+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алгарышка, яңарышка таба!

Табибларга – планшетлар.

Алгарышка, яңарышка таба!
Алгарышка, яңарышка таба!
Башкортстанның 64 медицина оешмасы яңа планшетлы компьютерлар алган. Алар табиб бригадаларына тапшырылачак. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча республикага 180 планшет кайтартылган.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева билгеләвенчә, планшетлы компьютерлар бердәм санлы контурга тоташа һәм табибның мобиль автоматлаштырылган эш урынына керү мөмкинлеге белән тәэмин ителә.
Заманча планшетлы компьютерлар пациент­ларның шәхси мәгълүматларының сакланышын тәэмин итү өчен кирәкле технологияләр белән җиһазландырылган һәм пациентларның электрон медицина картасын алып бару, рецептлар язу, электрон рәвештә тикшеренүләр нәтиҗәләрен формалаштыру, тапшыру һәм алу мөмкинлеге бирә.

Акыллы светофорлар

Уфада светофорларга адаптив режимда идарә итү җиһазлары куелачак. Ул  “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты ярдәмендә башкарылачак. Бу хакта шәһәр хакимиятеннән хәбәр итәләр. 
Сүз, аерым алганда, интеллектуаль транспорт системасын кертү турында бара. Аның ярдәмендә юлларда уртача тизлекне арттырырга һәм тыгын очракларын киметергә ниятлиләр. Нәтиҗәдә, юлдагы һәм экологик киеренкелек кимиячәк.
Хәзерге вакытта Уфада, транспорт агымы аеруча тыгын булган юл чатларының берсендә – Октябрь проспекты һәм СССРның 50 еллыгы урамы киселешендә пилот проекты сыйфатында юл хәрәкәтенең адаптив идарәсе тормышка ашырылган да инде.
Адаптациянең төп принцибы түбәндәгедән гыйбарәт. Хәрәкәтнең интенсивлыгы никадәр югарырак булса, автомобильләр күбрәк уза торган фаза өчен цикл шулкадәр озынрак. Светофорның җайга салу циклының озынлыгы детекторлар күрсәтмәләре буенча исәпләнелә һәм юл чатында автомобильләр хәрәкәтенең агымдагы интенсивлыгына бәйле.

Мәктәп автобуслары паркы тулылана

Пермь крае, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия һәм Омск, Ростов һәм Түбән Новгород өлкәләре беренче булып яңа мәктәп автобусларын алачак. Бу хакта Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова белдерде. “Иң элек (мәктәп) автобусларын алачак төбәкләрне атап китәсе килә. Болар – Башкортстан, Татарстан, Удмуртия республикалары, Омск, Ростов, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае. Әлеге төбәкләргә программа буенча 3 меңнән артык яңа автобус җибәреләчәк”, – диде ул.
Анна Кузнецова яңа автобусларның “абсолют хәвефсез” булырга тиешлеген ассызыклады. “Бу – персоналны, машина йөртүчеләрне әзерләүгә дә, медицина тикшерүләренә дә кагыла”, – дип билгеләде ул.
Элегрәк Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Президент йөкләмәсе буенча Хөкүмәт ел ахырына кадәр Русия төбәкләре өчен кимендә 4100 мәктәп автобусы сатып алачак, дип хәбәр итте.

Нефтекамалыларга – велоюл!

Нефтекама шәһәренең “Сәламәтлек сукмагы”нда велосипед юллары пәйда булган. Аларны төзү “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты ярдәмендә алып барыла. Велоюллар урман буйлап 5,7 чакрымга сузыла һәм шәһәр урамнарына, Краснокама районы чигенә кадәр илтә. Шәһәр халкына маршрут бик ошаган. Чөнки юлда бик күп уңайлыклар булдырылган: чүп савытлары, велосипедларны кую урыннары, светодиодлы билгеләр һәм таганнар, батут куелган зур уен комплексы бар,  шулай ук волейбол һәм баскетбол өчен махсус мәйданчык булдырылган, велоюл өслегенә тамгалар төшерелгән. 

Мәчетледә – яңа ФАП

Мәчетле районының Тәкә авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Медицина учреждениесе “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча ачылган җиденче объект булды, дип хәбәр итә район хакимияте.
Монда пациентларны кабул итү һәм персонал өчен бөтен шартлар да бар: прививка эшләү һәм процедура кабинетлары, өлкән яшьтәгеләрне кабул итү кабинеты, даруларны саклау өчен, дезин­фекцияләүче эремәләр һәм персонал өчен бүлмәләр дә булдырылган. Медицина учреждениесендә беренчел медицина-санитария, шул исәптән акушерлык һәм гинекология ярдәме күрсәтеләчәк, шулай ук медицина анализлары алу үткәреләчәк.
Беренчел медицина-санитария ярдәме системасын үстерү – “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектында төп юнәлешләрнең берсе. Ул фельдшер-акушерлык пунктларын һәм мобиль медицина комплексларын төзүне, шулай ук ел саен профилактик медицина тикшерүләрен оештыруны күздә тота. Президент Владимир Путин тәкъдиме белән башланган гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

Краснохолмда – заманча уен мәйданчыгы

Районның Краснохолм авылында балалар өчен уен мәйданчыгы төзелгән. Аны финанслау “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган.
Хәзер балаларның актив ялы өчен менә дигән урын барлыкка килгән. Мәйданчыкта берничә төрле таган, үрмәләү өчен конструкцияләр, таучыклар урнаштырылган, резина өслек түшәлгән. Хәвефсезлек максатыннан мәйданчык тәбәнәк койма белән әйләндереп алынган.
Ачык җете буяуларга буялган мәйданчык балаларны җәлеп итә. Бу комплекс төрле яшьтәге балаларга тәгаенләнгән. Балалар биредә вакытны сәламәтлеккә файдалы итеп үткәрә, ә ата-аналарга уңайлы булсын өчен эскәмияләр куелган. 
Мәдәни чараларга җилдереп кенә барачаклар!
Район үзәк мәдәният йорты яңа транспорт – “Газель Next” маркалы, 17 урынлы пассажир микроавтобусы сатып алган. “Яңа транспорт чарасы ярдәмендә мәдәният хезмәткәрләренә район авылларында иҗат коллективларының күчмә концертларын оештырырга, республика чараларына барырга мөмкин булачак, ягъни төбәкара хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр киңәячәк”, – диделәр район хакимиятендә. Автотранспорт сатып алу “Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булган. Федераль бюджеттан – 1,7 миллион, республика бюджетыннан – 232 мең һәм урындагы бюджеттан 101 мең сум бүленгән.

Чакмагышта стадион төзекләндереләчәк

Киләсе елда Чакмагыш районында “Уңыш” стадионын ремонтлау планлаштырыла. Бу эш 9 миллион сумга төшәр дип көтелә һәм “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Стадионда йөгерү юлларын төзекләндерү, турниклар, өлкәннәр һәм балалар өчен ял итү зоналары (эскәмияләр һәм чүп савытлары), күпфункцияле спорт мәйданчыгы, бәдрәф, балалар өчен резина өслекле уен мәйданчыгы урнаштыру каралган.
Төзекләндерү проекты республика халкының тавыш бирү йомгаклары буенча җиңеп чыкты. Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы кысаларында яңарак биредә спорт бәйрәме узды.

Сәхифәне Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләде.

 

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: