-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Эшкуарлар социаль өлкәне күтәрә

Башкортстанда быел социаль предприятие статусын алган эшкуарлар саны 70 процентка - 196дан 328гә кадәр арткан. Бу күрсәткеч буенча төбәк Русиядә лидерлар өчлегенә керде.

Эшкуарлар социаль өлкәне күтәрә
Эшкуарлар социаль өлкәне күтәрә

Күптән түгел Уфада социаль эшкуарлык буенча SocialDrive төбәкара форумы булып узды. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Әйдәп баручы экспертлар һәм башкарма хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре социаль эшкуарлыкны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Алар фикеренчә, республикада социаль хезмәтләр базары якындагы елларда актив үсәчәк.

– Социаль эшкуарлар классик икътисад өлкәсенә генә түгел, ә социаль яктан якланмаган халык катламнарына да кагылып, икътисадны үстерүгә мультипликатив нәтиҗә күрсәтә. Шуңа күрә республика, һичшиксез, социаль эшкуарлыкны үстерүгә тренд билгели, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең үз реестрын алып бара. 1 октябрьгә анда 244 предприятие булган, шуларның 189ы - дәүләтнеке булмаган сектордан. 2021 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча реестрда катнашучылар федераль чыганаклардан 5 миллион сумнан һәм республика бюджетыннан 7 миллион сумнан артык акча җәлеп итте.

Республикада өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәүләтнеке булмаган пансионатлар төзү буенча концессион килешүләр имзаланды. Аларның икесе, 13 һәм 32 урынга исәпләнгән, якын арада Гафури районында ачылачак. Иглин районында пансионат төзү буенча килешүгә кул куюга әзерләнә.

- Бизнес, дәүләтнеке булмаган сектор бик сыгылмалы, кулланучыларның сорауларына тиз җавап бирә. 2017-18 елларда республикада 19-20 хосусый балалар бакчасы булса, хәзер алар 45кә җитте, һәм санитар-эпидемиологик нәтиҗә алган тагын берничә учреждение бар. Без аларны хуплыйбыз, грантлар бирәбез, бу үз нәтиҗәсен бирә, – дип билгеләп үтте үз чыгышында республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин.

Фото: Уфа шәһәре хакимиятеннән.

 

Автор: Резида Валитова.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: