+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яхшы юллар – район күрке

Әлшәй төбәгендә аларны төзү һәм төзекләндерү максатлы программалар буенча алып барыла.

Яхшы юллар – район күрке
Яхшы юллар – район күрке

Агымдагы елда республиканың Юл фонды 26 миллиард сум тәшкил итә, шуның 7,3 миллиард сумы федераль бюджеттан кертеләчәк. Әлеге акча исәбенә 28,2 километр озынлыгында автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау, гомум озынлыгы 3 чакрым тәшкил иткән 34 күперне ремонтлау, торак пункларына керүче 215 чакрым юл төзү күздә тотыла. Бу эшләр, нигездә, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылачак.

Әлшәй районында да юл төзү һәм ремонтлау буенча быел күләмле эш планы билгеләнгән иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Хәйретдинов белде­рүенчә, сыйфатлы юллар салу, гамәл­дәгеләрен исә вакытында төзекләндерү — төбәкнең социаль-икътисади хәлендә чагылып, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, район үсешенә зур өлеш кертә.
— Шуңа да заман таләп­ләренә җавап бирүче автомобиль юллары булдыру хаки­миятнең даими игътибары үзәгендә, — ди ул. — Моңа ирешү өчен төбәктәге барлык финанс мөмкинлекләрне эшкә кушып, аларны нәтиҗәле файдалану хәстәрлеге күрелә. Сүз дә юк, пандемия шартларына бәйле, соңгы чорда эчке мөм­кинлекләргә генә йөз тотар вакыт түгел. Ил һәм республика дәрәҗәсендә дә юл төзелешенә игътибар артты. Бу, иң беренче чиратта, гомумдәүләт проектларында, республика программаларында чагылыш таба. Атап әйткәндә, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” һәм башка гомумдәүләт проектлары һәм программалары аша финанс­ланып, соңгы чорда гына да Ташкичү, Чуракай, Кыпчак-Әскар, Әбдрәшит авылларына республика әһәмиятендәге юллар яңартыл­ды. Моннан тыш, күп кенә авылларга керүче юллар тәртипкә китерелде.
Юл төзү һәм ремонтлауда район үзәге Раевка авылында шулай ук күләмле эшләр башкарылуын бил­геләргә кирәк. Мәсәлән, биредә “Башкортстан ихаталары” программасына ярашлы, күпфатирлы йортлар янә­шәсендәге дистә­ләрчә мәйданчык төзеклән­дерелеп, андагы юлларга асфальт түшәлде.
— Ирешелгәннәр белән генә тыныч­ланмыйбыз, әлбәт­тә. Менә агымдагы елдагы эш­чәнлеккә дә тәүге йомгак ясар вакыт җитте. Эш нәти­җәләре былтыргыдан кайтышрак булса да, юл төзе­лешендә муниципаль заказлар уңышлы үтәлде. Планлаштырылган эш күләменә дә ирештек. Гому­мән, юл төзелешендә агымдагы ел саллы гына казанышлар белән билгеләнде. Ремонт үткәрелгән, шулай ук яңа салынган һәм төзек­ләндерелгән юллар күләме артуы — моңа нигезле дәлил, — диде район хакимияте башлыгы урынбасары.
Районда юллар төзү һәм яңарту өлкәсендә әйдәүче оешма булып Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәсе тора. Махсуслашкан предприя­тие­нең хезмәт тарихы бай, матди-техник куәтләре зурдан, башкарылган эшләре саллы. Юл төзелешенә заманча техно­логияләр үтеп керүгә бәйле, биредә техника паркын яңар­туга җитди игътибар бирелә. Соңгы елларда гына, мәсәлән, асфальт салу машиналары, грейдерлар кайтарылды, юл хуҗа­лыгында кулланылучы башка техника да яңартылып тора.
— Безнең техник яктан нык үсешкән предприятие юл төзелешендә иң катлаулы эшләрне дә сыйфатлы итеп башкару мөмкинлегенә ия, — ди Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәсе җитәкчесе Рафаил Нуркаев. — Шушы максатта оешмада куәтле заманча техника тупланган. Муниципаль заказлар буенча быелгы төзелеш сезонында күләмле эш алып барылды, район буенча дистәләгән юнәлештә юллар яңартылды. Моннан тыш, Стәрлетамак һәм Миякә районнары чикләрендә юл объектларында эшләдек. Идарәнең заманча техно­логияләр буенча эшләүче асфальт заводы бар, ул сәгатенә 50 тонна асфальт катнашмасы чыгарырга сәләтле. Гомумән, идарә коллекти­вының мөмкин­лекләре зурдан һәм, финанслау чыганаклары җиткелекле булган очракта, Әлшәй районы юл төзү хез­мәткәрләре күләмле эшләрне дә башкарып чыгарга әзер.
Идарәнең җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе Ринат Мөсәвиров бу уңайдан быелгы җәйдә ремонт эшләре үткә­релгән объектларны барлап чыкты. Алар арасында өстен­лекне Раевка авылы юллары алып тора. Янә дә Раевка — Стәрлетамак юлының 1,5 километрлы өлеше ремонтланып, биредә асфальт түшәл­гән. Соңгы вакытта исә район үзәгенең Яшьләр, Совхоз урамнарында юл яңартыл­ган. Аннары инде юл төзү­челәр Первомайский төбәгенә күчеп, биредәге 3 чакрым озынлыктагы юлны яңартуга кере­шәчәк.
— Безнең идарәгә 480 чакрым тәшкил итүче автомобиль юлларын хезмәтләндерү йөк­ләтелгән, — дип дәвам итте сүзен Ринат Илдар улы. — Моңа райондагы юл челтәрен тиешле тәртиптә тоту да керә. Мәсәлән, язгы чорда юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау буенча күләмле эш башкарылды. Аннары юлларны төзек­ләндерү башланды. Юл янын төзекләндерү дә безнең вазыйфага керә. Атап әйткәндә, Айдагол авылы юнәлешендәге юл читләре агач үсентеләреннән чистартылды. Гому­мән, юл буйларын тәртиптә тоту, шул исәптән үләннәрне чабу да, идарә эшчәнлегендә мөһим урын алып тора. Күзгә артык ташланып тормаса да, йөкләтел­гән бурычлар арасында монысы да аерым әһәмияткә ия.
Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективы 79 хезмәткәрне берләштерә. Аның нигезен, әлбәттә, биредә озак еллар дәвамында хезмәт салып, бай тәҗрибә туплаган белгечләр тәшкил итә. Бай хезмәт традицияләренә ия коллектив эшчәнлеге белән таныштырган Ринат Мөсәви­ров – шу­ларның берсе. Аның ида­рәдәге хезмәт чоры 15 елдан артык. Шуңа да Әлшәйнең һәр тарафтагы юлларын биш бармагыдай яхшы белә.
Фидакарь хезмәте белән коллек­тивның таянычына әйләнгән хезмәт­кәрләрдән идарә җитәкчесе асфальт ташучы шофер Илшат Муллагилдин, юл кәтүге машинисты Динар Шәймәрданов, мастер Тимур Кәбировны атады.
Әйе, районның юл тармагындагы әйдәүче предприятие­сенең нәтиҗәле һәм уңышлы эшчәнлеге тоташ коллектив­ның тырышлыгына бәйле. Идарә җитәкчесе Рафаил Рәсүл улы, әлеге вазыйфада бер елдан чак кына артыграк эшләсә дә, кул астында хезмәт салучыларны район һәм “Баш­автодор” җитәкчелеге куйган бурыч­ларны үтәүгә туплый алган. Юл төзүчеләрнең быелгы җәйдәге хезмәт нәти­җәләре — моңа анык дәлил.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: