+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче учреждениеләрне арттыру дәвам итә, шулай ук югары технологияле медицина ярдәменең катлаулы һәм кыйммәтле төрләре спектры киңәйтелә.  

Балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә
Балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә

Балаларга югары технологияле медицина ярдәменең шактый өлеше Республика балалар клиник дәваханәсендә күрсәтелә. Биредә ел саен 1500дән артык бала 20 профиль буенча югары технологияле ярдәм ала. Шулай ук гематология, балалар онкологиясе, нейрохирургия, неонатология, оториноларингология, педиатрия, травматология һәм ортопедия, урология, яңак-йөз хирургиясе, хирургия (органнар һәм тукымалар трансплантациясе), балалар хирургиясе, акушерлык һәм гинекология, балалар эндокринологиясе, офтальмологиясе, нефрологиясе, ревматологиясе, пульмонологиясе, гастроэнтерологиясе буенча сыйфатлы ярдәм күрсәтелә.

Республика балалар клиник дәваханәсенең катлаулы диагнозлы балаларына ярдәм итү өчен махсус квоталар бүлеп бирелә, алар буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Аерым алганда, хирургия профильләре буенча 783 квота бүлеп бирелә. Моңа яңа туган бала хирургиясе, акушерлык һәм гинекология, торакаль хирургия, нейрохирургия, оториноларингология, травматология һәм ортопедия, урология һәм яңак-йөз хирургиясе керә. Педиатрия, гастроэнтерология, кардиоревматология, нефрология, эндокринология буенча ярдәм күрсәтү өчен 308 квота бүлеп бирелә. Моннан тыш, дәваханә неонатология буенча 216 квота һәм онкология буенча 188 квота ала.

Республиканың тагын 1800дән артык баласы Русиянең төрле Федераль медицина үзәкләренә җибәрелә. Югары технологияле ярдәм күрсәтүнең барлык очраклары Русиянең Бердәм сәламәтлек саклау мәгълүмати системасына кертелә. Мәсәлән, 2019 елдан 2022 елга кадәр балаларны Федераль медицина үзәкләренә җибәрү ике тапкыр диярлек арткан, 1 148 очрактан 1 950 очракка кадәр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: