнаштырылды. 11,5 миллион сумлык әлеге комплекс санлы диагностик сурәтләр алу белән бергә, шулай ук алынган мәгълүматны саклау һәм тапшыру юлы белән аларны эшкәртергә мөмкинлек бирә. Әлеге җайланмада 50дән артык пациент тикшерү узган да инде.

Санлы рентген комплексы йогышлы, шеш һәм травматик авыруларны диагностикалау өчен алыштыргысыз булып тора, шулай ук ашказаны һәм уникеилле эчәге, үт куыгы, сөт бизе һәм башка бик күп авыруларны диагностикалау өчен алыштыргысыз медицина җиһазы.

– Рентген комплексы күп кенә яшерен авыруларны диагностикалауда төп рольне уйный. Аның ярдәмендә эчке органнарның формасын, хәлен һәм тонусын, шулай ук лайлалы тышчаларның рельефын бәяләргә була. Югары технологияле рентген комплексы диагностиканы вакытында үткәрергә булыша һәм төгәллеген тәэмин итә, – дип билгеләде медицина оешмасының баш табибы Андриян Павлов.

Гомумән, Бишбүләк районында “сәламәт тәндә – сәламәт рух” булуын яхшы аңлыйлар, халыкның ялын оештыру һәм яшь буынны спортка һәм физик культурага җәлеп итү буенча да максатлы эш алып барыла.

Бишбүләкнең Әхмәтов исемендәге паркында яңа спорт мәйданчыгы урнаштырылды. Ул “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы “Спорт – тормыш нормасы” проекты ярдәмендә куелды.

Спорт мәйданчыгы – күпфункцияле. Биредә төрле тренажерлар, классик турниклар, менү дивары бар. Шушы көннәрдә генә биредә резина өслек җәелде, бу күнегүләрне уңайлырак һәм иминрәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Паркта мондый күнегү мәй­данчыгы булуын, якын-тирәдә физкультура-сә­ламәтләндерү комплексы урнашуын исәпкә алып, шулай ук биредә спорт объектларын төзү буенча планнар бар. Әле Әхмәтов исемендәге парк Бишбүләк районының спорт тормышының чын үзәгенә әверелә дип әйтергә мөмкин.
“Бездә шундый парк барлыкка килүенә бик шатландык. Гел монда дусларыбыз белән киләбез, йөрибез, аралашабыз. Яздан бирле, кар эрү белән, монда һәрвакыт кеше күп. Яшьләр, пенсионерлар, гаилә парлары. Күпләрнең физкультура һәм скандинавча атлау белән шөгыльләнүе, велосипедта йөрүләре сөендерә. Һәм иң мөһиме, парк даими рәвештә яңа корылмалар һәм объектлар белән яңартыла. Һәм әлеге мәйданчык – моңа дәлил”, – ди паркта ял итүче пенсионерлар.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Бишбүләк районының Сухоречка авылы укучы­ларының спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләре барлыкка килде. “Һәр баланың уңышы” дәүләт программасы кысаларында спорт залына капиталь ремонт үткәрелгән. Программа буенча бүленгән ярты миллион сумга якын акчага спорт залында, шулай ук чишенү һәм ярдәмче биналарда тулысынча идән алыштырылган. Якын арада ишекләрне һәм яктырткычларны алыштыру планлаштырыла. Яңартылган спорт залы укучыларны беренче сентябрьдән кабул итәчәк.

– Район мәктәпләрендә физкультура һәм спортны үстерү өчен шартлар тудырылуы сөенечле күренеш. Шуның нәтиҗәсендә укучылар төрле ярышларда югарырак нәтиҗәләргә ирешә алырлар, дип өметләнәбез. Гомумдәүләт программаларын гамәлгә ашыру районда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттырырга ярдәм итәчәк, дип саныйм, – ди Бишбүләк районы хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт секторы мөдире Сергей Таймасов.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: