+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2021, 14:45

Ышаныч – көнбагышта

Корылыкка дучар булган Әлшәй төбәге игенчеләре төп өметне сызма культураларга баглый.

Ышаныч – көнбагышта
Ышаныч – көнбагышта

Районда бөртекле культураларны урып-җыюга старт 21 июльдә үткән Урал алды дала зонасы республика семинарында бирелгән иде. 16 район вәкилләре җыелган әлеге чарада быелгы урак чорының тактика һәм стратегиясе билгеләнеп, анык максатлар куелды. Югары дәрәҗәдә оештырылган республика күләмен­дәге чара – “Басу көне”ндә Башкортстан Хөкү­мәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Әл­шәй районы җитәкчелегенә һәм белгечләргә олы рәхмәтен җиткереп, төбәктә урып-җыю эшләре уңышлы үтәчәгенә ныклы ышаныч белдерде.

Гомумән, Әлшәй районы басучылык тармагы нык үсешкән төбәк икәнлеген хезмәт нәтиҗәләре белән һәрдаим аклап тора. Үткән ел йомгаклары буенча, мәсәлән, төбәк республикада ашлыкны иң күп җитештерүче районнар исемлегендә лаеклы урын алды. Әйтергә кирәк, районның урып-җыюдагы техник мөмкинлекләре “Басу көне”ндә тулы күләмдә күрсәтелде. Чара оештырылган “Раевская” хуҗалыгы басуларына куәтле заманча ашлык комбайннары чыгып, игеннәрне зур мәйданда тиз арада җыеп-сук­тырып алды.
Әйе, быелгы уракны техник яктан яхшы әзерлек белән башлады Әлшәй игенчеләре. Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин билгеләвенчә, иртә бөртеклеләр урагы тәмамлануга бара. 46 мең гектарга якын мәйданда үстерелгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 75 проценты суктырып алынган. Ни аяныч, район буенча бөртеклеләрнең гектардан уртача уңышы былтыргыдан байтакка түбән.
Быелгы корылык, тоташ республикадагы кебек, район басуларына да зур гына зыян салды. Иң беренче чиратта, басуларның уңыш дәрәҗәсендә чагылыш тапты бу. Шунысы үзенчәлекле, уҗым культуралары, корылыкка бирешсә дә, ярыйсы гына уңыш белән куандырды. Алар 14 мең гектарда үстерелгән иде, гектардан төшем исә 16 центнердан артык булды. Ә менә сабанашлык өметне акламады. 10 мең гектарда үстерелгән арпаның һәр гектары 12шәр центнер тирәсе генә бирде. Сабанашлык бодай быел 18 мең гектарны били. Әлеге вакытта бодай басуларында урып-җыюның кызган мәле, аларның 62 проценты суктырып алынган, гектардан уңыш 12 центнердан артыграк. Тоташ алганда, аерым хуҗалыкларда урак тулы көченә бара, атап әйткәндә, район буенча карабодайны – 2 мең, тарыны 250 гектарда җыеп аласы бар. Моннан тыш, 725 гектарда җитен үстерелгән, шуның 160 гектары суктырылган.
Т­абигать шартларына бәйле, аерым хуҗа­лыкларда игеннәр уңыш белән куандыра, әлбәттә. “Раевская” хуҗалыгында, мәсәлән, бөртеклеләр 2600 гектарны били. Гектар көче 20 центнерга якын тәшкил итә. Хәзерге чорда урак тәмамлану алдында, Төбәкнең данлыклы хуҗалыгы “Заря” җәмгыятендә быел бөртеклеләр 2800 гектарда үстерелгән, шуның 86 процентында уңыш җыелган – гектар күрсәткече 15 центнер тирәсе. “Гайнә” һәм “Агрокоопинвест” хуҗалыкларында бөртеклеләрне урып-җыю шулай ук оешкан төстә бара.
Әлшәй районы, корылыкка дучар ителү нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл игълан ителгән төбәкләр исемлегенә кертелмәсә дә, табигать көйсезлегеннән зыян күргән хуҗалыклар биредә дә бар, әлбәттә. Иң беренче чиратта, крестьян-фермер хуҗалыкларына кагыла бу. Алар арасыннан Чуракай авылы фермеры Фаил Солтанов хуҗалыгын күрсәтергә мөмкин. Ул әйткәнчә, бу төбәктә апрельдән бирле явым-төшем бөтенләй булмаган, нәтиҗәдә, чәчелгән басулар аяныч хәлдә, аерым урыннарда чәчүлекләр ныклап күтәрелә дә алмаган. Арпа басуында моңа үзебез дә шаһит булдык. Шулай да, басуга комбайн керткәннәр. Гектардан төшем – чәчкән кадәр генә. Комбайнчы Алексей Дерягинның бу аяныч хәлгә үзәге өзелә, билгеле. Авыл хуҗалыгында тәҗрибәле җитәкче һәм белгеч Фаил Солтанов исә, киләчәккә барыбер өмет белән карый. Атап әйткәндә, зур гына мәйданда көнбагыш чәчкән булган – бар ышанычы шул басуларда.
Тоташ районда да сызма техник культуралардан шикәр чөгендере, көнбагыш, кукурузга зур өметләр баглана. Әлбәттә, киләсе ел уңышы турында хәстәрлек күрелә. Атап әйткәндә, хуҗалыкларда туңга сөрү тулы куәтенә бара, хәзерге чорга бу эш планлаштырылган мәйданнарның 40 процентында башкарылган. Шулай ук уҗым культуралары чәчү өчен мәйданнар эшкәртелә, минераль ашламалар туплана. Быел көзге культураларны 17 мең гектарда чәчү планлаштырылган, аның зур өлеше арыш һәм бодайга бирелә. Әйткәндәй, уҗым культуралары район буенча 360 гектарда чәчелгән дә инде.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: