+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстан - илнең иң спорт сөючән төбәкләренең берсе

Русия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров Физкультура һәм спорт буенча республика советы утырышында Башкортстанның илнең иң спорт сөючән төбәкләренең берсе икәнлеген, биредә күп күрсәткечләр Русиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булуын билгеләп үтте.

Башкортстан - илнең иң спорт сөючән төбәкләренең берсеБашкортстан - илнең иң спорт сөючән төбәкләренең берсе
Башкортстан - илнең иң спорт сөючән төбәкләренең берсе


«Моңа республика җитәкчелеге, Спорт министрлыгы, спорт җәмәгатьчелеге игътибары нәтиҗәсендә ирешелә. Спорт объектлары төзелешенә күп акча сарыф ителә. Мин шәхсән Светлана Хоркинаның спорт гимнастикасы үзәгендә булдым, Көрәш сарае, Ишкәкле слалом комплексы төзелә, Фехтование үзәге төзелешенә старт бирелде. Башкортстанда ел саен меңнәрчә спорт һәм физкультура-киңкүләм чаралар үткәрелә», - диде Азат Кадыйров.

Совет утырышы кысаларында Донецк һәм Луганск халык республикаларының спорт ведомстволары белән физик культура һәм спортны үстерү тармагында уртак эшчәнлек турында килешүләргә имза салу тантанасы булды. Башкортстан Башлыгы ДХРның яшьләр, спорт һәм туризм министры Александр Громаковка һәм ЛХР Мәдәният, спорт һәм яшьләр министрлыгының идарә башлыгы Олег Шеренешевка көрәш келәмнәре сатып алуга сертификатлар тапшырды.

"Без шундый бүләк өчен бик рәхмәтле, тугандаш Башкортстан һәрвакыт безнең янда булды. Бүгенге килешү безгә спорт өлкәсендә хезмәттәшлегебезне тагын да ныграк үстерергә мөмкинлек бирәчәк, Башкортстаннан өйрәнерлек нәрсәләр бар», - диде Александр Громаков.

Башкортстанның спорт өлкәсендәге югары нәтиҗәләргә ирешүе Владимир Путин гамәлгә куйган "Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” проектының яхшы үтәлүенең бер мисалы булып тора.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас