Ул билгеләп үткәнчә, урындагы бюджетларга бюджетара трансфертлар күләме 11 миллиард сум тәшкил итә. Бу акчаларның 96 проценты диярлек ике гомумдәүләт проектына туры килә, алар: «Торак һәм шәһәр мохите» (6,9 миллиард сум), «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» (3,6 миллиард сум). Шул ук вакытта кайбер төзелеш оешмалары эшләрне башкару графигыннан артта калган. Бу хәл Уфада - 8 объект, Стәрлетамак районында - 3 объект, Стәрлетамак шәһәрендә һәм Чишмә районында берәр объект буенча теркәлгән. Барлык объектлар да контрольдә.
Андрей Назаров профильле министрлык һәм ведомстволарны җәлеп итеп, подрядчы оешмаларның эшенә муниципаль контрольне көчәйтергә кушты.
– Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру федераль Хөкүмәтнең һәм хокук саклау органнарының ныклы контролендә тора, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Чөнки бу социаль объектлар: мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, дәваханәләр һәм юллар. Аларның төзелеп беткәнен республика халкы бик көтә.
Шулай ук киңәшмәдә «Алга» махсус икътисади зонасын булдыру буенча махсус проектны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.
- Стәрлетамак һәм Ишембай районнары хакимиятләре актив мәгълүмати эш алып бара. Урындагы киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә гамәлгә ашырыла торган проектлар, булдырылган эш урыннары саны, кадрларга ихтыяҗ, заманча технологияләр куллану һәм табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәү мәсьәләләре яктыртыла, – диде Илшат Таҗетдинов. - Май аенда Наумовка авылында резидентлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашлыгында үткәрелгән "түгәрәк өстәл"нең уңай тәҗрибәсен билгеләп үтәргә кирәк, төзелә торган производство экологик хәвефсезлек өлкәсендә халыкның күп кенә мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирде. Ә хәзер беренче резидентларның берсе – «Аркада» компаниясенә хезмәт кадрларын сайлауда актив ярдәм итәргә кирәк. Бу тегү фирмасына эшчеләр кирәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте