-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Парк күзгә күренеп үзгәрде

Октябрьский шәһәренең "Кояшлы" экопаркында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында ачылуга әзерлек эшләре бара.

Парк территориясе күзгә күренеп үзгәрә: җәяүлеләр юлларына агач түшәмә җәю эшләре башкарылды, велосипед юллары асфальтланды. Керү урыны төзекләндерелде, арт-объектлар барлыкка килде. Парк эскәмияләре урнаштырылган, алга таба яшелләндерү өчен клумбалар әзерләнгән. Табигать зонасы сакланып калган.

Экопарк табигать кочагында гаилә белән ял итү урыны булачак. Якын-тирә районнарда яшәүчеләр инде күптән паркның үзгәрүе турында хыялланган.

"Иҗтимагый киңлекләрне булдырганда без, беренче чиратта, шәһәр халкы фикеренә таянабыз. Чөнки территорияне чын кулланучылар гына аның ничек урнашуын белә. Шәһәр территорияләрен үстерү һәм төзекләндерү, шәһәр халкын җәлеп итеп, проект процессында катнашучылар өчен файдалы һәм барлык якларны да канәгатьләндерерлек нәтиҗәгә китерә", - диде республика Башлыгының иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча киңәшчесе Ольга Сарапулова.

Фото: Эльвира Мерзлякова.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: