+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Китап битләре... җанлана

Иске Калмаш авылында китапханә яңартылды.

Китап битләре... җанлана
Китап битләре... җанлана

Иске Калмаш авылында тарихи вакыйга булды – районда тәүге китапханә ачылуга 100 ел тулган көнне бире­дә яңа буын китапханәсе үз ишекләрен ачты. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган бу проектка ярашлы, авыл китапха­нә­се китап сөючеләр өчен уңайлы урынга әверелде.

Заманча китапханәдә үзгә-решләр чынлап та бихисап: модельле стандартка ярашлы, бирегә килүче һәркемгә, шул исәптән сәламәтлек мөмкин­лекләре чикле кешеләргә дә, гадәти хезмәтләр белән бер­рәт­тән, төрле мәгълүмати яр­дәм алу мөмкинлекләре бар. Ки­тап­ханәдә, шулай ук, үзаллы белем алырга һәм өстәмә һөнәри әзерлек үтәргә теләгән кешеләргә максатларын тормышка ашыру өчен зур мөм­кинлекләр ачыла.
– Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек мондый ки­тап­ханә ачу, әлбәттә, зур финанслар таләп итә. Иске Калмаш авылындагысын модер­низацияләү өчен проект кысаларында 7,5 миллион сум акча бүленде, шуның 5 миллионы – федераль казнадан. Яңарту эшләре ярты ел эчендә башкарылды. Китапханәнең берничә залы төрле төсләрдән торган бердәм киңлеккә әве­рел­де һәм андагы зоналарны җиңел генә үзгәртү мөмкин­леге бар. Шулай ук яңа төр мәгълүмати хезмәтләр күрсәтү, очрашулар һәм конферен­цияләр үткәрү өчен зона, төр­кемләп эшләү өчен махсус урыннар да бар. Мондый ки-тап­ханә, әлбәттә, укучыларны җәлеп итәчәк, – ди Иске Калмаш модельле китапханәнең әйдәүче китапханәчесе Зөл­фия Сәбгыянова.
Китапханәдәге һәр зонаның үз тәгаенләнеше бар: мә­сә-лән, яшел зона – ял итү һәм аралашу, шулай ук, мәдәни-мәгъ­рифәт чаралары, гаилә бәйрәмнәре үткәрү өчен тә-гаен­ләнә. Биредә хәтта сәхнә һәм өр-яңа музыка кораллары да бар.
Зәңгәр зона – белешмә-энциклопедия бүлеге. Анда лек­цияләр, флешмоблар, виртуаль конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, шәхси китапханә проектларын оештырып була.   Яңа җиһазлар нәшрият эшчән­леген үстерү һәм басма, әсбаплар чыгаруга булышлык итә.
Балалар зонасы кызгылт сары төстә булуы белән игътибарны җәлеп итә. Биредә стеллажлар да балалар уен­чык­лары рәвешендә эшләнгән. Интерактив идән һәм подиум, шулай ук, китапханәчегә төрле форматтагы дәресләр үткә­рергә ярдәм итәчәк.
“Милли мирас” туган якны өйрәнү музеенда авыл тарихы, халыкның көнкүреш әй­берләре белән танышырга, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъза­сы, шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллинның шәхси әйберләрен күрергә була. Шулай ук туку станогында келәм тукырга өйрәнергә дә мөмкин.
Иске Калмаш китапханә­сендә интерактив җиһазлар да үз урынын алган. Сенсор бүлмәсендә төрле яшьтәге укучыларга, шул исәптән сәла­мәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә рәхәтләнеп ял итү шартлары тудырылган.
Китапханә фонды 5 меңнән артык данә китап һәм журналлар белән тулыландырылган. Китап укучыларның сораулары буенча яңа әдәби әсәрләр һәм һөнәри юнәлештәге басмалар кайтарылган. Үзәк биләмәара һәм Иске Калмаш авыл китап­ханәләре хезмәткәрләре яңа кайтарылган китапларны эш­кәртеп-чагыштыралар, алар турындагы мәгълүматларны автоматлаштырылган китап­ханә-мәгълүмат системасында теркиләр.
– Балалар өчен төрле ав­тор­­ларның чагу төсләр белән бизәлгән яңа китаплары кайтты. Кечкенә китап укучыларны 3D, 4D форматларындагы эн­циклопедияләр аеруча сөен­дерер, дип уйлыйбыз. Бу бас­маларның үзенчә­леге шунда: алар тыштан гадәти кәгазьдә басылган китап кебек күренә, әмма битләренә планшетны якын китергәч, махсус кушымта китаплардагы рәсем-су­рәтләрне “терелтә”. Махсус планшетлар да кайтарылды. Һәр китап чагу төсләр белән, матур итеп бизәлгән, алар балалар аңлар­лык җиңел тел белән язылган һәм күпсанлы кызыклы күне­гүләр белән баетылган. Махсус планшет ярдә­мендә карап, балалар әлеге ки­тапларда хәрәкәтне генә күреп калмый, сурәт­ләрнең тавышын да ишетә, – ди Зөл­фия Сәбгыя­нова.
Яңа технологияләр, яңа-дан-яңа мәгълүмати чаралар тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Кайчандыр “Интернет нигә кирәк?” – дип аны кире кагучылар да бүген заманча технологияләрнең рәхәтлеген тоеп алды һәм аларны киң куллану яклы. Иске Калмаш халкы да заманча китапханә ачылуны көтеп алган һәм алар биредәге яңа төр хезмәтләрне, югары тиз­лек­тәге Интернетны, уңайлы һәм модалы мәйданда кү­ңелле ял итү мөмкинлекләрен бик теләп һәм шатланып файдаланырлар дип ышанасы килә.
Квалификация күтәрү һәм һөнәри белемне камил­ләш­терү максатында Чакмагыш үзәкләштерелгән китапханәсе директоры һәм Иске Калмаш модельле китапханәсе хезмәт­кәрләре Русия дәүләт китап­ханәсендә “Мәдәният” гомум­дәүләт проекты чикләрендә муниципаль модельле китап­ханәләр булдыру” программасы буенча дистанцион рәвеш­тә укыган. Программа заманча санлы җәмгыятьтә китапха­нәчеләрдән таләп ителгән яңа компетенцияләргә, яңа ысулларга багышланган һәм теоретик кына түгел, гамәли бе­лем­нәрне үзләштерүгә юнәл­телгән. Бу яңа белем аларга көндәлек эшчәнлек барышында чишәргә туры килгән конкрет мәсьәләләр һәм проблемаларны хәл итәргә булышачак. Программа буенча уку тәмамлангач, хезмәткәрләр квалификация турында таныклыкларга ия булган.
Яңартылган китапханә Иске Калмаш авылы инфраструктурасы, районда тармакның үсе­шенә дә этәргеч булып тора. Китапханә үз йөзен булдырып, аны башкалардан аерып торган үзенчәлеккә ия булыр, җәмгыятьтә аның абруе үсе­шенә булышлык итәр, дип кү­заллана. Яңа төр учреждение авыл китапханәсен район­ның мәдәни вакыйгалары үзә­генә әверелдерергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Зөлфия Сәб­гыянова.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: