+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2021, 12:08

“Кешеләр таулар шикелле...”

Күренекле актер һәм режиссер Олег Хановка – 70 яшь.

“Кешеләр таулар шикелле...”
“Кешеләр таулар шикелле...”
Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Русиянең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт, республикабызның Салават Юлаев исемендәге дәүләт, К. Станиславский исемендәге халыкара, шулай ук А. Яблочкина исемендәге премияләр лауреаты, Петровский фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры ул бүгенге юбиляр.

Олег Ханов республикабызның нәкъ уртасында, искиткеч матур табигать кочагында — Архангель районының Кызгы авылында танылган артистлар Шәмсинур Сираҗетдинова һәм Закирҗан Ханов гаиләсендә туган. Тәүдә аңа Шакирҗан дип исем кушалар, ләкин А. Фадеевның “Яшь гвардия” романының төп герое Олег Кошевой истәлегенә әтисе Олег дип үзгәртә. Һәм бу очраклы түгел: чөнки Кыйгы театрында Закирҗан — Сергей Тюленин, ә Шәмсинур Любовь Шевцова ролендә берничә тапкыр уйный. Әти кеше улын Ватанга бирелгән, намуслы, гаделлек өчен көрәшүче итеп күрергә тели. Егерме елдан соң улы Уфа дәүләт сәнгать институтында диплом спектаклендә нәкъ менә Олег Кошевой ролен башкарыр дип ул чакта әти кеше уена да китерми. Менә бит ул язмыш!
 
Әти-әни һәрчак юлда. Уллары туган елны алар Баймак колхоз-совхоз театры (1954 елдан — Баймак башкорт дәүләт драма театры) артистлары булып китә. Шәмсинур Сира­җетдинова белән Закирҗан Ханов ул елларда театрның нигезен тәшкил итүче артистлар булалар дип әйтерлек. Чирәмчеләрне мәдәни яктан хезмәтләндерү өчен театр җәйгелеккә Урал аръягына китә. Көне-төне эш өстендә булган игенчеләр ял итә торган палаткалар янында яисә турыдан-туры басуда вакытлыча корылган сәхнәдә артистлар спектакль куялар. (Соңрак бу коллектив “Чирәм театры” дип тә йөртелә). Кызгы авылында нәнәсе һәм күпсанлы апалары карамагында калган кечкенә Олег сөюгә һәм назга күмелеп, тулы мәхәббәт һәм бәхет дөньясында үсә.
 
Театр белән ул Баймакта таныша — 1956 елда анда Сәмига исемле апа тиешле кеше белән әти-әнисе янына даими яшәргә килә. Әйтергә кирәк, малай радио аша артистларның үзара ниндидер гадәти булмаган, ясалма тавыш белән сөйләшкәннәрен ишеткәләп тора. Әтисе җитәкләп алып барган клубтагы театрда да кешеләр табигый булмаганча шулай кычкырып сөйләшәләр икән. Театрдан алган тәүге тәэсире ничектер каршылыклы була. Сәхнәгә балалар чыкканда гына аңа кызык тоела. Ә инде өлкәннәргә (алар арасыннан әтисен генә түгел, күршеләрен дә таный) бик исе китми. Әнисенең: “Сиңа ошадымы?” — дигән соравына туп-туры җавап бирә: “Юк! Миңа күңелсез булды, эч пошты”.
 
Хановлар 1957 елда Сибайга күченә, Олег шунда мәктәпкә укырга төшә. Башлангыч сыйныфларда барысыннан да бигрәк музыка, әдәбият һәм физкультураны якын күрә. Ул вакытта спортның мәктәптә булган барлык төр түгәрәкләренә йөри: баскетбол, футбол, туризм, җиңел атлетика, өстәл теннисы... Чаңгы ярышларында, йөгерү һәм биатлон буенча шәһәр эстафеталарында катнаша. Мәктәп елларында походларга йөрү белән мавыгу үсмер Олегның характерын чыныктыра, ныгыта. Ул киң күкрәкле, чыдам, көчле, курку белмәс егет булып җитешә. Моннан тыш, туризм аңа тиз һәм җитез генә палатка кору, учак ягу, ашарга әзерләү кебек тормышта кирәк булган бик күп сабаклар бирә. Әмма иң мөһиме — сәяхәтләрдә ул Ватан киңлекләренең бихисап матурлыгын күрә, Башкортстан табигате никадәрле төрле һәм гүзәл булуы белән горурлана. Әкият батыр­ларының катып калган сыннарын хәтерләткән хикмәтле кыялары күккә ашкан мәгърур таулары; ылыс исе аңкып торган куе урманнары; иксез-чиксез киң кырлары һәм тугайлары; үз дәрәҗәсен белеп талгын гына агучы елгалары һәм тыныч зәңгәр күлләре — барлык шушы тылсымлы матурлык аның алдында бөек сер, язмыш бүләге сыман ачыла. Һәм кинәт Олег үзенең тәгаенләнешен аңлый башлый: ул шушы матурлыкка хезмәт итәргә тиеш. Тәүдә әле бигүк тирәнтен аңламыйча, әмма шушы гаҗәеп гүзәл дөньяга мөнәсәбәте күңеле түреннән кайнап тышка бәреп чыга. Шул матурлыкны мактап җырлыйсы килә аның.
1968 елда кулына өлгергәнлек аттестаты алып һәм чыгарылыш кичәсеннән соң сыйныфташлары белән бергә Төяләс елгасы буендагы искиткеч гүзәл табигать кочагында Олег укырга кая керергә дип озак уйлана. Бер яктан, Свердловск шәһәрендәге хәрби-сәяси училищега документларын тапшырырга барачагы турында әти-әнисе белән килешенгән. Әмма бу карарга күңеле түреннән нәрсәдер каршы кебек. Закирҗан агай улының хәрби карьерасы турында хыяллана, ә улын таныш булмаган шәһәрдә анда данлыклы Свердловск киностудиясе булу гына кызыксындыра. Аның артист булу теләге көчәя бара. Һәм ул Уфа дәүләт сәнгать институтында нәкъ шул елда ачылган театр бүлеген сайлый.
 
Аны легендар шәхесләр Шәүрә Муса кызы Мортазина, Габдулла Габдрахман улы Гыйләҗев, Тамара Шаһит кызы Ходайбирдина, Гөлли Арслан кызы Мөбәрәкова укыта. Актерлык осталыгы буенча Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймова дәресләр алып бара. Диплом спектакльләрен әзер­ләүдә шулай ук Вәли Гыйрфан улы Галимов һәм Рафаэль Мөхәммәт улы Әюпов катнаша.
 
1973 елның июнендә институт тәмамлаган Олег Ханов М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актеры булып хезмәт юлын башлый. Бу — академия театрының яңаруга йөз тоткан заманы. Иҗади коллектив мелодраматик уйнау ысулыннан ераклаша бара, чынбарлыкны сүзмә-сүз тасвирлау тра­дицияләренә ябышып ятудан заман­дашларның чын-чынлап эчке дөньясы белән кызыксынуга күчә. Ул елларда театрның сәнгать дәрәҗәсе яшь режиссерлар Лек Вәлиев һәм Рифкать Исрафилов куйган спектакльләр белән билгеләнә һәм Олег Хановның иҗат юлы да яшь режиссура эзләнүләре йогынтысында югарыга үрли.
 
Яшь актерга мәхәббәт тә озак көттермичә килә. Булачак тормыш иптәшен ул институтка керү имтиханнары вакытында ук очрата. Абитуриентларны биш төркемгә бүлеп укыталар. Олег үзе белән бер төркемдәге аксыл чәчле, бизәкле ак якалы зәңгәр күлмәк кигән кызга шунда ук игътибар итә. Комиссия әгъзалары егеткә утырырга кушкач, урыны теге кыз янәшәсенә туры килә. Кыз дулкынлана. Комиссиягә чиратлашып килеп, һәрберсе үз программасы белән таныштыра. Теге кыз да әзерләп килгән мәсәлен һәм шигырен сөйләп, калтыранып тагын Олег янәшәсендәге урындыкка утыра. Шулвакыт егет аны уңышлы чыгышы белән котлапмы, кагылырга теләпме, аның ап-ак кулын дусларча кыса. Тегесе озын керфекләр астыннан төпсез зәңгәр (күлмәге белән бертөрле) күзләре белән өздереп карый да хуплап башын ия. Һәм Олег өстенә хисләр дулкыны ябырыла. Яшен кебек ялтлап киткән бу караш аның күңел түренә үтеп керә. Анфиса Хафизова дигән кыз икән бу. 1973 елның көзендә алар өйләнешә.
Тормыш үз җае белән — тыныч, тигез, борчылуларсыз гына дәвам итә. Олег театр репертуарында ныклы урын тота, янәшәсендә — шул ук театр актрисасы, иренә һәр эшендә ярдәмләшүче, яраткан хатыны. 1974 елда аларның аксыл чәчле, зәңгәр күзле уллары туа, аңа Владислав дип исем кушалар. Алар урнашкан кунакханәдә башка театрларның яшь гаиләләре дә яши. Гомум кухняның зур тәрәзәләре ихатага карый, андагы мәйданчыкта артистлар балалары уйный. Дус бер гаилә булып кайгы-хәсрәтсез һәм күңелле яшиләр. Гомумән, артистлар тормышы бит ул — репетицияләре, спектакльләре, зур шәһәрләргә гастрольләре, җәй айларында районнарга чыгу белән бәйле даими рәвештә бәйрәм кәефе сизелеп тору.
 
Олег төп рольләрне дә озак көтми. 1974 елда ук тәүге зур образын тудыра — Әнвәр Бикчәнтәев пьесасы буенча “Яшенле иртә” спектаклендә балалар подполье отряды командиры ролен башкара. Аннары А. Саф­роновның “Мирас”ында Самат роле. 1975 елда Кирәй Мәргәннең “Шомбай” комедиясендә Шомбайны уйнап, комик рольгә сәләте барлыгын күрсәтә. Арытаба — режиссер Рифкать Исрафилов сәхнәләштергән спектакльләр: “Айсылуның айлы кичләре”ндә (Ибраһим Абдуллин) — шофер Сандро, “Аналар көтәләр улларын”да (Әсхәт Мирзаһитов) Фуат исемле егет. ГИТИСның режиссерлык факультетын күптән түгел генә тәмамлаган Рифкать Вәкил улы башкорт артистларын актер уенының таныш булмаган терми­нологиясенә һәм техникасына өйрәтә, аларның йогынтылы анализ ысулы белән эшләүләрен таләп итә. О. Ханов нәкъ менә шушы мохиттә иҗади үсә, режиссерны барыннан да яхшырак аңлаучы актерга әверелә, Р. Исрафилов исә, үз чиратында, актерны төрледән төрле образларда сыный — эпизодик кына рольдән башлап, Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” дигән социаль драмасындагы (1976 ел) төп рольгә кадәр.
 
Р. Исрафилов аңарда яңача фикер йөртүче артистны күрә. Хановның үзендә балаларча эчкерсезлек, тап төшмәгән гадилек, ихлас беркатлылык тупланган, шул ук вакытта аналитикага омтылган актер икәнлеген тиз үк аңлап ала. Комедия юнәлешендәге сәләт белән бергә аңарда тирәнтен уйлаучы, философ актер таланты да үсә, ныгый бара. Мостай Кәримнең “Ташлама утны, Прометей!” әсәрендә Адәмшаһ роленә кереп баручы Ханов өчен Исрафиловның башында яңа роль формалаша. Бу — 1978 елда тамашачы хөкеменә чыгарылган “Язмышлардан узмыш бар”да (Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” повес­те буенча) Кендек. Бу роль өчен Олег Ханов Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек була, ә “Язмышлардан узмыш бар” үзе башкорт театры тарихында иң күренекле спектакльләрнең берсе дип таныла. Бу спектакль милли тамашачы өчен бөтенләй яңа булган художестволы фикерләүгә корыла (М. Бах­тин аны “полифоник” дип атады). Тамашаның композициясе башкалардан аерылып торган кеше язмышлары һәм характерларының якты калейдоскобын үз эченә алган.
 
БАССРның атказанган артисты Олег Ханов 1984 елда Бөтенрусия театр эшлеклеләре җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе идарәсе рәисе итеп тәгаенләнә, бу вазыйфаны 1997 елга кадәр башкара. Бер үк вакытта элеккечә үк Башкорт академия драма театры репертуарында да ныклы урын тота. Тормыш тиз агышлыга, омтылышлыга әйләнә бара. “Бу җәмәгать вазыйфасы иҗатка комачауламадымы?” — дигән сорауга Олег Закир улы бүген бер сүз белән генә җавап бирә: “Юк!” Киресенчә, яшьлек, эшләргә, нәрсәдер булдырырга, иҗат итәргә, кешеләр өчен файдалы булырга омтылу аңа шактый катлаулы бурычларны үтәргә һәм стратегик мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Ул ару-талуны белмичә, һәрчак күтәренке кәефтә булып җәмгыять өчен эшли. (Һәрхәлдә, үзе шулай дип исәпли). Ханов, моннан тыш, үзендә җаваплылык, алдан күрү, җиңел аралашучанлык, профессиональлек һәм, иң мөһиме, теләсә кайсы җитәкчегә мотлак кирәк булган көтелмәгән каршылыкларны җиңү сыйфатларын тәрбияли һәм үстерә.
 
Шушы еллар эчендә байтак мөһим рольләрдә уйный. Мәсәлән, Тузенбах (А. Чехов, “Өч сеңел”), Любомир Зух (М. Кәрим, “Ярлыкау”), Кэлин Абабий (И. Друцэ, “Изгеләрдән изге”), Мәхмүт (М. Кәрим, “Җәяүле Мәхмүт”) һәм башка күпләр.
 
1989 елда Олег Ханов яңа ачылган Республика яшь тамашачы теат­рының (хәзерге М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры) сәнгать җитәкчесе итеп тәгаенләнә һәм дүрт ел эшли. Бу чорда ул үзен тулысынча икетелле театр формалаштыруга багышлый, биредә спектакльләр куя һәм уйный, бер үк вакытта республиканың Театр эшлеклеләре берлегенә җитәкчелек итә.
1993 елда Рифкать Исрафилов
 
Ф. Кроммелинкның “Менә дигән шәп мөгезле ир” пьесасын куярга дигән күптәнге хыялын тормышка ашыра. Шунда төп рольгә чакыруны Олег Закир улы һич икеләнүсез кабул итә, сәнгать җитәкчесе вазыйфасын калдырып, Брюноның тыелгысыз дөньясын булдыру эшенә тулысынча чума. Актер бүген болай ди: “Ул чакта мин чын-чыннан иҗат иреге тойдым. Һәм шундый җиңел итеп эшләнде!.. Менә шушы ирек һәм җиңеллек репетицияләрнең ритмын, материалны үзләштерүне тәэмин иткәндер, мөгаен. Пьесаның эчтәлеге, рухи һәм һөнәри яктан якын кешең белән эшләүгә омтылыш, бер-береңне аңлау, төгәллек һәм көйлелек — болар барысы да көтелгән нәтиҗәне бирде”.
 
“Менә дигән шәп мөгезле ир” спектакле 1994 елның 7 мартында Мәскәүдә илнең иң яхшы театр тамашалары фестивалендә күрсәтелеп, зур уңышка иреште, башкала театр белгечләренең күпсанлы мактау сүзләрен ишетте. Күпләр бу тамашаны 1922 елда Мейерхольдның конструк­тивизмның яңа театр телендә хәл ителгән революцион “Мөгезле ир” спектакле белән чагыштырдылар.
 
Олег Ханов башкаруындагы төп герой Брюно әле ачудан ярсыган үгезне, әле чылбырдан ычкынган этне, әле читлеген җимереп качкан юлбарысны хәтерләтеп, көнләшүдән акылыннан язып сәхнә буйлап йөгерә, шундагы корылмалар башына менеп китә, кире төшә. Шулай котырып йөргәннән соң, кинәт аңына килгәндәй була, тукталып, зур күзләре белән тирә-якка гаҗәпләнеп карый, шуннан үзенең кем булуын хәтерләгәндәй, маңгаен җыера, гаепле кешедәй киң елмаеп, барысы да тәртиптә икәнлеген аңлатырга тырыша.
 
Туксанынчы елларның беренче яртысы — башкорт театрының катып калган идеологик кануннардан, чамасыз контрольдән арынып, универсаль фикер йөртүнең яңа дәрәҗәсенә кыю күтәрелеш чоры. 1995 елда Олег Ханов янә бер легендар роле белән балкый. Бу — Флорид Бүләковның “Бибинур, ах, Бибинур!..” спек­таклендәге көтүче Абдрахман. Шул ук елның җәендә аңа, пьеса авторына һәм режиссер Рифкать Исрафиловка Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе бирелә.
Тормыш кайчак язмышның кискен борылышларыннан тора. Сынмас өчен кешегә көчле характер, тотрыклылык һәм корыч нервлар кирәк. Олег Ханов өлешенә дә андый сынаулар төшә. 1996 елда Рифкать Исрафилов театрдан китәргә мәҗбүр була — тиздән аны М. Горький исемендәге Ырынбур дәүләт драма тетрының сәнгать җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Аның артыннан Олег Ханов та китә — ул Мәскәүдәге “Сатирикон” театрында эшләргә чакыру ала. Мәскәүнең шушы популяр театры сәхнәсендә өч ел ярым вакыт эчендә Полоний
(В. Шекспир, “Гамлет”), Монтекки
(В. Шекспир, “Ромео һәм Джульетта), Роберт Пила (Б. Брехт, “Өч тиенлек опера”) һәм башка рольләр башкара. Гаиләсе дә үз янында булса, бәлки, әле дә “Сатирикон” сәхнәсендә уйнар иде. Ләкин 2000 елда Исрафилов аны Ырынбур театры актеры итеп эшкә чакыра.
 
Рифкать Вәкил улы аны ашык-пошык рольләргә керүдән саклый. Актер яңа урынга, театрга җайлап күнегә. Исрафилов тәкъдиме белән ул Ырынбурның Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтының беренче курс студентлары белән мавыгып шөгыльләнә башлый. Тиздән режиссер аңа А. Пушкинның “Капитан кызы”ннан Кеше-фатум ролен тапшыра. Арытаба яңа рольләр тезелешеп китә: Арбенин (М. Лермонтов, “Маскарад”), Ротмистр (А. Стриндберг, “Әти”), Фредерик Леметр (Э. -Э. Шмитт”, Фредерик яки җинаятьләр бульвары”), Мулино (Ж. Фейдо, “Хатын-кызлар киеме тегүче”), Наполеон (И. Губач, “Корсиканка”), Сарафанов (А. Вампилов, “Бистәдә очрашу”), Ричард (В. Шекспир, “Ричард III”) һәм башкалар. Бу рольләре өчен Олег Ханов төрле фестивальләрнең күпсанлы бүләкләренә һәм премияләренә лаек була, Русия журналларында аны мактаган мәкаләләр басыла. Александр Соколянский, мәсәлән, аның Арбенины турындагы мәкаләсендә: “Ханов башкаруында Лермонтов шигыре гаҗәп серле яңгырый, актерның шигырьне тоюы искиткеч, ул хәйран калдырырлык, тетрәндергеч аһәңле яңгырата”, — дип яза.
 
Премьералар, фестивальләр... Тормыш үз агышына кайтты кебек. Шул ук вакытта актер туган якны сагына. Андый чакларда ул үзен тәмамлану вакыты билгеле булмаган озайлы командировкада сыман хис итә. Башында ниндидер бетмәс аналитик эш бара — үз иҗатының мөһимлеге, үз урыны, кирәкмәгән тырышлыклары турында... Ул кая барса, ни эшләсә дә артыннан эзәрлекләгән умарта кортлары күче кебек уй-фикерләрдән ничек тә арынырга теләгәндәй, Ханов режиссура белән ныклап шөгыльләнә башлый. Монысы — аның иҗат биографиясенең аерым җитди игътибар һәм тикшеренү таләп итүче тагын бер якты сәхифәсе, шуңа күрә моңа ныклап тукталмыйк (бу кадәр материалны гәзит бите дә сыйдыра алмый). Шуны гына искә төшереп үтик: режиссура белән 90нчы елларда ук шөгыльләнә башлый, Стәрлетамак урыс театрында беренче эше итеп Флорид Бүләковның “Баллы утрау” әсәрен сәхнәләштерә. Аннан соң Яшь тамашачы, Сибай башкорт дәүләт театрларында бу эшкә кыю тотына һәм Ырынбур театрында осталыгын чарлый.
 
Салават башкорт дәүләт драма театры директоры Наилә Сәфәр­гулова 2009 елда киң билгеле һәм күпләребез яраткан артистны баш режисер вазыйфасына чакыра. Олег Закир улы биредә уннан артык спектакль куя. “Ул кайтты”, — диләр бөтенесе аның турында. (Әнгам Атнабаевның шул исемдәге драмасы, анда яп-яшь кенә Олег Хановның төп роль Тимербулатны уйнаганлыгы күздә тотыла). Шул вакыттан алып аның өйгә озак көтелгән әйләнеп кайтуы башлана.
 
2012-19 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә Ханов яңадан үзен белемле һәм ярдәмчел җитәкче итеп күрсәтә: театрны күтәрә, менә дигән труппа барлыкка китерә, яшь режиссерларга эшләргә һәм иҗади үсәргә, сәхнәгә яңа аяк баскан артистларга талантларын ачарга мөмкинлек һәм тулы ирек бирә. Олег Закир улы — үз эшенең остасы, Ходайдан бирелгән җитәкчелек таланты бар аңарда. Проблемалар килеп туганда аларны бергәләп хәл итү өчен кешене тыңлый, киңәш бирә белә. Беркайчан беркемгә дә тавышын күтәрми, зыялы, акыллы, изгелекле, ихлас һәм гадел. Ә инде намуссызлык һәм ваемсызлык очраклары белән очрашканда ул таләпчән һәм кырыска әйләнә. Академия театрында мин аның белән кыска гына вакыт, 2018-19 елларда, бергә эшләп, бик авыр хәлләрдән дә акыл көче һәм түземлелек белән чыгуына берничә тапкыр шаһит булдым. Тормышның кырыс җилләренә каршы тора белү үрнәге ул! Кыя кебек: чыдам һәм тотрыклы. Мөгаен, иң мөһиме шулдыр: һәртөрле югары вазыйфалар башкарганда да ул Кеше булып кала белде.
 
Олег Ханов бүген дә, элеккечә үк, җанына якын академия театрында. Иҗат көче ташып тора, төрле пландагы, кайчак капма-каршылыклы рольләргә алына. М. Кәримнең “Кыз урлау” спектаклендәге көлкеле Әҗмәголны, Ф. Бүләковның “Ярата-яратмый” әсәрендәге лирик Абдулланы, Ж. Ануйның “Антигона”сындагы, К. Даянның “Гөлбостан”ындагы явыз тираннар Креон белән Күчәрбайны уйный. Комик та, социаль дә, трагик та, романтик та — артистның амплуасын тиз генә билгеләп тә булмый, чөнки аның таланты кояш яктысында чагу төсләр белән балкучы кыйммәтле таш кебек күпкырлы. Ә шигырьләрне ничек укый ул! М. Лермонтовның “Демон” поэмасын тыңлап карагыз! Шигъри әсәрне нечкәлекләренә кадәр тоеп, иркен, табигый, бернинди ясалмалылыкка, пафоска юл куймыйча, тыныч һәм аһәңле итеп укый.
Искиткеч яхшы артист һәм шәхес турындагы бу мәкаләне Мостай Кәрим шигыреннән өзекләр белән ­тә­­мамлыйсы килә:
“Кешеләр таулар шикелле —
Биек булган саен,
Тормышлары бәхәслерәк,
Язмышлары кыен...
...Замананың давыллары
Аңа килеп суга.
Ә шулай да кояш тәүдә
Аның өчен чыга...”
Юбилеегыз белән, Олег Закирович!

Айсылу Сәгыйтова,
сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать тарихы һәм теориясе кафедрасы доценты.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: