Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Әлмира Лотфулла кызы турында: “Ул Русиянең рухи яңарыш символы иде”, — дип язды.
Чыннан да, Әлмира Әдиятуллина гади журналист кына түгел иде, җәмгыятьне кайгырткан чын журналист иде. Ул 1938 елның 8 июлендә Башкортстанның Илеш районы Сәеткул авылында туган. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. “Совет мәктәбе”, “Азат хатын” журналларында, “Бәйсезлек” гәзитендә эшләгән. Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе булган. Дини яңарыш чорында “Мөслимә” хатын-кызлар җәмгыяте рәисе иде, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлмира Лотфулла кызы агымдагы елның 27 июлендә Казанда вафат булды, җәсәде мөселман зиратында җирләнде.
Күпләр Әлмира Әдиятуллинаның мөслимәләргә ил паспортына яулыклы фотосурәтен кую хокукын яклауны оештыруда катнашуын хәтерли. Биниһая мәхкәмәләр аша узып, белгечләр төркеменең мөслимәләрнең бу хакын хаклатуга ирешүендә аның өлеше зур булды.
1997 елдан Әлмира абыстай “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” балалар бәйрәм-ярышын оештыра башлады һәм аны ел саен үткәрде, анда Русия төбәкләреннән йөзләрчә баланы катнаштырып, Әлмира Әдиятуллина яңа буынны әхлакый тәрбияләүгә саллы өлеш кертте. “Ярышта 500 бала катнаша ала. Шулай да без аларның энеләрен, сеңелләрен, дусларын, сыйныфташларын да ияртеп килүләрен хуплыйбыз. Алар быел тамаша кылса, киләсе елда катнашырга килә, ә берничә елдан үсеп җитеп, инде Ислам университетына һәм мәдрәсәләргә укырга киләчәк”, — дип, ярышны оештыруының төп серен ачкан иде Әлмира ханым. Үзе дә намаз әһеле, хаҗия булган хәлдә, замана мөслимәләре белемле, тәрбияле һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә тугры булырдай балалар үстерүче әниләр булсын дип кайгыртты ул.
1995 елда ук “Мөселман хатын-кызлары берлеге”н оештырган Әлмира Әдиятуллина, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөслимәләрне дә берләшергә рухландыра алды һәм андагы иҗтимагый эшчәнлекне җанландыру юнәлешендә зур эш башкарды.
Һөнәре һәм Раббыбыздан бирелгән сәләте буенча оста журналист буларак, дини яңарышның беренче елларында ук “Мөслимә” гәзитен оештырып һәм нәшер итеп, халыкны дингә чакырды, башка матбугат чараларына еш язды, радио-телевидениедән ялкынлы чыгышлары белән тәкъвалыкка өндәде.
Әлмира абыстайның динебез һәм халкыбыз өчен башкарган һәр эшен язып бетерү өчен күп вакыт соралыр иде. Ул кеше хокуклары өчен үзен аямыйча көрәшүче, үзе артыннан күпләрне ияртүче һәм мөслимәләргә ышанычын арттырырга ярдәм итүче фидакарь зат иде.
Абыстайның җеназасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов: “Ни хәлләрең бар соң, Әлмира апа?” дигәндә дә: “Аллаһка шөкер, көрәшәбез”, дип әйтә иде”, — дип искә алды. Әлмира Лотфулла кызының тормышы көрәштән торды шул. Казан кирмәне янын сыраханәләрдән һәм сыра фестиваленнән чистартуга ирешүе генә дә ни тора! Ул үзенә теләктәшләр булмаганда да җәмгыятьнең әхлакый нигезен какшатачак тәртипләргә каршы барырга көч тапты. Шул рәвешле, милләтенә һәм диненә карамастан, барча халыкның үзаңын кузгата алды, татар милләтенең һәм өммәтебезнең бер әйдаманы булды.
Без дә аның кебек иманыбызга һәм Ватаныбызга тугры, сүзләребездә һәм гамәлләребездә намуслы була алсак иде.
Әлмира Лотфулла кызы өчен догада булыйк. Аллаһы Раббыбыз өммәтебезнең бу якты күңелле, батыр кызын Җәннәт бакчалары белән бүләкләсен иде. Хаклыкта, без барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аңа кайтачакбыз.
Ләйсирә ФАЗЛЫЙ.
Мәскәү шәһәре.