-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәдәният — рухи байлыгыбыз

Мәктәп укучылары “Мәдәният безнең тирәдә” онлайн-олимпиадасында актив катнаша.

Мәдәният — рухи байлыгыбыз
Мәдәният — рухи байлыгыбыз
5 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр илнең беренчедән алып унберенче сыйныф укучыларына кадәр «Мәдәният безнең тирәдә» онлайн-олимпиадасында катнашу мөмкинлеге бар. Аны оештыручылар олимпиада уку елының иң чагу вакыйгаларының берсе булачагына ышана.

«Мәдәният безнең тирәдә» проекты — Учи.ру белем бирү платформасында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ярышның төп максаты — урыс мәдәнияте буенча тел, әдәбият, тарих һәм сәнгать белән кызыксынуны үстерү һәм аңа заманча караш аша карау.

Шунысы кызыклы: интерактив биремнәр укучыларга, үз белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, дөньяга карашларын киңәйтергә, гомум эрудицияне күтәрергә, шулай ук образлы һәм системалы фикерләүне киңәйтергә ярдәм итәчәк. Ярыш йомгаклары буенча катнашучылар, шулай ук, мәдәният һәм тарих арасында үзара бәйләнеш табарга өйрәнәчәк.

«Милли өстенлекләр» җәмгыяте генеральный директоры София Малявина, бу юлы «Мәдәният безнең тирәдә» мәктәпнең төрле фәннәрен һәм белем өлкәләрен колачлаячак — урыс теле, әдәбият, сәнгать буенча сораулар булачак, ди. Аның сүзләренчә, укучылар, үзләрен тикшереп кенә калмыйча, дөньяга карашларын киңәйтә, шулай ук «Мәдәният» гомумдәүләт проекты чаралары белән таныша алачак.

София Малявина билгеләп үткәнчә, узган елда олимпиадада бөтен илдән миллионнан артык укучы катнашкан, ә быел ярышлар өлкән сыйныф укучыларын да колачлаячак. Генеральный директор биремнәрне үтәгәндә алган белемнәр укуда һәм имтиханнар тапшыруда ярдәм итәр дип ышана. Сүз уңаеннан, олимпиадада катнашу өчен махсус белем таләп ителми. Бәйге 8 биремнән тора һәм укучыга аны узу кызыклы һәм файдалы булсын өчен төрле җыелманы үз эченә ала.

Олимпиадада 1-11нче сыйныф укучылары бушлай катнаша ала. Моның өчен сайтта теркәлергә, яки Учи.рудан логин һәм пароль белән керергә кирәк. Биремнәрне үтәргә 60 минут бирелә. Ярышларда катнашучыларның барысы да, нәтиҗәләренә карап, сертификат, грамота яисә диплом белән бүләкләнә, ә укытучыларга Рәхмәт хатлары биреләчәк.

Фото: mgazeta.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: