Мемориаль комплекс Советлар Союзы Геройлары Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков һәм Егор Орсаевка, шулай ук 1945 елның 30 апрелендә штурмлау төркеме составында беренче булып Рейхстагка Кызыл Байрак кадаган Гази Заһитовка багышланган.
– Бүген без фашизмны җиңгән совет халкының батыр каһарманнарын искә алабыз. Безнең республикадан 780 меңнән артык кеше фронтка киткән. Аларның яртысы диярлек әйләнеп кайтмаган, – диде Радий Хәбиров. – Тарихны, белүебезчә, йөзләр дә хәтерлиләр. Нәкъ менә шуңа күрә Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин, Миңнегали Шәйморатов, Таһир Кусимов, Даян Мурзинның, күп кенә данлыклы командирлар һәм сугышчыларыбызның исемнәре безнең хәтердә һәрвакыт саклана. Алар арасында – Гази Казыйхан улы Заһитов та бар, бүген без аның тууына 100 ел тулу уңаеннан бу һәйкәлне ачабыз. Нәкъ менә шундый кешеләр турында яшь буынга сөйләргә тиешбез. Бу балаларыбыз ата-бабаларының нинди батырлыклар кылганын, үзләренең нинди бөек илдә яшәвен белсен өчен кирәк. Батырларга мәңгелек дан!
Геройның якын туганы Рамил Заһитов монументны төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган яугирләрне бер минут тынлык белән искә алды. Төбәк җитәкчесе һәм кунаклар Гази Заһитов һәйкәленә һәм “Биш Герой” мемориалына чәчәкләр салды.
Арытаба Радий Хәбиров агросәнәгать колледжында булды. Анда ул авыл хуҗалыгына белгечләр әзерләү өчен матди базаны һәм шартларны бәяләде.
Колледж директоры Валерий Байбулатов монда төрле һөнәр алу өчен оптималь шартлар булдырылганлыгы турында сөйләде, гомуми белем бирү предметлары һәм махсус дисциплиналар буенча кабинетлар җиһазландырылган. Шулай ук анда автодром, трактородром, умарталык, авыл хуҗалыгы биләмәләре бар. Башка районнардан килгән студентлар өчен тулай торак каралган.
– Умартачы һөнәренә ихтыяҗ зур. Укучыбыз Вадим Мортазин яхшы белем-осталык күрсәтте һәм Уфада узучы “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионатының финалында республиканы тәкъдим итә, – диде Валерий Байбулатов.
Башкортстан Башлыгы уку сыйныфларында һәм остаханәләрдә булды, шулай ук, тулай торак бүлмәләрен карады. Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә торак бүлмәләрне ремонтлауны һәм җиһазларны яңартуны финанслауны, шулай ук колледжның матди базасын ныгытуны йөкләде. “Яшь профессионаллар” чемпионаты тәмамлангач, Радий Хәбиров кушуы буенча конкурсантлар чыгышы өчен сатып алынган заманча станокларның бер өлеше Мишкәгә тапшырылачак.
Мишкә районында мари телен тирәнтен өйрәнү өчен полилингваль гимназия ачу планлаштырыла.
– Безнең республикада дүрт полилингваль мәктәп эшли инде: икесе – Уфада, Стәрлетамакта һәм Нефтекамада. Шуларның өчесе – башкорт, берсе татар теле буенча. Ә Мишкә районында бер мәктәп базасында мари телен тирәнтен өйрәнү буенча гимназия булачак, – диде Радий Хәбиров. – Биредә урыс, мари һәм инглиз телләре укытылачак.
Мишкә районы хакимияте башлыгы Павел Трапезников республика җитәкчесенә муниципалитетның үсеш проектларын тәкъдим итте. Алар арасында – Мишкә авылындагы 2нче урта мәктәп бинасына янкорма төзү. Мәктәптә 600дән артык бала укый, бу норматив күрсәткечтән бер ярым тапкыр артык. Ашханә белән 250 укучыга исәпләнгән ике катлы бина төзү мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров әлеге башлангычны хуплады.
Тагын бер проект – Инәк елгасы яр буен төзекләндерү, биредә мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү күзаллана. Радий Хәбиров Хөкүмәткә объектны 2022-23 елларга финанслау һәм федераль акчаларны җәлеп итү мөмкинлеген карарга кушты.
Моннан тыш, Павел Трапезников республика Башлыгына Мишкә районы Мәдәният сараенда капиталь ремонт һәм аның каршындагы мәйданны төзекләндерү проектларын тәкъдим итте. Радий Хәбиров әлеге объектлар буенча планнарны уңай бәяләде, халык өчен су һәм газ тәэминаты челтәрләрен үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы Мишкә районына эш сәфәре барышында Мари тарихи-мәдәни үзәген дә карады.
Мәгълүм булуынча, 2019 елда үзәк белән танышканнан соң, Радий Хәбиров эшләрне тәмамлау өчен өстәмә акча бүлергә кушты. 1987 елда төзелгән бинаны “Башкортстанның 100 еллыгына 100 объект” проекты кысаларында ел ярым дәвамында реконструкцияләгәннәр. Ремонтның гомум бәясе 60 миллион сум тәшкил иткән. Республика җитәкчесе йөкләмәсе буенча үзәкнең матди базасын ныгытуга өстәмә рәвештә 9 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Тарихи-мәдәни үзәктә мари халкының үзенчәлекле мәдәнияте интерактив музей, станоклар һәм 3D-принтеры булган остаханә, тавыш яздыру кабинетлары, киностудия һәм тамашачылар залы булдырылган.
Үзәк җитәкчесе Алексей Ибулаев быел җәй Мари тарихи-мәдәни үзәгенең VI Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын кабул итүе турында сөйләде.
– Мин бу бинада булганда ремонт башланып килә иде, һәм бүген аерым кызыксыну белән яңартылган үзәкнең ничек яшәвен карадым. Проект яхшы килеп чыкты. Республикада зур халык клублары исемлегендә әлеге тарихи-мәдәни үзәк рәвешендә беренче карлыгач пәйда булды, – диде Радий Хәбиров.