+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Маэстро Рим Хәсәновның җырлары үлемсез!

Легендар композитор Рим Хәсәнов призына "Кышкы романс" актер җыры республика конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана.

Маэстро Рим Хәсәновның җырлары үлемсез!Маэстро Рим Хәсәновның җырлары үлемсез!
Маэстро Рим Хәсәновның җырлары үлемсез!


Ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узган конкурс җиңүчеләренең исемнәре 25 декабрьдә "Башкортостан" дәүләт концерт сараеның Кече залында игълан ителәчәк.

Мәгълүм булуынча, сайлап алу туры 20 ноябрьдә старт алды һәм 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Компетентлы жюри ачык фикер алышу юлы белән конкурсның икенче этабында катнашу өчен 20 катнашучыны сайлый. Бәйгедә катнашу өчен композитор Рим Хәсәновның репертуарыннан җыр башкарылган видеофайлын, шулай ук электрон гариза анкетасын җибәрергә кирәк. Адресы: 2723700@bk.ru.

Бәйге Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәновның иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: +7(347) 272-37-00.

Фото: ufa.bezformata.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас