-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Паркта очрашырбыз...”

Дәүләт программалары кысаларында Бакалы районының торак пунктлары соңгы елларда зур яңарыш-үзгәрешләр кичерә.

“Паркта очрашырбыз...”
“Паркта очрашырбыз...”


Бакалының бу урынында кайчандыр басу шаулап торган, бөртекле культуралар үстерелгән. Аннары биредә актив рәвештә шәхси торак төзелеше башланды һәм тиз темплар белән Көнбатыш микрорайоны үсеп чыкты. Хәзер монда заманча мәгариф, сәүдә учреждениеләре, матур йортлар күзне иркәли, хезмәт сөючән, туган якны яраткан кешеләр яши.

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында биредә парк төзелеше башланды. Проект бик колачлы, берничә ел дәвамында этаплап гамәлгә ашырылды. 2019 елда социаль челтәр­ләрдә сораштыру үткәрелде, район хакимиятендә төзек­ләндерү өчен мөһим объектны сайлап алу буенча иҗтимагый комиссия утырышы узды. Тәкъдим ителгән 5 иҗтимагый территориядән бакалылылар һәм комиссия әгъзалары 2 объектны сайладылар, шуларның берсе Көнбатыш микрорайондагы парк.
Агымдагы елда каралган эшләр күләме 95 процентка үтәлгән. Алар 2300 квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон өслекле юллар салуны үз эченә ала. 262 квадрат метр тротуар плитәсе җәелгән, авто­мобиль­ләр кую урыны асфальтланган, 2 километр озынлыкта электр кабель­ләре салынган, территорияне яктырту өчен диодлы 71 лампа урнаштырылган, 19 видеокүзәтү камерасы куелган. Хәзер эш аз гына калган — кече архитектура формалары урнаштыру, ай ахырына кадәр биредә ял итү өчен 3 беседка барлыкка киләчәк. Сентябрь башында Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Рамил Хәйдәров, баш архитектор вазыйфаларын башкаручы Илнур Галләмов, Бакалы авыл хакимияте башлыгы Владимир Семенов парк территориясен карап чыкты. Алар подрядчы оешма җитәкчесе белән очраштылар, башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләделәр һәм киләчәккә планнар билге­ләделәр. Муниципалитет җитәкчесе эшләр барышын канәгатьлек белән билгеләп үтте. Александр Георгиевич шулай ук подрядчы Айдар Харисов һәм аның бригадасы эшен хуплады, күләм­нәрнең тиз һәм сыйфатлы башкарылуын билгеләп үтте.
Яңартылган территория район үзәгенең гомуми картинасын тагын да күркәм­ләтә. Иртә яздан ук бакалылылар анда актив ял итә башладылар. Биредә төрле яшьтәгеләрне очратырга мөмкин. Кемдер скандинавия йөреше белән шөгыль­ләнә, балалар велосипедта, ролик һәм самокатларда узыша, яшь әниләр коляскалар белән йөри, парлар романтик очрашулар билгели.
Паркны төзекләндерү алдагы елларда да дәвам итәчәк, бакалылылар рейтинглы тавыш бирү барышында эшләрне дәвам итү өчен тавыш бирделәр. Биредә берничә зона булачак: балалар өчен уен, спорт тренажерлары, Җиңү аллеясы (файдаланудан алынган хәрби техника, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары бюстлары) һәм башкалар.
Соңгы 10-15 елда Бакалы авылында урам юллары челтәрен асфальтлау буенча бик күп эш башкарылган. Пролетар, Коммунистик, Урман, Бакча урамнарында, Төньяк микрорайонның барлык урамнарында да диярлек асфальт-бетон өс­лекле яхшы юллар салынды. 2019 елда “Туган урам” программасы кысаларында Некрасов урамы асфальтланды, 2020 елда — Мәктәп, Кызыл партизан, Пролетар урамнарында зур күләмле эшләр башкарылды. Урындагы үзидарә органнары хәстәр­леге белән урамнар яктыртылды. “Башкортстан Республикасы торак пунктлары урамнарын яктыртуны мо­дернизацияләү” программасы буенча районда 450 яктырткыч корылган. Эшләр күләме 4 миллион сумнан артыкка төшкән. Шул исәптән программада катнашу район үзәгенең, Иске Корыч, Дияш, Киләй, Мостафа, Иске Маты авыллары урамнарын яктырту мөмкинлеген бирде.
Бакалы районы авыллары елдан-ел матурлана бара. Төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә бәйле үзгә­решләр халыкны сөендерә, иртәгәсе көнгә тагын да матуррак планнар корырга этәрә. Мәсәлән, Бакалыда “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы ярдәмендә заманча тротуарлар барлыкка килде, үзәк мәйдан, Ленин исемендәге сквер, автостоянка төзекләндерелде. Районда 2 ел рәттән “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында актив эш башкарылды. Киров һәм Кызыл партизаннар урамнарында 3 ишегалды территориясе төзек­ләндерелде. Янә гаять зур территория, Ворошилов мәйданы һәм Мәктәп урамында күпфатирлы 8 йортны берләштергән ихата комплексы барлыкка килде. Проектны тормышка ашыруга моңарчы күрелмәгән сумма — 22 миллион сумнан артык акча юнәл­телгән. Нәтиҗәдә, күп­фатирлы йортларда яшәү­челәр куанычына заманча резина өслекле уен һәм спорт мәйданчыгы, автостоянкалар, тротуарлар, яңа яктырткычлар, виде­окүзәтү системалары, асфальтланган ишегалды юллары барлыкка килде. Шунысын да ассызыклау мөһим, ишегалды террито­рияләрен төзек­ләндерү планы халыкның теләкләренә нигезләнеп төзелде. Тер­рито­­рияләрне төзекләндерү белән бер­рәттән күпфа­тирлы йорт­ларның подъездларына ремонт ясалган. 2 ел эчендә “Подъездларны комплекслы ремонтлау” республика программасы буенча гына да 9 күпфатирлы йортта 20дән артык подъезд ремонтланган.
Билгеле булуынча, 2014 елдан күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау функцияләре Башкортстан Республикасы “Төбәк операторы” фондының коммерциягә карамаган оешмасына йөкләтелде. 7 ел эчендә барлыгы Бакалыдагы 29 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Инженерлык системалары ремонтланды, түбәләр алыштырылды. Ел саен бакалылыларның тер­риторияләрне яшел­ләндерү, агач утырту, шәхси торак секторында гына түгел, күпфатирлы йортлар, парк­лар, скверлар тер­ри­торияләрендә дә клумбалар ясау буенча ак­цияләрдә актив катнашуы сөендерә, ди йортларны хез­мәт­лән­дерүчеләр.
Гомумән, көнкүреш инфраструктурасы төзеклеге, тирә-як мохит сафлыгы, яшәгән төбәкнең камиллеге мәсьәләсенә җитди игътибар бирәләр бу төбәктә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Бакалы районы.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: