Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2021, 17:30

Сагындым сине, дустым

Яки яшьлек хатирәләрен яңартканда.

Сагындым сине, дустым

Яки яшьлек хатирәләрен яңартканда.

Саимә белән Фәридә (исемнәр үзгәртеп алынды), кем әйтмешли, “ямь-яшел” чакларында ук танышып, тиз арада якын ахирәтләргә әверелделәр.
Алар икесе дә — сугыш чоры балалары. Юкны бар итеп, педагогия училищесын тәмамлап, кечкенә бер авылда эш башладылар. Көне-төне дигәндәй, мәктәптә булаштылар. Укытучы вазыйфаларыннан тыш та мәшәкатьләр баштан ашкан. Халык арасында агарту эшләре алып бару — мөгаллимәнең мөһим бурычы. Барысына да өлгерә яшь укытучылар. Буш вакытларын чигү, бәйләү белән уздыралар.


Өйдәгеләрне искә төшерәләр. Саимәнең әтисе фронтта һәлак булган, әнисе энекәш-сеңелләрен аякка бастыру белән мәшгуль. Ярый әле өлкән кызы булыша, хезмәт хакын тулысынча диярлек авылдагыларга җибәрә. Фәридәнең исә әти-әниләре тигез, тормышлары да заманына күрә ярыйсы, җитеш. Тик, шунысы гаҗәп, Фәридә әткәсе турында бик сөйләргә яратмый. Ахирәтенең сорауларына “әйе, юк, шулай инде”, диюдән узмый. Күбрәк энесе, сеңелләре хакында сөйли. Туганнарының шуклыкларын искә төшереп, рәхәтләнеп көлә. Гомумән, шаян кыз ул Фәридә. Чибәрлеге дә егет-җиләннең һушын алырлык. Шуңадыр мәктәпкә килгән яшь физика укытучысы бер күрүдән гашыйк булды үзенә. Артыннан калмады. Кыз да битараф түгел иде, билгеле. Ахыр чиктә яшьләр өйләнешергә ниятләде. Саимә ахирәте өчен ихластан куанды. Бәхеткә, Әхсән чын дуслык кадерен белүчеләрдән булып чыкты. Сөеклесенең ахирәте белән дә уртак телне тиз тапты. Хәер, өчесе дә укытучылар, бар булмышы белән сайлаган һөнәренә бирелгәннәр.
Тиздән Фәридә авырга узды. Янып-балкып торган яшь хатын йөклелекне бик авыр күтәрде. Шулай да күңел көрлеген ташламады, иренең хәвефләнүенә каршы шаярта гына иде. “Бәй, белмисеңмени, мондый чакта хатыннар көйсезләнә инде ул, зарар юк”, дигән булды. Әхсән аптырагач Саимәгә сүз катты. “Карале, әллә әнисен чакыртыйк микән, ярдәм итәр иде бераз кызына”. Саимә килеште. Тәүдә ахирәте белән киңәш тотты, әлбәттә. Ни гаҗәп, Фәридә ризалашырга ашыкмады. “Нигә әле әни карчыкны йөдәтергә, аңа өйдә дә эш бетмәгән”, диюдән узмады. Тора-бара күнде, әнкәсенә хат язып салды. “Бер-ике атна ял итеп алыр ичмасам, әтине көйләүдән арынып торыр”, дип аңлатты Саимәгә.
Ана кеше озакламый килеп тә төште. Кызының бәхетенә сөенде, киявенә сокланды. Бик ипле балага охшаган, “әни” дип өзелеп тора.
...Берничә атна кызы-кияве янында торганнан соң, Мөслимә апа юлга кузгалды. “Азрак мине озата барырсың әле, балам”, дип үтенде Саимәгә. Тегесе рәхәтләнеп риза булды. Ярдәм итә алганына шатланды гына. Фәридә күбрәк ятып тора бу арада, иренең дә мәктәп-җәмәгать эшләреннән бушаганы юк. Авыл урамы буйлап тын гына атладылар. Шактый юл үткәч, Мөслимә апа сак кына Саимәнең кулбашына кагылды. “Кызым, сиңа үтенечем бар. Фәридә белән якын дусларсыз, Аллаһка шөкер. Сине мактап туялмый. Озакка гына булсын, Ходаем. Саимә, сиңа әйтәсе сүзем: кызыма күз-колак бул инде, зинһар. Тазалыгы шәптән түгел. Гаепле без аның алдында...”
Әхсәнгә эше буенча өч көнгә шәһәргә китәргә туры килде. Фәридә кичкырын ахирәтен чакыртып алды. Иркенләп чәй эчтеләр, яшьлек шуклыкларын, мәзәк хәлләрне искә төшереп юандылар. Әйтерсең лә гамьсез-ваемсыз чакларына кайттылар. Таныш-белешләрен, туган-тумачаларын да искә алдылар. Фәридә никтер авыр сулап, уфтанып куйды. Хати­рәләре ирексездән янә авырткан җиренә кагылдымы... Саимәнең сораулы карашын шәйләүгә, көчәнеп кенә елмайган булды. Тик күңел түрендәгесен якын дусты белән бүлешү теләге көчлерәк иде, ахры. Чуалчык уйларын бераз җыйнаганнан соң, телгә килде: “Күптән сиңа ачылырга ниятләп йөри идем, вакыты җитте бугай. Әхсән дә өйдә юк. Сизенәм, минем әти-әнигә булган мөнәсәбәт сәерсендерә сине. Кыен булса да, серне чишим, тыңларга түземлегең җитсә”.
Саимә, әлбәттә, ихлас ризалашты. Ахирәтенең күңелен ачканын әллә кайчаннан бирле көтә ич ул... “Минем әти озак еллар колхоз рәисе булып эшләде. Яшермим, каты бәгырьле иде. Өйдәгеләргә карата — бигрәк тә. Бөтенесе дә ул дигәнчә булырга тиеш! Әни инде мондый “тәртип”кә тулысынча буйсынган, “Әтиегез ни әйтер”дән узмый. Бәләкәй чакта ярый. Ә менә җитлеккән кыз чорына кергәч... Беләсең, мин җыр-биюдән башка булдыралмыйм. Һава-су кебек кирәк миңа алар. Әтигә, билгеле, ошамый. Чыгарылыш сыйныфына җиттек берзаман. Яшь чак, күңел ашкына, йөрәктә “ут дөрли”. Кичләрен клубка чыгасы килә. Шулай, җиденче ноябрь бәйрәменә концерт оештырдык. Мин анда җырларга да, биергә дә, шигырь сөйләргә дә тиешмен. Әти аптыраганнан гына бирде рөхсәтен. Партийный лабаса, аңларга тиеш... Бик матур кичә булды ул. Концерт та менә дигән. Соңыннан — бию кичәсе. Гармунчы егетләр шәп, берсен-берсе алыштырып кына тора. Вальста бөтерелдек, аннары тыпыр-тыпыр такмакларга чират җитте. Их, алда ни көткәнен белсәңме! Идәннең черек сайгаклары чыдамады, җимерелде. Базга барып төштек. Мин аста калдым. Кемнәрдер өскә өелде... Аңыма килгәндә, өйдә ята идем инде. Бөтен тән үтереп сызлый. Әни мескен үкси. Кычкырып еларга әтидән курка. Акрынлап кына ятакта мендәрләргә сөялеп утыра башладым. Тик... муен борылмый, сызлануга түзәр әмәл юк. Кире авам. Озак яттым шулай урын өстендә. Әтинең әллә ни исе китмәде. Күз чите белән генә карый да, “үтәр әле”, дип китеп тә бара. Күрше авылда фельдшер бар, югыйсә. Ат белән илтергә була. Рәис кешегә кыен түгел лә. Юк, илтүче табылмады. Акрынлап үз хәлемә кайта, йөри башладым шулай да. Яшьлек җиңгәндер инде. Муен гына төзәлмәде. Бөтен гәүдә белән борылып карарга гадәтләндем. Педучилищега укырга кергәч, табиблар карады анысы. “Эш узган, муен сөяге зарарланган булган бит. Нигә шул гомер дәваханәгә бармадыгыз?!” — дип битәр­ләделәр. Нәрсә дип әйтим, “әти аркасында”, дия алмыйм бит инде. Менә шулай, дустым. Гомергә калды әткәйгә үпкәм. Шунда фельдшерга илткән булсамы... Их!”
Фәридә ярсып елый, ә Саимәнең аны кызганудан тамагына төер тыгыла, тыны кысыла. Менә нидә икән хикмәт. Әйе, яшерен-батырын түгел, бераз гаҗәпсенә иде ул ахирәтенең сәер гадәтенә. Берәрсе дәшсә, дусты чыннан да бөтен гәүдәсе белән борылучан. Баксаң... Тазалыгы да мактанырлык түгел шул. Сәбәбе аңлашылды хәзер.
...Әлеге сөйләшүдән соң шактый гомер узды. Вакыты җиткәч, зур авырлык белән булса да, Фәридә сау-сәламәт малай тапты. Тормыш үз җае белән алга тәгәрәвен белде. Тиздән Әхсәнне күрше райондагы бер мәктәпкә директор итеп тәгаенләделәр. Ахирәтләрнең юллары аерылды. Дөрес, тәүдә бер-берсен хат-хәбәрдән өзмәделәр. Тора-бара ара ераклыгы үзен сиздерде, хатлар сирәгәйде, очрашулар турында әйткән дә юк. Өстәвенә Саимә язмышында сынаулар җитәрлек булды. Әнисе вафатыннан соң, туганнарын карау-тәрбияләү тулысынча аның җилкәсендә иде. Шул сәбәпле кияүгә чыгу, шәхси тормышын хәстәрләүдән ваз кичәргә туры килде. Гәрчә күз салучы, хәтта ки тәкъдим ясаучы егетләр очраса да...
Кызык, тәкъдир дигәнең еш кына көтелмәгән борылыш ясый да куя. Бервакыт Саимәне, ялгыз-гаиләсез укытучы буларак, Фәридәләр яшәгән авылга эшкә күчерделәр. Ихлас шатланды мөгаллимә бу хәлгә. Яшьлек дуслары янына бит!
Саимә яңа мәктәптә эш башлады. Сабыйлар ягымлы укытучы апаларына тиз ияләшеп китте. Ата-аналар да яңа мөгаллимәне үз итте.
Фәридәнең авыруы көчәйде. Дәваханәләрдә еш ятты. Бераз рәтләнгән кебек була, янә эш урынына чыга. Аннары тагын чире егып сала... Нәтиҗәдә, каты алышта авыру җиңде. Шыксыз-салкын көзге көннәрнең берсендә Саимәгә коточкыч хәбәр килеп иреште. Фәридәгә инсульт булган. Кулына ни эләкте, шуны киеп, чыгып йөгерде Саимә. Капканы ачып керүгә үк ниндидер җан өшеткеч салкынлык чорнап алды. Бүтән чакта ишегалдын бетереп, туктаусыз чабулап йөргән маэмай да тынып калган. Өрми дә, шауламый да... Өй эчендә дә шундый ук тынлык. Әхсән, Фәридәнең әти-әнисе өстәл артында. Дәшмиләр. Яшь хуҗабикә урында ята. Үз-үзенә бөтенләй охшамаган. Күзләре сүнгән, алсу-көләч йөзе суырылган. Ахирәтен шәйләүгә, елмайгандай итте, кулы белән ишарәләде. “Кил, утыр яныма”, дигәнне аңлатты, ахрысы. Телдән калган иде Фәридәкәй. Күзләре белән әйтеп бирде барысын. Моң-сагыш тулы күзләр. “Сагындым сине, дустым, гафу ит”. Йөрәге белән ишетте Саимә ул сүзләрне. Дустының кулын учына алды. “Борчылма, Фәридә. Терелерсең әле, бар да әйбәт булыр”. Ахирәтләр күз карашы аша ук аңлаша ич ул... Авыру ханымның талчыккан-алҗыган йөзенә яктылык йөгерде. Очрашу шатлыгы куәт өстәдеме, арадагы эчпошыргыч киртәләр юкка чыгу сәбәпче булдымы, Фәридәнең әнисе Мөслимә апа да җанланды. “И-и, кызым, сине күргәч, терелеп китте бит балакаем. Сөенеч кайчакта адәм баласын сихәтләндерә, диләр. Айнып китәр, Аллаһ боерса”.
Әти кеше генә дәшмәде. Саимәнең аны тәү күрүе. Гәүдәгә ярыйсы таза-нык, чал кергән чәчләре куе, дулкынланып тора. Кысылган иреннәреннән ник бер аваз чыксын. Ниләр уйлый икән ата кеше бу мизгелләрдә? Үткәннәрне барлыймы, кызы алдында гаебен танудан әрнешәме, кем белсен. Соңлап килгән үкенүләр бигрәк тә ачы, аяусыз шул...
Фәридә мәңгелеккә күзләрен йомды. Соңгы сулышына кадәр дустын кырыннан җибәрмәде. Әнисе, Әхсәне белән хушлашты, бәхиллек­ләрен алды. Актык көчләрен җыеп, ничек тә улына елмаерга тырышты. Әтисенә... ахыргача битараф-гамьсез калды. Әйтерсең лә ул бөтенләй юк биредә. Гомерлек рәнҗеше юылмады, күрәсең...
Фәридә вафатыннан соң байтак еллар узса да, Саимә шул чакларны кабат күңеленнән яңарта торган булды. Барысын да гафу итәргә кирәк, диләр. Ә чынында мөмкинме икән соң бу? Юктыр. Яшәеш дигәнең үтә катлаулы-четерекле, ап-ак төсләр генә хас түгел аңа. Табигать тә аяз-чагу көннәрдән тормый лабаса...

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов